Логотип
Хәбәрләр

«Үз сүзендә тормаган җырчы»

Җырчылар арасында бер-берсенең җырларын урлап җырлау ниндидер бер гадәткә керде. Татар эстрадасында җыр урлауга бәйле иҗади бәхәсләр моның белән генә тәмамланмады. Гөлназ Сираева репертуарындагы «Кайт...

Җырчылар арасында бер-берсенең җырларын урлап җырлау ниндидер бер гадәткә керде. Татар эстрадасында җыр урлауга бәйле иҗади бәхәсләр моның белән генә тәмамланмады. Гөлназ Сираева репертуарындагы «Кайтабыз да китәбез шул» җырын үзенең концертларында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин башкаруы ачыкланды. «Кем-кем, ләкин Габделфәт абый Сафин алай эшләр дип һич тә көтмәгән идем. Халык артисты, дәрәҗәле җырчы... Алай эшләргә ярамаганлыгын белә бит ул. Әлеге җырымны концертларында бер сезон җырлаган ул», - дип сөйләде «Интертат»ка Гөлназ Сираева.

28 сентябрь көнне Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән аралаштык. Ул җырчы кызны үпкәләтергә теләмәвен һәм тиз арада аннан гафу сорарга җыенуын әйткән иде. Кызганыч, бу бары тик «буш сүзләр» генә булган. Өч ай дәвамында халык артисты Гөлназ Сираевадан гафу сорамаган. Шуның өчен Габделфәт Сафин «Үз сүзендә тормаган җырчы» номинациясендә бүләкләнә. 
Автор: Ләйлә Хәкимова
Фото: Светлана Щеглова коллаж

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк