Логотип
Якыннан килеп кара

Хакасларда «Өч аршын җир»

   «Өч аршын җир» пьесасы турында мин бер ел элек фестивальдә белдем. Төркемебез белән кайтыр юлга чыгар алдыннан гына спектакльнең ахыргы өлешен карарга туры килде. Кызганычка каршы, спектакльне...

   «Өч аршын җир» пьесасы турында мин бер ел элек фестивальдә белдем. Төркемебез белән кайтыр юлга чыгар алдыннан гына спектакльнең ахыргы өлешен карарга туры килде. Кызганычка каршы, спектакльне башыннан ахырынача карау бәхетенә ирешә алмадым. Ләкин соңгы күренешләр дә мине шулкадәр дулкынландырды ки, мин аны хакас сәхнәсенә туры китереп кую теләге белән яна башладым», – дип искә ала «Кичер мине, туган җир!» спектакленең режиссеры Юрий Майнагашев. Әңгәмәдә сүз К.Тинчурин исемендәге VII Халык-ара милли драматургия фестивале (2014 елның сентябре) һәм Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Өч аршын җир» спектакле (премьерасы 2014 елның 15-16 мартында булды) турында бара. Сөйләшү барышында Ю.Майнагашев А.Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева белән таныша. Әсәрнең язылу тарихы аны дулкынландыра. Шушы уйларны бер ел күңелендә йөртә. 2015 елның май аенда Татьяна Майнагашева әсәрне тәрҗемә итә, шул рәвешле, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре хакас телендә яңгырый.
 
   Ю.Майнагашев әсәрне иҗтимагый-сәяси драма буларак тәкъдим итә. Чыннан да, спектакльдә 1970-1980 нче еллар сәяси-документаль драматургиясенең демифологизация, тарихтагы «ак тапларны» юк итү традицияләре дәвам иттерелгәнлеге шик уятмый. Бу тенденция драматургиядә аеруча үзгәртеп кору елларында калку гәүдәләнеш ала.
 
   Әсәрнең структурасы баштан-аяк үзгәртелә. А.Гыйләҗевнең өч пәрдәлек «Өч аршын җир» пьесасы (1972) шул исемдәге повестька (1962) нигезләнеп языла һәм вакыйгалар ЯИС (НЭП), коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы төзекләндерү, «җепшеклек» дәверләрендә бара. Мирвәли һәм Шәмсегаян язмышы шушы вакыйгалар кысасына утыртыла. Язучының бөтен игътибары «бөек борылышлар» чоры корбаны – гади хезмәт кешесендә. А.Гыйләҗев дәвернең юк итү, җимерү тенденциясе белән гади кеше омтылышлары арасындагы аерманы ачык күрсәтә. Яшәп килгән идеология тормыш-көнкүрешнең табигый агышын җимерә, кешеләрне үз асылларыннан, тамырларыннан, туган туфрактан аера. Герой фаҗигасенең-әхлакый бөтенлек югалуның сәбәбен әдип шуңа бәйли. Режиссер Ю.Майнагашев, А.Гыйләҗев үткәргән шушы фикерне нигез итеп алып, төп геройлар Андрус (И.Салайдинов) һәм Алтынах (Т.Майнагашева) аша яктырта һәм Хакасия Республикасында коллективлаштыру, сәяси репрессияләр чорын тамашачы күз алдыннан үткәрә. 
 
   Табигать стихияләре хорын хакас спектаклендә НКВД офицерлары хоры (В.С. Ульчугачев, С.В. Чебодаев, А.Н. Толмачев) алыштыра, алар указлар, совет хакимиятенең документларын укый, укыган вакыттагы тавышлану-сызгыруларны сурәтләп, автор спектакльдәге ритмны көчәйтә. Тамашачы халык һәм тоталитар җәмгыять арасындагы сәяси конфликтны күзәтә. Игътибар үзәгендә – регионнарда совет хакимияте урнаштырылу. Андрус һәм Алтынах сюжеты сәяси конфликтка нигезләнеп үстерелә. Төп геройның эчке дөньясы, үз-үзен тотышы аның коллективлаштыру сәясәтенә мөнәсәбәте яссылыгында яктыртыла. Бу сызык Гыйләҗев повестеның сәхнә өчен эшләнгән вариантында да чагылыш тапкан. «Кичер мине, туган җир!» спектаклендә документальлеккә, фактларны бозмыйча сурәтләүгә игътибар бирелә. Спектакльнең сюжеты трагик хроника рәвешен ала. 
Ю.Майнагашев үткәннәрне бүгенге күзлектән бәяләп тасвирлый: тарихны сурәтләү драматик характерда бара. 
 
   Спектакль символик образ белән башланып китә: дөм караңгыда арбада «Мин кем?» дип әрнеп-өзгәләнеп утыручы илле сигез яшьлек Андруска прожекторлар ут юнәлтә. Спектакль дәвамында әлеге сорауга җавап табыла. Башта сорауга НКВД кешеләренең хоры җавап бирә: Андрус – хакас, вак милләтләр вәкиле, «бөек борылышлар» дәвере корбаны. Шәхес язмышы халык язмышы белән бер үремтәдә тоталитар җәмгыять темасына бәйләп үстерелә. Тегермән күренешендә бу тема иң югары ноктасына җитә, спектакльдә экранда әлеге образ иттарткыч образына трансформацияләнә. Тегермән ташы символик детале пычак итеп үзгәртелә. Шулай спектакльдә тәэсирлелек көчәйгәннән-көчәя. Тамашачы үзен тоталитар җәмгыятьнең «иттарткычында» пычак кадаганарын көтеп яшәүче кеше итеп хис итә. 
 
   Әйе, повестенда да, драма әсәрендә дә А.Гыйләҗев хакимиятне фаш итә, ләкин кеше үзенә үзе хуҗа, үзе теләмәсә, аны хакимият буйсындыра алмый, дип тәкрарлый. Татар әдибе үзенең һәм замандашларының язмышы үрнәгендә яшәп килгән идеологиянең кешене «шөрепкә» әверелдерә алмавын ачык дәлилли. Мирвәлинең авылдашлары борынгыдан килгән гадәтләрне саклап яшәүләрен дәвам итә. Менә ни өчен А.Гыйләҗев драма әсәрендә, повестеннан аермалы буларак, Мирвәлинең адашы образына аерым игътибар бирә. Тамашачы аны урман каравылчысы буларак күрә. 
Совет традицияләренә тугры калып, А.Гыйләҗев Бөек Ватан сугышы вакытында кулсыз калган инвалид Мирвәли / Иресне (А.Асочаков) канунлаштыру юлына баса. Мирвәлинең адашы, никадәр генә фаҗигаләр үтәргә туры килсә дә, үзенә ышанычны югалтмый, чөнки туган җир алдындагы изге бурычны үтәдем, дип саный. Ул – күп балалы олы гаилә башлыгы, җиде баласы, уналты оныгы бар. Автор фикере Хор ярдәмендә җиткерелә: «Нигезең нык синең! / Тамырың тирәндә. / Үзең дә җидене үстердең». Мирвәлинең адашының сүзе хөкем карары булып яңгырый: «Син бит ул өч аршынны туган җирдән сорыйсың! Ә туган җир кыйммәт!».
Ю.Майнагашев спектакльне геройның тәүбәгә килүе кебек эшли, ә А.Гыйләҗевнең герое тәүбәгә дә килми, авылдашларыннан кичерү дә сорамый. Драма «горур» Мирвәлинең үлеме белән төгәлләнә. Язучы финалны сигез тапкыр яза. Повестьның финалында герой туган җирендә калып, хезмәт итеп яшәргә ниятли. Спектакльдә Андрус Тайфә карчыктан һәм үзе каргаган, яндырып, мәсхәрә иткән туган нигезеннән гафу үтенә. Геройларның үлеме хакас йола-гадәтләренә туры китерелеп тасвирлана. 
 
   Әйтергә кирәк, спектакльне сәхнәгә куючының гаҗәеп кызыклы табышлары бар. Арба / язмыш арбасы / – А.Гыйләҗевтә әсәрнең структурасын барлыкка китерә торган образ. Ул шәхси язмыш белән халык язмышын бер үремтәдә бирү ягыннан отышлы. Ю.Майнагашев, автор фикерен үзгәртмичә, арбаны трансформер белән алыштыра. «Өч аршын җир»нең Ф.Ибраһимов һәм М.Сәлимҗанов сәхнәләштергән вариантларында да арба шул ук мәгънәви йөкләмәне үти. Ләкин хакас спектаклендә арбага яңа мәгънә төсмере дә өстәлә. НКВД кешеләренең хорына бәйле рәвештә арба мич ятагы, йорт, алачык (туй шалашы), мөнбәргә, Столыпин вагонына, төзелеш урманнарына, коега, аркага – мәңгелек капкасына әверелә. 
 
Автор кулланган символлардан сөлге-тастымал образы әһәмияткә ия. Алтынах кулындагы «кырыйлары төсле итеп чигелгән ак тастымал» символик укылышта «озын ак юл» мәгънәсен ала. Татар телендә «ак юл» «бәхет юлы» кебек аңлашыла. Туган җиргә кайту геройлар өчен чынга ашмаслык хыял кебек. Алтынахның монологында тастымал фәлсәфи – тормыш юлы мәгънәсендә төгәлләнә: «Ак тастымал ак юл кебек. Һәрнәрсәнең, безнең юлның да, ахыры бар…». Казан сөлгесе – татарда туган ил, туган нигезгә әйләнеп кайтуны символлаштыручы милли образ. Мирвәли һәм Шәмсегаян сөйләмендә ул шул мәгънәдә яңгырый.
 
   Сөлге туй йоласының бер өлеше буларак та матур кулланыла: Ю.Майнагашев якты көчләргә, ут алиһәсенә табыну йоласын кертеп җибәрә. Хакас йолалары буенча кәләш кияү йортына йөгәнләгән атта килергә тиеш. Спектакльнең мизансценасында Андрусның (А.Тюкпиеков) ярәшелгән кызы (А.Толмачева) белән килешүе күрсәтелә, бу йола шунда чагылыш таба. Гашыйк геройлар көянтә (камыт инварианты) тоткан кулларын күккә күтәреп тамашачы алдында мәрткә киткәндәй тын калалар. Образларның әлеге композициясендә арба мотивы әһәмияткә ия. Рус телендәге «супруг» килеп чыгышы белән иске славян теленә мөнәсәбәтле (съпрушти – беренче зат, берлек сандагы съпрягу), ягъни «кушарга, бәйләргә, йөгәнләргә» дигән мәгънәне аңлата. Димәк, тәрҗемә иткәндә, кавышкан ярлар – «бер җигемгә җигелгәннәр» дигән сүз. Чыннан да, Андрус һәм Алтынай язмышлары бер язмыш арбасына җигелгән.
 
   Сөлге спектакльнең финал өлешендә – тасма инвариантына туры килә. Хакасларда тасма күмү йоласында кулланыла. В.А. Бурнаков күрсәтүенчә, «күмү йолаларында кулланыла торган тукыма хакасларда кешене соңгы юлга озатканда иң әһәмиятле атрибут». Йола вакытында алар тасманы «үлгән кешенең атының ялына һәм койрыгына бәйләп куялар. Бу йола мәетне ат белән зиратка алып киткәндә башкарыла». 
 
   Ачкыч детале – геройдагы шайтани башлангыч билгесе. Андрус көтмәгәндә ишелеп төшкән бәхеткә сөенә, ләкин коллективлаштыру турындагы хәбәр аны ярсыта, чыгырыннан чыгара. «Йортның» җимерелүе мизансценасы метафорага әйләнә: Андрус үз куллары белән арба-трансформерны сүтә. Янгын ярты авылны юк итә, бу – иң югары нокта. Фаҗига инсталляция аша җиткерелә: арткы өлештә ут-ялкын ялмап алган ак йортлар тасвирлана. Әйтергә кирәк, эмоциональлекне көчәйтү өчен файдаланылган бу отышлы алым – сәхнәгә куючы рәссам Мария Чаптыкова уңышы.
 
   Спектакльдә костюмнар милли йола-гадәтләргә туры китерелеп сайланган. Кияүгә чыкканчы Алтынахның толымнары так санда, туйга йола буенча ике толым үрә. Кияүдәге хатыннар яулык бәйләгән, чәчләрен мәрҗән белән бизәгәннәр. 
 
   Ю.Майнагашев НЭП чоры авылының идиллик сурәтен хакас традицияләренә таянып тасвирлый. Батыр егет Андрусның йөз-кыяфәте, гәүдәсе нәкъ баһадирларча. Тышкы яктан матур ир заты әкият герое кебек көчле-гайрәтле дә (чагыштыру өчен, иптәшләре белән шаярып уйнау күренеше). Батыр егетнең кулында чыбыркы, бер мичкә әче бал. Андрусның баһадирлыгы иптәшенең шыксызлыгы, көчсезлеге белән чагыштырып көчәйтелә. Иптәше асылда егетнең гайрәтен күләгәдәрәк калдыру өчен уйлап табыла. Көндәшләр белән кыз өчен көрәшү мизансценасы игътибар үзәгенә куела, финал булып көчле, гайрәтле, дәрт-дәрманнары ташып торган ирләр биюе тора. 
 
   Спектакльне эшләүчеләр, автор артыннан ияреп, татар яшәешенең идиллик үткәннәрен совет чоры авылындагы яшәеш белән чагыштырып күрсәтәләр. Бу антитеза ярдәмендә меңләгән халык фаҗигасе күз алдыннан үтә. Арба йә Андрусның атасы йортына, яисә кавышкан парларны сыендырган ялгыз карчык алачыгына әверелә… Икенче мизансцена – Андрусның вагонда булуы – туган җиргә әйләнеп кайткан ирнең чиктән тыш дулкынлануын ассызыклый. НКВД хоры, «Правда» гәзитенең 1929 елгы 7 ноябрь санындагы хәбәрләрдән өзекләр укып, тамашачыга совет хакимиятенең авыл кешесенә мөнәсәбәтен кыска гына аңлатып бирү өлеше. «Тамырдан үзгәртү», «кулакларны юк итү», «коллективлаштыру» гыйбарәләр ачкыч концептлар булып тора. Эшче ролендә – арбаны вагонга әйләндергән «лагерь тоткыннары». Тоталитар система илдән төрмә ясый, әсәрдә шул образ гәүдәләнә. 
 
   Система белән көрәштә беренче Андрусның хатыны Алтынах һәлак була. 30 ел бергә алар язмыш арбасын җигелеп тарталар, хатын иренең ярсуы бер басылыр, үз асылына кайтыр, дип ышанып яши. Ләкин үлем сәгате җиткәнен сизеп кенә, ир дигән кешене туган җиргә әйләнеп кайтырга күндерүгә ирешә. Соңгы күренешләр тетрәндерә, үзәкне өзә. Үләр алдыннан Алтынах туган җиреннән ярлыкау сорый. 
 
    Ю. Майнагашев, автор кебек үк, героиняның исеменә тирән мәгънә сала. Алтынах – кояшка сәхнәдә ут яктылыгын юнәлтү дә хатын образына салынган мәгънәне көчәйтә. Алтынах образына хас монументальлек Андрус образын каплап китә. Бу эпизодта ул хатыныннан бик түбән тоела. Ирнең вәсвәсәгә бирелүе, карашындагы мескенлек аны тамашачы күз алдында төшерә. Әйтергә кирәк, геройның бу халәте белән сюжетка мелодраматизм кертү А.Гыйләҗевчә түгел. Героиняны соңгы юлга хакас йолаларындагыча озаталар. Арба ышкылган тактадан ясалган табут итеп үзгәртелә, ак киемгә киендерелгән Алтынахның җаны туган җирне күгәрчендәй ташлап китә. 
 
   Ю.Майнагашев сюжетка геройның хакимият вәкилләре белән ачыктан-ачык каршылыкка килү эпизодын кертә. Бу өлеш, белгәнебезчә, чыганакта юк. Андрусның арбада төнге урман аша үтүе шактый экспрессив килеп чыккан. Урман хатирәләрне кузгата, күңел түрендәге бер истәлек икенчесен алыштыра, шулай тормыш сәхифәләре ачыла бара. Сәхнәдәге кара урман күренеше ирнең караңгы уйларын чагылдыра сыман. 
 
   Күңел халәтен иҗтимагый яссылык белән янәшә күрсәтү өчен сәхнәдә ут белән гаҗәеп оста эш ителә. Хор чыгуга сәхнәнең арткы өлеше кан төсенә буяла, бу инкыйлабларны, тиңе булмаган җимерү-юкка чыгаруларны, халыкның зар-яшен искә төшерә. Спектакльнең музыкаль бизәлеше дә (Т.Довлетова) шул принципка корыла. Милли уен кораллары чатхан, хомыс, хобырах аккомпанементына башкарылган тахпахлар (җырлар) спектакльгә концепциягә гаҗәеп бер моң өсти. Курай моңы, халык җырлары, тÿÿр (шөлдер) тамашачыны милли дулкынга көйли. Алтынах җырлары бишек җырларын хәтерләтә, тамашачы яшел бишек көен – туган җир моңын ишеткәндәй була. Сәхнәнең арткы өлешендә чәчәкле болыннар сурәте бу хисне тагын да көчәйтә. 
 
   Спектакльдә сәяси хроника НКВД кешеләре хоры белән төгәлләнә. Сталин терроры коры саннар аша җиткерелә. Андрус һәм Алтынах язмышы аша егерме миллион совет кешесе фаҗигасе гәүдәләндерелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк