Логотип
Журналда укыгыз

Камал театры белән эшләү минем хыялым иде

Композитор Эльмир Низамов белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелачак «Алтын Казан» мюзиклы премьерасы уңаеннан әңгәмә.

       М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 5 декабрьдә куелачак «Алтын Казан» мюзиклы премьерасы уңаеннан талантлы яшь композитор Эльмир Низамов белән әңгәмә кордык.

 

         – Эльмир, белүебезчә тиздән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелачак «Алтын Казан» (Ренат Харис либреттосы) мюзиклының башлангычы Сезнең студент елларыгыздан ук килә. Беренче куелышларында әлеге спектакльнең жанры рок-опера буларак билгеләнде. Татар сәхнәсе өчен бу яңа жанр, аның үзенчәлекләре нидә?

         – Әйе, татар сәхнәсендә әле мондый форматтагы мюзикллар булганы юк, минемчә. Мюзикллар инде күптән языла, ләкин нәкъ менә опера сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк тамаша башкаларыннан үзгә. Ул музыка, җырлар, биюләр һәм сәхнә бизәлеше ягыннан бөтенләй икенче төрле әсәр булачак.

         – Казан тамашачысына әлеге спектакль төрле елларда инде 2 вариантта тәкъдим ителгән иде. Беренче куелышлардан аермалы буларак премьера тамашачыга нинди яңалык алып киләчәк?

         – Беренчедән, бик күп яңа музыка язылды, мәсәлән, икенче пәрдәдә тулаем яңа көйләр яңгырый. Икенчедән, спектакль сәхнәдә куелышы ягыннан башка дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк. Тамашаны әзерләүдә катнашучы оркестрдагы музыкантлар һәм чакырылган артистлар барысы да бик зур профессионаллар. Өченчедән, спектакльнең сюжеты тирәнәйтелде. Режиссёрның һәм сәхнәгә куючы хореографның тәкъдимнәрен, теләкләрен исәпкә алып, тиешле урыннарына яңа көйләр язылды, тамашага яңа биюләр һәм җырлар өстәлде. Премьера М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән тамашачылар тарафыннан да башкача кабул ителер дип уйлыйм.

         – Ни өчен әлеге спектакль нәкъ менә хәзер сәхнәгә яңадан чыга?

         – Минемчә, спектакльлнең зур сәхнәгә чыгарга вакыты җитте. Ул минем студент буларак иҗат иткән әсәрем, ул вакытта әле бернинди тәҗрибәм дә юк иде, ничек ишеттем шулай яздым. Шулай итеп, бу спектакльнең нигезе инде 10 ел элек салынды. Ә хәзер исә, мин дә бу эшкә профессиональ яктан җитлектем, солистларыбыз да барысы да Татарстанның танылган шәхесләре булды. Бүген без барыбыз да бу спектакльне зур сәхнәдә куярга әзер. Бигрәк тә опера театры сәхнәсе бик таләпчән сәхнә, анда премьера тәкъдим итү аеруча зур җаваплылык. Һәм нәкъ менә хәзер безнең «Алтын Казан»ыбыз шул сәхнә өчен өлгерде дип саныйм.

         – Белүемчә, мюзиклның бер өлешен Сез пандемия вакытында иҗат иткәнсез?

         – Әйе, мюзиклның икенче пәрдәсен тулысынча пандемия вакытында иҗат иттем. Бер яктан дөньядагы бу вакыйгалар безне барыбызны да ничектер туктатты, ә икенче яктан мин ниһаять эшләргә, иҗат итәргә вакыт барлыкка килүгә сөендем генә.

         – Ни өчен мюзиклның премьерасы быел «Үзгәреш җиле» концерты урынына күрсәтеләчәк?

         – «Үзгәреш җиле» фестивале менә инде 2016 елдан бирле уңышлы гына үткәрелеп килә. Быелгы мюзикл – ул «Үзгәреш җиле»нең яңа форматы. Узган елларда ул концерт булса, быел исә опера театры җитәкчелеге шундый теләк белдерде: концертны спектакль рәвешендә тәкъдим итү. Миңа калса, бу бик уңышлы алым, чөнки мюзиклда «Үзгәреш җиле» концертының шоу элементлары театраль күренешләр белән үрелеп барып, үзенчәлекле иҗади тандем барлыкка киләчәк.

         – Спектакльдә Сезнең иҗатташ дусларыгыз, коллегаларыгыз катнаша. Премьераның иҗат төркеме турында да сөйләп китегезче.

         – Әйе, спектакльдә катнашучы солистлар минем якын дусларым, иҗат дусларым. Без алар белән мөстәкыйль рәвештә дә күп еллар эшлибез. Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов һәм Айдар Сөләйманов – алар белән бергәләп опера сәхнәсендә шушы спектакльне эшләвебезгә мин чиксез шатмын. Шулай ук премьераны әзерләү барышында минем яңа иҗади дуслыкларым барлыкка килде. Искиткеч талантлы музыкантлар: Вадим Эйленкриг һәм аның иҗат төркеме белән эшләве минем өчен зур тәҗрибә. Әлбәттә, режиссёр Михаил Панджавидзе, хореограф Сергей Мандрик – үз эшләренең зур осталары. Хормейстер Любовь Дразнина һәм дирижёр – Станислав Курбацкий. Менә инде ярты ел без әлеге шәхесләр белән бер «Казанда» кайныбыз.

         – Эльмир, Сездән башка бүгенге татар театрын күз алдына да китереп булмый инде хәзер. Театраль премьераларда Сезнең көйләрне ишетү күңелдә аеруча горурлык хисләре уята. Шулай да Сезнең белән иң актив хезмәттәшлек иткән театр – Камал театры, дисәм, ялгышмамдыр?

         – Композиторның театр белән дуслыгы иң беренче чиратта аның режиссёр белән элемтәсеннән башлана. Минем өчен Камал театрын ачкан кеше ул, әлбәттә, Фәрит Бикчәнтәев. Аның белән берлектә зур сәхнәдә куелган иң беренче спектакль ул – «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт, С.Ваннус). Шуннан соң инде безнең театр белән хезмәттәшлек башланып китте. Бүгенге көндә Г.Камал театры сәхнәсендә барган 10лап спектакльнең музыкаль бизәлешен тәэмин иттем. Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Икесе белән дә якын аралашабыз, мин аларны бик хөрмәт итәм. Театрның труппасы да миңа бик якын, мин андагы артистларның мөмкинчелекләрен беләм, без алар белән җырлы спектакльләр дә, биюле спектакльләр дә ясаганыбыз бар. Академия театры белән эшләү мөмкинлеге булганы өчен мин бик горурланам. Кайчандыр бу вакыйгалар бары тик минем хыялда гына иде. Ә бүгенге көндә исә, башка театрлардан аермалы буларак, Г.Камал театры сәхнәсендә минем иң күп әсәрләрем яңгыйрый.

         – Илгиз Зәйниев белән Сез һәрвакыт бергә: иҗатта да, шәхси тормышта да. Сезне нәрсә бәйли?

         – Дуслык төшенчәсен тәгаен аңлатып та булмый. Ниндидер кеше белән син дус була аласын, ә кайберәүләр белән бик яхшы аралашсаң да, якын итә алмыйсың. Илгиз белән безнең дуслык инде иҗатка кадәр үк башланды. Күп еллар бер-беребезгә кунакка йөрешеп, дусларча аралашып яшәдек, ә соңыннан бергә эшли дә башладык. Шушы уртак эшебезнең уңышларын күргәч, иҗади яктан да бер-беребезне тулыландырып торуыбызны аңладык. Илгиз театр өлкәсендә, мин музыка өлкәсендә кайныйм. Бергәләшеп иҗат иткәндә без бер-беребезне һәм театрны да баетабыз дип уйлыйм. Илгизнең тормыш иптәше Резедә Зәйниева (Гобәева) да минем иҗатташ дустым, шагыйрә. Без аның белән берлектә инде бик күп җырлар иҗат иттек һәм аларның күбесе инде халыкта танылу алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк