Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова үзен өйрәтүчеләрдән туйган

Зәмирә Рәҗәпова үзен өйрәтүчеләргә җавап бирде.

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова ире Максим Куприянов белән көтеп алынган кызларын үстерәләр. Бәхетле гаиләдә Зәмирә белән Максимның беренче уллары Данил һәм Зәмирәнең беренче гаиләдә туган улы Аяз үсә.

Зәмирәнең тормышы белән кызыксынучылар алып баручының инстаграм сәхифәсендә 7 аен тутырган кызлары Камиләнең фотосурәтләрен көн саен кызыксынып күзәтеп баралар. Тик кызыксынучылар арасында артык күп белүчеләре дә бар икән. Шундыйлар арасында кызчыкның чәче алынмаганга борчылучылар да шактый, «тегеләй ярамый-болай ярамый» дип өйрәтүчеләр дә юк түгел.

«Җәмәгать, мин 3 бала анасы, һәм инде 18дә түгел. Тәжрибәм дә, гыйлемем дә җитәрлек. Шәригать кушканча 7 көн эчендә чәчен алып бөтен шартын үтәдек. Хәзер шулай үскән икән, монда минем бер генә гаеп, витаминнар күп ашаганмын, күрәсең. Чәчен алыгыз, дип аптыратучылар, зинһар әйдәгез үзебез хәл итик әле. Чәчнең куелыгы аны лезвия белән кырып алуга карамый, геннардан килә ул. Луковицалары булмаса, лезвия генә аны булдыра алмый, киресенчә зыян салырга мөмкин», – дип җавап яза әни кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк