Логотип
Хәбәрләр

Журналистлар җырчыларны җиңде!

  ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе быел бик тә үзенчәлекле булды. Ул уен формасында узды. Җырчылар һәм журналистлар ике командага бүленде һәм “Җырлаоке” тапшыруын...

 
ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе быел бик тә үзенчәлекле булды. Ул уен формасында узды. Җырчылар һәм журналистлар ике командага бүленде һәм “Җырлаоке” тапшыруындагы сыман, татар җырларын һәм татар эстрадасы артистларын белүдә көч сынашты. Җырчылар командасыннан ярышта Татарстанның атказанган артистлары, ТМТВ-2019 премиясе номинантлары Алсу ӘбелхановаЛандыш НигъмәтҗановаВадим Захаров, ТМТВ-2019 премиясе номинантлары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, премия алып баручысы Рамил Шәрәпов катнашты. Биремнәр нинди иде, дисезме? Әйтик, түбәндәге фотода кем икәнен беләсе иде. Сез таныйсызмы? Танымаган булсагыз, менә сезгә җавап: бу фотода Айгөл Рәхимова белән Эльмира Сөләйманова миксы. Әйтергә кирәк, журналистлар җырчыларны җиңде һәм татар җырларын, татар эстрадасы йолдызларын яхшырак белә булып чыкты. 
 
Динә Йосыпова
Салават Камалетдинов

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк