Логотип
Юбилей илә

Илнар Низамиев: «Мөгез чыгару» чамалы булырга тиеш!

Театр аның бар дөньясын биләп алган: яшьлеге, бүгенгесе, киләчәге, эш урыны, гаиләсе, шәкертләре... Менә шулай итеп 50 нче язына атлап кергән Г. Кариев театры актёры Илнар Низамиев белән без бу әңгәмәдә нәрсә турында сөйләштек дип уйлыйсыз? Билгеле, театр турында!

- Сез – актёр, тормыш иптәшегез – актёр, балаларыгыз – актёрлар, үзегез яшьләргә актёрлык курсларын укытасыз. Туймыйсызмы театрдан?

- Урынлы сорау. Күпләрдә туарга мөмкин. Юк, туйдырмый. Матур нәтиҗә – иҗат җимешләребез бар бит.

Театр дөньясы белән танышуым студент елларыннан ук башланды. Без курста биш егет һәм биш кыз булдык. Курсның җитәкчеләре – Марсель Сәлимҗанов, Шамил Бариев һәм Ренат Әюповлар булды. Шулай ук Нәҗибә Ихсанова, Илдар Хәйруллиннар укытты... Остазларга бик бай булдык. Биш елыбызны укып бетергәннән соң, без курсташлар белән йөгерә-йөгерә Чаллы театрына киттек. Бармый да кала ала идек. Эшли башлагач күпләребез театр «чир»еннән чыгып карады, әмма булдыра алмадылар. Ул авыр. Укып бетергәч, я шушы һөнәрне сайларга, я бөтенләй ташларга кирәк.

- Чаллыда гына калырга дигән уйлар булмадымы? Бер эшли башлагач...

- Чаллы театрында хезмәт куйган чак – сагынып искә төшә торган чор. Театрдан кайтып керми идек. Шул өч елны театр бик үсте, күтәрелде. Ул чорда улыбыз Искәндәр туды. Аны Казанга әниләргә илтергә кирәк. Шуңа күрә Казан белән Чаллы арасында күп йөрергә туры килде. Соңыннан күченеп кайтырга булдык. Башта мин бер ел Тинчурин театрында эшләп алдым. Әмма аннан үзем дә Кариев театрына күчтем.

- Лилия артыннан?

- Чаллы театрында гел бергә эшләгәч, аерым эшләү уңайсыз һәм гадәттән тыш тоелды. Аннан балалар туды. Мин гаиләм белән бәхетле. Аерым-аерым театр юлыбызны күз алдына китерә алмадык.

- Театрның бинасыз вакытлары да булды. Ул чорларны яратып, сагынып искә аласызмы, әллә үтеп китте, бу чорны кичтек, дисезме?

- Яшьләрнең исенә төшерергә тырышабыз. Дөрес, мондый биналы булу өчен бик күп тырышырга туры килде. Әле безгә кадәр эшләүчеләр күпме көч куйды. Декорацияләрне ташу гына күпме тора. Авыр заман иде...

- Сез бер үк вакытта Лилия апа белән китеп тә торгансыз. Нинди пауза булды ул, театрдан туйган вакытыгыз идеме әллә?

- Актёрлык эшеннән тәнәфес алырга теләгән идек. Әмма театр «чир»е җибәрмәде.

- Рольләрегез күпме?

- Беләсеңме, сан белән эш итү дөрес түгел, миңа калса. Чөнки халык күңелен бер образ белән дә яуларга була. Әйтик, кемдер мине «Алмачуар»дан таный, кемдер «Сиңа кайтам» фильмы аша. Кемдер сан белән алдыра, кемдер сыйфат белән. Мин сыйфат яхшырак дип саныйм. Сәхнәгә чыккансың икән, син үзеңне герой сыман хис итәргә тиешсең. Шатырдатып ролеңне уйнарга, тамашачыны үзеңә каратырга кирәк.

Тамашачы мәхәббәтен яулап алу – ул зур һәм бөтен кешегә дә бирелми торган хезмәт. Кайчандыр Равил Шәрәфиев яулап алды аны. Мәхәббәтсез куелган спектакльләр сизелә, аны тамашачы кабул итми.

- Дөрестән дә, күпләр сезне «Сиңа кайтам» фильмыннан танып беләләр, миңа калса. Шундый катлаулы роль уйнаган идегез!

- Нурания Җамали креслода утырып уйный торган роль тәкъдим иткәч, башта аптырап һәм куркып куйдым. Гади роль биргән булсалар, җиңел карар идем, ә «киртә» булгач, кызыграк тоелды. Уңышлы килеп чыкты ул, халык та яратты. Үземә дә бу тәҗрибә ошады.

- Дингә якын кеше булуыгызны исәпкә алып, шундый сорау бирәсе килә. Театр сезнең яшәү принципларына каршы килмиме?

- Кемдер дин юлына кереп китеп, бөтен яклап дөньясын оныта. Мин аны дөрес дип санамыйм. Син, беренче чиратта, күңелең белән диндә булырга тиешсең. Балаларны тәрбияләгәндә дә, гаиләдә дә, эштә дә бу турыда онытмаска кирәк. Күңелең белән чиста булу мөһим. Кеше идеаль була алмый, шуңа омтылырга һәм үзеңне тәрбияләргә кирәк. 

- Лилия белән театр таныштырдымы?

- Мин авыл егете. 1992 еллар. Казанга укырга керергә килдек. Беренче тапкыр Лилиянең «Кетәклектә тавыш купты» дигән мәсәлен тыңладым. Шундый итеп сөйләде ул аны! Шәһәр кызы димәссең. Шаккаттым. Үзенә шундук җәлеп итеп алды.

Бергә укый башладык. Беренче курста әле йөрешмәдек, икенче курста очраша башладык. Укып бетергәнче бу турыда берәүгә дә әйтмәдек. Укып бетереп, бернигә карамастан туп-туры Яр Чаллы театрына килдек. Ярый әле шунда барып, күпме матур образ иҗат иткәнбез дип сөенеп туя алмыйбыз. «Стартовый» образлар дип әйтер идем мин аларны.

- Балаларыгыз да бит сезнең эзне таптый. Үзләре сайладылармы?

- Искәндәр улым – акыл белән эш итүче. Укыган чакта ук тырыш булды, кызыл дипломга тәмамлады. Үз һөнәренә тап төшерми, читкә тайпылмый. Кызыбызны бу өлкәгә җибәрмәдек. Ул музыка көллиятендә укый. Барыбер театрдан читтә түгел: спектакльләрне музыка белән алып баруда катнаша. Төпчек улым кечкенәдән театрда үсте: спектакльләрдә, киноларда төшә. Һәр караган спекталенә үз фикере бар. Портфолиосы да шактый зур.

Без аларга каршы да килмибез, үгетләмибез дә. Агымсу сыман бара ул. Аңлатырга, юнәлеш бирергә тырышабыз, ә сайлау – аларның үз эше.

- Педагог буларак әйтегез әле, яшь актёрлар сезнең буыннан аерыламы?

- Без укыган заманда башкарак иде шул. Без үз башыбыз белән уйласак, хәзерге яшьләр беренче булып телефонга карыйлар. Бар нәрсә дә мәктәптән тора. Без Шамил абый, Нәҗибә апаларның мәктәбен дәвам итәбез. 
 «Урамнан кергән» белән мәктәптә алганның аермасы бик зур.

Кайвакыт яшьләргә карыйсың да, максималист икәннәрен күрәсең. Үзебез дә шундый идек. Шушы максимализмның да чиге булырга тиеш. Ә моның өчен өйдә тиешле дәрәҗәдә тәрбия булуы мөһим. Без балаларны тәрбияләгәндә дә, шәкертләр очрагында да шуны исәпкә алабыз.

Һәр яшь кешенең иҗат итәргә хакы бар. Ләкин ул театрның системасына, мәктәбенә каршы килергә тиеш түгел. Сүз дә юк, аларга яңа алымнар кирәк, әмма ул Станиславский системасыннан ерак китмәскә тиеш дип саныйм. Мин «мөгез чыгаруга» каршы түгел, тик ул чамалы булырга тиеш.

- Әниегез шактый яшь килеш арагыздан китә. Аның турында сез «китап язарлык» дигәнсез социаль челтәрегездә. Нинди кеше иде ул?

- Мин төпчек, сигезенче бала. Мин туып, өч ай вакытта әти юл һәлакәтендә үлә. Әни берүзе кала. Шушы сигез баланың мин туганчы икесе дөньядан китә. Боларның барысын да әниебез күргән бит. Авылдашлар да: «Рәхимә апаның күргәннәрен башка берәү күрсә, чыдый алмас иде», – дип искә ала. Чыннан да, берүзе күпме баланы үстерә, рәхәтлек күрми, авыр заманда яши. Безне дә «Үз тиңең – үз динең», дип үстерде. Әни безгә дөрес тәрбия бирде дип саныйм.

- Киләчәккә нинди хыяллар?

- Театр иҗат итсен иде дип телим. Актёрлар үзләрен яратып түгел, театрга мәхәббәт белән килсеннәр иде.

 

Гөлназ Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021