Логотип
Якыннан килеп кара

Камаллар янә шаккатырды

Театрга барышлый башны гизгән уйларның тагын берсе – ул кызыксыну. Кызыксыну дигәнең исә – адәм баласында куркудан да зуррак булган көч. Кызык бит: Швейцариядән килгән яшь режиссер Мириам Вальтер...

Театрга барышлый башны гизгән уйларның тагын берсе – ул кызыксыну. Кызыксыну дигәнең исә – адәм баласында куркудан да зуррак булган көч. Кызык бит: Швейцариядән килгән яшь режиссер Мириам Вальтер (Мәрьям инде ул безнеңчә) танылган Америка кинорежиссеры Джим Джармушның камера спектаклен артистлар белән 10 (!) көн эчендә сәхнәләштергән. Мириам Россия актерлары белән беренче генә эшләми. Яшьләр яшьләр инде – эксперимент яраталар, курыкмыйлар. 2014 елда Пермь шәһәрендә үткәрелгән «Театр-Театр» режиссура лабораториясендә дә Мириам бик теләп катнашкан. Һәм менә инде быел «Живой город» фонды үткәргән «Город АРТ-подготовка» лабораториясендә тәҗрибә җыеп, үз көчен сынап карарга булган. Татар телендә бер калимә сүз белмәгән бу кызчыктан мондый зур эшкә тотыну үзе дә зур кыюлык сорый. (Бер сүз дә белми дисәм дә, Мириам үзе соңрак әйтүенә караганда, ул «рәхмәт» дигән бик матур сүз өйрәнгән). Тел барьерын ничек үттеләр икән дә, режиссер ни рәвешле итеп үзенең теләк-фикерләрен артистларга җиткерә алды икән? Әллә театрда сүз артык зур роль уйнамый микән? Килешә алмыйм. Репликалар арасында ычкындырып җибәрелгән «эттән туган нәрсә», «анаңны сатыем» кебек сүзләр ничек кенә әле тамашачыга тәэсир итә! Ни генә булмасын, Мириам татарларны ярата, күрәсең, чөнки нәкъ менә Г.Камал театры артистлары белән эшләүне үзе махсус сайлап алган. Әлеге эштә режиссерның уң кулы, әлбәттә, сценарийны тәрҗемә итүче булган дисәк, ялгыш булмас. Рүзәл Мөхәммәтшин үзе алдына куелган максатны уңышлы башкара алган.
Ә гомумән, бу спектакльдә тамашачыга тәэсир иткән чаралар күп. Режиссер тамашачыларны спектакльнең беренче минутларыннан ук мавыктыргыч уенга чакырды. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр барлык артистларны да сәхнәдә тоту дисеңме, актерларның уенын сәхнәдә генә чикләп калмыйча, тамашачы залына да чыгару, гомумән, тамашачыга спектакльдә катнашу мөмкинлеге тудырумы – болар барысы да татар тамашачысы өчен яңа, чит, сәер һәм кызык. Күренеп тора, татарларга җитеп бетмәгән үзеңне иркен тоту, чикләрдән чыгу, спектакль куелышында да чагылыш тапкан.
 
Мәсәлән, тулы бер күренеш актер белән тамашачының «әңгәмәсен» тәшкил итте. Беренче күренештә сөеклесе Закның ботинкаларын тамашачы залына атып бәрә. Киләсе күренештә исә Зак тамашачылар залына чыгып, алар белән сөйләшеп, көлдереп, ботинкаларын кире җыеп ала. Шул рәвешле ул үзендә тамашачының ышанычын уята, аңа бермә-бер якыная һәм алга таба ни генә эшләсә дә, тамашачы аны аклар кебек.
 
Беренче карашка, спектакль-дә артык конфликт та юк кебек. Әмма ансыз бернинди әдәби әсәр дә була алмый. Хикмәт конфликтның төрендә: бу очракта без «үсүче конфликт» («развивающийся конфликт») дигән төшенчә белән очрашабыз. Күп кенә заманча кинофильмнардагы кебек аерым бер кешеләрнең тормыш юлларыннан өзекләр күрсәтү белән башланып киткән спектакльнең ахырында әлеге геройлар ни рәвешле булса да бергә булырга тиешлеге һәр тамашачыга да ачык аңлашыла иде. Әмма бөтен кызыгы шунда да инде: ни рәвешле бәйләнер аларның язмышлары? Югыйсә геройларның һәркайсы үзенә бер төрле язмышлы кешеләр бит: Зак (Фәнис Җиһанша) – эшсез калган ди-джей, Джек (Раиль Шәмсуар) – үзен тормышның хуҗасы итеп тойган сутинер һәм, беренче карашка, шыр тиле итальянец – Роберто (Эмиль Талипов). Дөньяда үлем һәм төрмәдән бер адәм баласы да хали түгел. Үлемгә әле иртәрәк, ә менә геройларны төрмәдә очраштырсаң – кулай, чөнки тормыш кешене сындырып сынаганда гына ул үзенең чын йөзен күрсәтә. Менә монда да «иптәшләр» үзләренең кемлеген дөньяга чыгара башлый. Тоткыннар арасында бары тик Роберто гына үзенең гаебен таный: мин кеше үтердем, ди ул. Әмма тамашычага аңлашыла: ялгыш үтергән ул, алдан уйлап түгел. Бу чуар дөньяда ни генә булмый. Ә Зак белән Джек нинди юлга басуларын алдан белә, һәрхәлдә сизенә, әмма үзләрен гаепле санамый, гаепләрен танырга да теләми. «Ялгыш эләктем!» – менә аларның бар белгәннәре. Беркатлы Роберто төпченеп тормый, ә бары тик әйтә бирә: «Без әйбәт егетләр!». Тамашачы да шушы сүзләрдән соң уйланып куя: чыннан да, алай ук начар да түгелләр инде. Нинди әтрәк әләмнәр булсын инде алар? Алай дип әйтергә тел әйләнми! Бик үк начар түгелләр. Хәтта әйбәт егетләр. Җитмәсә татарча җырлап та җибәрәләр. Үзебезнең егетләр ич бу! Бары тик тормыш юлында бераз буталып кына киткәннәр.
 
Менә шундый уен аша режиссер тамашачыны алдап та куйды. Без дә ялганга ышандык! Геройларны тулаем акладык та җитмәсә! Ә, бәлки, шулай дөрестер дә. Бу дөньяда кайсыбыз гөнаһсыз соң? Хакыйкатьне кем белгән? Шулай ук начар түгелбез дә инде. Ә күрше карчыклары сөйләсен әйдә! Алар бит безнең гамәлләребезнең сәбәпләрен белмичә сөйли. Без бит әйбәт егетләр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк