Логотип
Хәбәрләр

Зур югалту...

         Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннар...

         Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

         Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.

Актриса хакында:

Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы 1928 ел­ның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар Академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкара. Соңрак үткен, чая холыклы образлар иҗат итә.

 

Чыганак: kamalteatr.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк