Логотип
Журналда укыгыз

«Гаделсезлекне авыр кичерәм»

Арысланнарны ялкау, шул ук вакытта амбициоз шәхесләр дип тасвирларга була. Алар гел югары үрләр яуларга омтылалар, ләкин күп очракта моның өчен тырышлыклары җитеп бетми. 

Арысланнарны ялкау, шул ук вакытта амбициоз шәхесләр дип тасвирларга була. Алар гел югары үрләр яуларга омтылалар, ләкин күп очракта моның өчен тырышлыклары җитеп бетми. 

Арысланнар тәнкыйтьне кискен һәм авыр кабул итә. Алар тирәюньдәгеләр үзләрен тәнкыйтьләргә тиеш түгел дип саныйлар. Арысланнарның танышлары күп, ләкин аларның барысы белән дә җылы мөнәсәбәттә булмыйлар. Беренче чиратта үзләре өчен файдалы булган кешеләр белән генә аралашалар, бу сыйфатларын үзләре дә яратмыйлар. Хаталарын таный белмиләр, уңышсызлыкларны очраклылык дип кабул итәләр.

Арыслан хатын-кызларга күз атып йөрүчеләр аз түгел. Алар бик актив, барысына да өлгерәләр: йортны карау, карьера ясау. Арысланнар ир итеп күп очракта хәлле егетне сайлыйлар, бу исәп белән эш итүгә бәйле түгел, аларга уңышка ирешкән, бай кешеләргә гашыйк булу җиңелрәк.

Арысланнар бик актив. Бу аларның характерында да чагылыш таба. Идеяләре ташып тора, көчле кешеләргә тартылалар, шул ук вакытта йомшакларны да кайгырта алырга сәләтле. Алар нык ихтыяр көченә ия, бәйсез карарлар кабул итәләр, үзләрен хаклы дип саныйлар. Еш кына ялган һәм хыянәт белән очрашалар, бу депрессиягә китерергә мөмкин.

Арысланнар табигате белән нык сәламәтлеккә ия. Файдалы ризыклар ашау, кичке күңел ачуларны ял итүгә алыштыру алар холкына хас түгел. Килеп чыккан авыруларын да вакытында дәваланмыйлар, чөнки табибларга ышанып бетмиләр. Колак, йөрәк һәм баш – сәламәтлек буенча иң йомшак урыннары.

Арысланнар бик иҗади шәхесләр, шул ук вакытта алар дан ярата, горур һәм кире. Арысланнар кечкенәдән лидерлык сәләтенә ия булалар. Алар көчле һәм максатчан, мөлаем һәм харизматик, игътибар үзәгендә булырга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ошарга тырышалар.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы
да арыслан йолдызлыгы астында туган. Ул бу хакта үзенең фикерләрен белдерде

– Ялкаулык турында төгәл әйтә алмыйм… Бу күбрәк максатчанлыктан тора. Әгәр арысланнар үзләренә зур максат куялар икән, алар аңа, hичшиксез, ирешәчәкләр. Сорау башкада, арысланнар кайвакыт максатларыннан баш тартырга мөмкиннәр. Әйе, тәнкыйть авыррак кичерелә, яшермим, ләкин бу горурлыктан түгел. Арысланнар ‒ перфекционистлар, алар бар нәрсәне дә югары дәрәжәдә эшләргә телиләр hәм моңа ышаналар да. Ләкин яшь барган саен, әлбәттә, бар нәрсәгә дә тынычрак карый башлыйсың. Шунысын да әйтим, тәнкыйтьләгән кешедән дә тора. Әгәр минем өчен бу кешенең фикере әлеге мәсьәләдә ышанычлы түгел икән, мин аңа әллә ни зур игьтибар бирмим. Әйе, танышлар күп, ләкин дуслар аз. Файдалылыктан гына чыгып, кешеләр белән аралашмыйм, әлбәттә. Эш башкада. Миңа кибеткә, кафега йөрер өчен кеше кирәкми. Мин үземнән кызыклырак, кайбер дәрәҗәдә «яхшырак» кешеләр белән аралашырга яратам. Аларга сокланырга, үзеңә җитмәгән нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә, мин аралашкан кешеләр төрле hөнәр, милләт ияләре, миннән күпкә өлкәннәр дә бар. Хаталарны, ялгышларны кабул итәргә өйрәндем, әйе, авыр иде.

Чыннан да, арыслан хатын-кызларга игьтибар күп, чөнки алар белән аралашу кызык. Ләкин алар үз дәрәҗәләрен беләләр hәм егетләр артыннан беркайчан да йөрмиләр. Өлгерү белән килешәм. Ир сайлауда, әлбәттә, акча зур роль уйнамый, йөрәк белән сайлыйсың. Ул кеше «синеке» булырга тиеш. Шәхсән үзем интеллектка игьтибар итәм. Усал ирләрне яратмыйм. Гаделсезлекне авыр кичерәм. Вакытында дәшмичә кала алмыйм, шуңа «эләгә». Әйе, саулыкны кайгыртырга вакыт табу авыр, ләкин хәзер инде сәламәтлеккә җаваплырак карый башладым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк