Зәйнәпкә кем «авыл сарыгы» дигән?
Без, бер-ике кыз бергә шул егетләрдән курыкмыйча сугышырга әзерләнгәндәй, бик каты тора идек, нык булдык…
Татарстанның халык җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинова Казан хулиганнары белән сугышырга әзерләнеп йөргән дип кем уйлаган. Зәйнәп ханымның Инстаграм сәхифәсендә язган истәлекләрен укып үтегез әле.
«Авыл сарыгы» дигән комплиментны гомер онытасым юк! Минем кечкенәдән үк, күп кенә авыл балаларыныкы кебек, шәhәрдә, таш йортта яшәү теләге зур иде. Авылда, мәктәптән соң бер ел эшләп, шул теләк Аллага шөкер, югалмады, барып укырга кереп общежитиедә яши башладым.
Иркенгә чыктым. Үземә-үзем хуҗа булып яши башладым, таш йорт , мин теләгәнчә! Әйе, авылдан килгән кызларның минем кебек иркенгә чыкканнарның, күпләрен күрергә туры килде. Тулай торакка Такташ районы блатной-хулиганнары бүлмә саен кереп, үзләре әйтмешли «авыл сарыкларын» эзләп йөриләр иде. Шул чорлар иде бу. Ул вакытта укырга кергәч кенә, «кулёкның» общагасы проходной двор икәнен аңладым. Без, бер-ике кыз бергә шул егетләрдән курыкмыйча сугышырга әзерләнгәндәй, бик каты тора идек, нык булдык… Ел буе урыс әйтмешли «держали линию фронта», сакладык, бер егет белән дә сөйләшмичә, акаеп карап, качып йөрергә туры килде... Соңырак, без «свои» га әйләндек.
Эчмәдек, тартмадык, булдыралганча матур, пөхтә итеп киенергә тырыштык. Кешенең тормышта #омтылыш , максаты булырга тиеш.Ул #максат булды, Аллага шөкер! Иң мөһиме, ниндидер сәбәпләр аркасында юлыңнан тайпылсаң да, барыбер үзеңне эзлә!!!
...Җәйге каникулдан соң икенче елга укырга килгәч, адиториядә бер егет пәйда булды. Аның исеме Билалов Минзөфәр иде! Менә шуннан соң озак та үтмәде, аның белән танышкач максат та, планнар да үзгәреп китте! Монысы инде, тарихның бүтән өлеше!»
Фото җырчының шәхси архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк