Логотип
Хәбәрләр

Зуля Камалованың татарча альбомы өчен кирәкле сумманың 26 проценты җыелган

 Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы өчен краунфандинг ысулы белән җыела торган кирәкле сумманың 26 проценты тугыз көндә җыелган. Алда әле 50 көн бар. Зуля Камалова татарча альбомын шагыйрә Й...

 Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы өчен краунфандинг ысулы белән җыела торган кирәкле сумманың 26 проценты тугыз көндә җыелган. Алда әле 50 көн бар.

Альбом өчен кирәкле акча planeta.ru интернет-мәйданында җыела. “Минем һәм командам өчен бу краудфандинг тәҗрибәсе беренче булганга, без кирәкле сумманың яртысын гына — 250 мең сум җыябыз. Краудфандингның акча җыю гына түгел, иҗтимагый мөнәсәбәтләр кору коралы икәнлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә, сезнең ярдәмегез белән, кампания, дөнья шаулатып, эре спонсорлар игътибарын җәлеп итер, ә алар бар проектка кирәкле сумманы (525 мең сум) капларга ярдәм итәчәкләр, дип ышанып калабыз”, - дип язган Зуля мөрәҗәгатендә.

Зуля Камаловага татарча альбомын чыгару өчен ярдәм итергә шагыйрь Ркаил Зәйдулла, язучы Шамил Идиатуллин, журналист Радмила Хакова да өнди.

“Газиз карендәшләр! Австралиядә яшәүче күренекле татар җырчысы Зөлфия (Зуля) Камалова үз телебездә яңа альбом яздырырга җыена. Татар җырын дөньяга танытыр өчен тагын бер талпыныш. Ил төкерсә күл була, дигән халкыбыз. Хәлдән килгәнчә ярдәм итик Зөлфиягә!”, - дип язган Ркаил Зәйдулла.

“Зуля Zulya Kamalova, минем күптәнге мәхәббәтем, иң шәп шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә татар телендә яңа альбом яздыра. Альбом кешелеккә кирәк, шәхсән миңа кирәк, һәм, мөгаен, сезгә дә кирәктер”, - дип язган Шамил Идиатуллин һәм Зуля Камалованың иҗаты белән танышуы турында моннан ун ел элек язылган мәкаләсенә сылтама биргән.

"Зуля Камалова — талантлы музыкант һәм композитор, җырчы. Аны Австралиядә яхшы беләләр, миңа калса, Татарстан әле аны бәяләп бетермәде. Зуляның татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә языласы альбомына акча тапшырыгыз, зинһар. Гениаль шигырьләр! Мин аларны ничек җырлап буласын күз алдына да китерә алмыйм”, - дип язган журналист Радмила Хакова. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк