Логотип
Хәбәрләр

«Зур милләттә бер Зәйниев кенә була алмый»

Татар театрлары белән татар драматургия арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр өчен борчылып берничә язма урнаштырган «Татар-информ» әлеге очрашуда катнашкан драматурглар белән элемтәгә керде. «Драматургия...

Татар театрлары белән татар драматургия арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр өчен борчылып берничә язма урнаштырган «Татар-информ» әлеге очрашуда катнашкан драматурглар белән элемтәгә керде.

«Драматургия – зур традицияле зур күренеш иде, - ди Мансур Гыйләҗев. - Безгә бөтенебезгә 60 яшь тирәсе. Анда бер яшь драматург та юк иде. Безнең арттан кем бара? Бер Илгиз Зәйниев. Алай булмый бит – зур милләттә бер Зәйниев кына була алмый».

«Бу очрашу министрлык инициативасы иде. Драматургларга матди яктан яшәргә мөмкинлек бирү турында сүз булды, - дип дәвам итә Мансур Гыйләҗев. - Министр Татарстан Республикасының 100 еллыгына, Җиңү көненә багышлап драма әсәрләре конкурслары уздыру тәкъдимен кертте. Ул да язарга этәргеч булыр иде. Пьесаларны интернетка урнаштырып, шуннан уку мөмкинлеге тудыру тәкъдим ителде. Очрашу бик нәтиҗәле булды һәм безгә өмет бирде. Мин хәзер нык язам, театрлар репертуарына кайтачакмын»

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк