Логотип
Журналда укыгыз

Хыялыңа хыянәт итмә

Римма Никитина белән әңгәмә.

Искәндәр Шакиров

Сәхнәдәге чыгышлары белән ут яндыручы җырчы, татар эстрадасының «зажигалкасы» Римма Никитина белән күпләребез таныш. Сәләтле һәм тырыш җырчы кыз тиз вакыт эчендә татар сәхнәсендә танылу алды һәм үз тамашачысын табуга иреште. Ул ирегетләрне бер мизгелдә үзенә гашыйк итә, ә яшь кызлар аңа охшарга тели. Шулай да Римманың балачагы һәм кызыксынулары турында без бик аз беләбез. Җырчының мәктәп еллары, балачак хатирәләре һәм иҗат серләре турында үзе белән сөйләштек.

 

– Римма, үзең белән таныштыр әле? Син кайда тудың, укыдың, балачак елларың ничек узды? Бала чагыңда иң зур хыялың нинди иде?

 

– Питрәч районының «Керәшен Сердәсе» дип аталган бәләкәй генә бер матур авылында тудым. Авылда 10 класс укыдым да Мәдәният һәм сәнгать университетының иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек (СКД) факультетына укырга кердем. Бала чагымда җырчы булам дип уйламадым, полиция мәктәбенә укырга керергә дип йөрдем.

 

Бала чагыңда син нинди идең? Сыйныфташларың белән һаман да аралашасызмы?

 

– Шук, русча әйтсәк «без тормозов», балачагым агач башында узды. Җиденче сыйныфтан бирле мотоциклдан төшмәдем. Малайлар белән уйнап үстем. Курчак урынына машина белән уйнап, окопта атышлы уйнап үтте балачак. Сыйныфташлар белән аралашабыз. Whatsapp-та төркемебез бар, көн дә «туса» безнең анда, кем кая йөргәнне, нәрсә эшләгәнне белешеп торабыз. Сыйныфта 9 малай, 4 кыз укыдык.

 

– Син бала вакытыңда бакчада эшләп үстеңме әллә инде күбрәк шәһәр баласы булдынмы?

– Барыбыз да эшләп үстек инде, җәен бәрәңге бакчасы, чөгендер эшкәртеп. Каз бәбкәсе, үрдәк бәбкәсе саклап мәш килә идем. Мин авыл кызы. Авыл кызы булуым белән горурланам. Бер вакытта да яшермәдем авыл кызы булуымны.

 

– Мәктәп елларыннан кызыклы хатирәләрең белән уртаклаш әле.

 

– Мәктәптә укыганда да тик тормас идем, берничә малайның борынын сындырганым хәтердә, футбол уйнаганда күп эләккәләде. Гомумән малайлар миңа сүз әйтергә курка иде, сугыша идем. Мәктәптә бикләнеп калганым исемдә, шашка-шахмат түгәрәгенә төшкән идем, сыйныфка кердем дә калганнарны көттем, кызыклы китап укып онытылганмын, ә идәннәр юучы апа минем кергәнне күрми калган. Бәйрәм алды булу сәбәпле түгәрәк башка көнгә күчерелгән икән, шулай итеп мин мәктәптә бикләнеп калганмын. Ул вакытта телефоннар юк иде бит, тәрәзәне ватып чыктым, икенче көнне әти белән тәрәзә куйдык.

 

– Музыка, җыр сәнгатенә мәхәббәтне кем уятты?

 

– Әнинең әнисе Саба районының Килдебәк авылында яшәп мәрхүм булды, ул да минем кебек нәзек җырлаган. Әнием Ракыя бик матур җырлый, ул безнең авылда «Чулпы» ансамбленең төп солисткасы. Апам Альбинаның да җырга сәләте бар. Аның белән бергә туйлар, юбилейлар алып барабыз. Игезәгем Тимофей бөтенләй җырламый.

 

– Син сәхнәдә бик үзенчәлекле хәрәкәтләнәсең. Бию белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләндеңме?

 

– Биергә кечкенәдән яратам, кызганыч, мәктәптә укыганда авылда биергә өйрәтүче булмады, түгәрәкләр юк иде. Профессиональ бии белмим, музыканы үзем ничек тоям – шулай биим. Дус кызым Альбина Фатхриева берничә бию дәресе бирде. Әле яңадан йөрергә җыенып торам, вакыт кына җитми. Аның бию мәктәбе Сабада урнашкан, ә мин Казанда торам. Шул гына. Ә болай үзем биим, ничек бар – шулай.

 

Син узеңне нинди җанр артисты дип саныйсың? Ни өчен шул юнәлешне сайларга булдың?

 

– Татар эстрадасына «зажигалка» буларак килеп кердем, азмы-күпме үземнең тыңлаучыларым «минем хорошийларым» Аллага шөкер бар. Яшьләр стилендә эшләү миңа ошый, үземнең озын күлмәк киеп басып җырлаганымны күз алдыма китерә алмыйм. Минем өчен иң авыры – сәхнәдә бер урынга басып бер ноктага карап җырлау. Андый очракта үземне кая куярга белмим, хәтта үземнең тормыштан алып язылган салмак җырларым күп булса да. Җырлый, бии белмисен, дип күп тәнкыйтлиләр! «Җырың җыр түгел!» – дип. Минем җырларым – ул минем тормышым, һәрберсе тормышымдагы ниндидер вакыйгадан соң язылган җыр.

 

Соңгы арада син бик еш Мәскәүгә йөри башладың? Әллә каланы да яуларга исәбең бармы?

– Мәскәү… Әйе, якынайды. Тиздән Мәскәүдә ниләр майтарганны белерсез, әлегә әйтмим. «Алдан кычкырган күкенең башы авырта!» – дип әйтә иде безнең нәнәй. Шуңа әлегә сер булып калсын. Көтәргә күп калмады инде.

 

Элвин Грейның «Татнефть Арена» боз сараенда узган концертыннан соң син «Мин дә мондый стадионны җыя алам!», – дидең. Мондый уңышка ничек ирешергә өметләнәсең?

 

– Әйе, бу минем хыял – «Татнефть Арена»да барлык «хорошийларым»ны җыеп ут чыгарып «Мои хорошие, Зажжём!»ны җырларга! Әкренләп мин моңа да килеп җитәрмен дип уйлыйм. Иң мөһиме – эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә! Эшләсәң барысы да була. Үз хыялыңа беркайчан да хыянәт итмәскә – минем тормыш девизым.

– Синең иҗатыңа кагылышлы берничә сорау бирим әле. Җырларыңны кем яза? Клипларыңның сюжетларың кемнәр иҗат итә?

 

– Җырларымны күбесенчә үзем язам, көен дә сүзләрен дә. Репертуарымдагы 90 процент җырларым үземнеке, көе дә, сүзләре дә. Алардан тыш кавер җырлар, ретро һәм берничә автор җырлары бар. Клипларымны якын дустым Айдар Шаймарданов белән төшердек, сценарийларны бергә уйлаштык, төп фикере минеке.

 

Римма Никитина образын тудыруда кемнәр катнаша? Иҗатыңда профессиональ продюсер катнашуы сизелә.

 

– Римма Никитина образын үзем тудырам, бәйрәм булдыручы, ут чыгаручы кыз – бу минем асылым. Костюмнарымны да үзем иҗат итеп тектерәм, чигелешен үзем чигәм.

 

– Син музыкадан башка тагын ниләр белән шөгыльләнәсең? Бәлки синең хоббиларың бардыр?

 

– Картинг яратам! Бу спорт төреннән мөкиббән. Мотоцикллар белән кызыксынам. Берәр ярышта катнашып карыйсым килә, зур тизлекне яратам!

 

– Күптән түгел синең инстаграм челтәреңдә ниндидер егет белән кочаклашып төшкән фото барлыкка килде. Бу турыда кешеләр бик күп сөйләделәр. Шул уңайдан үзеңнең шәхси тормышың турында да сөйләп кит әле.

 

– Шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм. Шуңа да ул һәркемнең — шәхси! Шуны гына әйтә алам, бүгенге көндә янымда мине яратучы кешем бар, алга таба ничек буласын вакыт күрсәтер. Әлегә кияүгә чыгарга җыенмыйм.

 

– Бүгенге көндә киләчәккә нинди хыяллар, максатлар белән яшисең?

 

– Бүгенге көндә яңа җырлар язам. Яңа проектлар уйлыйм. Яңа клип төшерергә әзерләнәм, кыскасы, тормыш кайный!

 

Җавапларың өчен рәхмәт! Уңышлар сиңа, Римма!

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2019 елның август санында бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк