Логотип
Журналда укыгыз

Казан консерваториясендә татар репертуары

Татар классикасы куелышы – Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы опера студиясенең төп юнәлешләренең берсе.

Татар классикасы куелышы – Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы опера студиясенең төп юнәлешләренең берсе. Студентлар спектакльләре консерваториядә күптәннән куелып килә. Студентлар өчен опера студиясе булдыру атаклы опера режиссёры һәм консерватория профессоры Нияз Даутовның күптәнге хыялы була – Казан консерваториясендә студентларның музыкальтеатраль сәнгатенә нигез салучы да ул үзе.

Казан консерваториясе базасында, Светлана Нәҗип кызы Җиһанова җитәкчелегендәге опера белгечләре әзерләү кафедрасы булдырылганнан бирле, биредә опера куелышлары күркәм традициягә әверелде. 1993 елда исә ректор Рубин Кәбир улы Абдуллин консерваториянең яңа бүлекчәсе буларак опера студиясен ачты. 2004 елдан алып опера студиясенең сәнгать җитәкчесе – Әлфия Ибраһим кызы Җаббарова.

Соңгы елларда Казан консерваториясендә татар композиторлары Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев һәм Җәүдәт Фәйзинең музыкаль спектакльләре сәхнәләштерелде, шулай ук Ренат Еникеев, Мирсәет Яруллин иҗатларына багышланган концертлар үткәрелде һәм Татарстандагы яшь композиторлар иҗаты яңгырады.

Казан консерваториясенең опера студиясе тарафыннан сәхнәгә куелган әсәрләрне искә алыйк.

Нәҗип Җиһанов «Алтынчәч», «Түләк»

 2011 елда бөек композитор Нәҗип Җиһановның 100 еллыгы унаеннан «Алтынчәч» операсы куелды. Премьера Казан кремлендә консерватория солистлары, Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры һәм Казан консерваториясе белән Казан музыка көллияте укучыларының җыелма хоры башкаруында бик матур яңгыраш алды. Әлеге куелыш республиканың мәдәни тормышы өчен зур вакыйга булды.

Нәҗип Җиһановның 50 ел буена зур сәхнәдә күренмәгән «Түләк» операсының куелышы да Казан консерваториясенең казанышы. Композиторның материалы яңача эшкәртелеп, яңа сюжет линиясе белән баетылды – үткән һәм бүгенгене тоташтырып торучы заманча юнәлеш барлыкка килде. Симфоник яңгырашка Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестының халык уен кораллары өстәлде. Спектакльнең премьерасы 2017 елда С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә узды, аннан соң ГИТИСның яңа сәхнәсендә Мәскәү тамашачысына тәкъдим ителде. Тагын ике елдан соң әлеге опера белән Казанның Кабан күле буендагы сәхнәсендә «Нәүрүз» халыкара театр фестивале тәмамланды. Әлеге спектакль Россиянең «Видеть музыку» IV музыкаль театрлар фестивале программасына кертелде. Фестиваль кысаларында «Түләк» операсы Мәскәүдәге Н. Сац исемендәге балалар музыкаль театры сәхнәсендә күрсәтелде.

Нәҗип Җиһановның әлеге операсы куелышы 2019-2020 елгы концерт сезонының иң уңышлы постановкасы буларак билгеләнде («Музыкальная жизнь» журналы бәяләвенчә).

Спектакльне караганнан соң туган кичерешләре белән композиторның улы Иван Җиһанов бүлеште: «Алар чын йөрәктән җырлыйлар. 72 ел элек дөнья күргән спектакльнең яңадан сәхнәгә чыгуы, бигрәк тә Мәскәү сәхнәсендә куелуы икеләтә сөендерә. Бу зур бәйрәм! Нәҗип Җиһанов бүген арабызда булса, ул һичшиксез шат булыр иде!»

Җәүдәт Фәйзи «Башмагым», «Хуҗа Насретдин»

Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенең куелышы Казан консерваториясенең яңа тарихында беренче зур театраль проект булып тора. 2009 елда дөнья күргән спектакль берничә ел рәттән Россиянең төрле шәһәрләрендә зур уңыш белән куелды. Бу спектакльдә республикабызның алдынгы җырчылары Артур Исламов, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина һ.б. уңышлы чыгыш ясадылар. 2020 елның пандемия чорыннан соң консерватория Җ. Фәйзинең Н. Исәнбәт либреттосына иҗат ителгән тагын бер тормышчан комедиясен – «Хуҗа Насретдин» спектаклен тәкъдим итте. Әлеге куелышта опера студиясенең яшь буын солистлары катнашты. Казан консерваториясен тәмамлаган композитор Ильяс Камал әсәр партитурасының югалган өлешләрен яңартып, Фәйзи музыкасына оркестровка иҗат итте. Әлеге куелыш киң җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапты һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Бу сезонда «Хуҗа Насретдин» спектакле төрки халыкларның XV «Нәүрүз» театраль фестиваленең программасын тәмамлады.

Салих Сәйдәшев «Хафизәләм иркәм»

Салих Сәйдәшевнең 110 еллыгына Казан консерваториясе композиторның Г. Камал пьесасына язылган «Хафизәләм иркәм» спектаклен чыгарды. Спектакльнең телевизион версиясе «Татарстан – Яңа гасыр» каналында русча тәрҗемә белән күрсәтелде. Әлеге спектакльдә төп рольләрнең берсен Рузил Гатин башкарды. Бүгенге көндә ул Ла Скала, Копенгагендагы Королевская опера һәм Россиянең зур театрының чакырылган солисты.

2016 елда консерватория янәдән С. Сәйдәшевнең музыкаль әсәрләренә мөрәҗәгать итте, тамашачыларга «Наёмщик» драмасының концерт яңгырашы тәкъдим ителде.

Бүгенге заман авторларының әсәрләре

Казан консерваториясе белән тыгыз хезмәттәшлектә торучы бүгенге көн татар авторлары арасында консерватория тәмамлаган композиторлар Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Эльмир Низамов исемнәрен атарга кирәк. 2012 елда М. Шәмсетдинованың «Җир уллары трагедиясе» ораториясе дөнья күрде. Концертта опера студиясе солистлары, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры белән берлектә чыгыш ясады. Алар гына түгел, чарада Казан консерваториясе укучылары, Казан музыка көллияте, «Хыял» камера хоры, «Нәүрүз» хоры, «Әллүки» балалар хоры һәм башка музыка мәктәпләренең иҗат коллективларыннан торган җыелма хор да катнашты. Бу премьерага кадәр бер ел алдан композитор Эльмир Низамовның диплом эше булган «Алтын Казан» мюзиклы С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Соңрак исә әлеге мюзикл Республика көнендә Казан кунакларына «Казан» яшьләр үзәге янында ачык һавада күрсәтелде. Узган елның декабрендә «Алтын Казан» мюзиклының яңартылган куелышы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә гөрләде.

Тагын нинди яңалыклар?

2020 елның декабрендә Казан консерваториясе Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышлап «Чын мәхәббәт» дип исемләнгән концерт оештырды. 2021 елның гыйнвар аенда Нәҗип Җиһанов тууга 110 ел тулу уңаеннан композиторны искә алу кичәсе узды. Мирсәет Яруллинның 80-еллыгы «Кеше» ораториясе куелышы белән билгеләнеп үтте. Концерт куелышында Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» опералары яңгырады.

Алда ниләр көтелә?

Татар әсәрләре белән эшләү дәвам итә! Сентябрь аенда коллектив «Хуҗа Насретдин» спектакле белән Мәскәүдә үтәчәк «Видеть музыку» музыкаль театрлар фестиваленә чакырулы. Ә агымдагы елның ноябрь аенда К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Н. Җиһановның «Түләк» операсы күрсәтеләчәк.

Казан консерваториясе ректоры вазифаларын башкаручы профессор Вадим Роберт улы Дулат-Алеев студентларның опера сәнгатен алга таба да дәвам итәргә ниятли һәм Казан консерваториясе каршында Музыкаль театр булдыру кирәк дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк