Зилә Сөнгатуллина: “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга үрнәк
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә багышланган брифинг узды. Утырышта конкурсның жюри рәисе, Россиянең халык...
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә багышланган брифинг узды. Утырышта конкурсның жюри рәисе, Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина да катнашты. Ул “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга үрнәк, дип белдерде.
“Йолдызлык” фестивале – Татарстаныбызның горурлыгы. Президент Владимир Путин да яшь талантларга төрле өлкәдә зур игътибар бирә. Ә Татарстан Республикасы бу эш белән 18 ел шөгыльләнә. Татарстан 15-20 елга алда бара. Чынлап та, балаларны үстерү - киләчәккә нигез салу ул. Һәрберсе артист булырга тиеш тә түгел. Ләкин алар эш аша үзен камилләштерергә, үстерергә, тормышта җиңүче, лидер булырга өйрәнә. Жюрида эшләү җиңел түгел. Бер миллион катнашучы булгач, эшләвебез юкка түгел”, - диде Зилә Сөнгатуллина.
Аның әйтүенчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашып, консерватория, ГИТИС тәмамлаган балалар хәзер үзләре дә талантлар тәрбияли башлаган. “Соңгы вакытта эстрада сәнгатенә зур әһәмият бирәләр. Минемчә, “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга да үрнәк. Алар беркайчан да фонограммага җырламый. Һәр бала иләктән үткәргән кебек: районда, Казанда һәркайсын өчәр тапкыр тыңлыйбыз”, - дип белдерде конкурсның жюри рәисе.
Быел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә миллионынчы катнашучы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк