Логотип
Журналда укыгыз

Матурлык эзлим

...Зиннур Хөснияр – язучы, публицист. Кызыклы шәхес. Моңа кадәр язмаларымда: «Журналыбызның бу санында фәлән-фәлән кунак», – дип яза идем. «Сәхнә» журналының нигез салучысы һәм баш мөхәррире Зиннур Хөснияр үз «өендә» үзе кунак була ала микән?!..

...Зиннур Хөснияр – язучы, публицист. Кызыклы шәхес. Моңа кадәр язмаларымда: «Журналыбызның бу санында фәлән-фәлән кунак», – дип яза идем. «Сәхнә» журналының нигез салучысы һәм баш мөхәррире Зиннур Хөснияр үз «өендә» үзе кунак була ала микән?!..

«Без бит авыл малайлары...»

 – Хәзерге заман журналистикасында үзгәрешләр булырга тиеш микән, Зиннур абый?

 – Мин үзем яңалыкны, калыпларга туры килеп бетмәгән стильне үз итәм. Классикага нигезләнгән йолаларны кире какмасам да, үзгәрешләр кирәк дип саныйм. ТНВда бер журналист эшли иде. Исемен әйтмик, кирәкмәс. Арыш басуыннан репортаж бара. «Бу арышмы, ул ничек үсә?» – дип сорый журналист. Агрономга бирер башка соравы юк микән? Көтелмәгән сорау бир син. Әңгәмәң ихлас чын булсын. Шуңа күрә журналларны да үзгәртеп торырга тырышабыз.

Сез үпкәчеме?

– Юк.

Сезне үпкәләтеп булмыймы?

Белмим. Нинди мәгънәдә?

Мәсәлән, наках сүз әйтеп?

Нахакны яратмыйм. Ялган сүз сөйләсәләр, сөйлиләр инде... Кем нәрсә генә сөйләми?.. Замананы гаеплибез инде. Әмма элек тә шулай булгандыр ул. Хәзер бары тик гайбәт сатучылар, нахакка гаеп атучылар күбәйде. Мин коммунистик илдә тәрбияләнгән. Безнең өчен әхлак тәрбиясе беренче урында иде. Аннан соң без бит авыл малайлары.

Сез Биектаудан бит?

Хәзер Биектау, дибез. Элек авылыбыз Дөбьяз районына кергән.

Телегез каты.

– Син Актаныштан бит. Әйе, синең өчен телебез каты тоелырга мөмкин. Безгә кайтсаң, телебезне аңламассың да. Әмма бездә дә яхшы кешеләр яши. Без ата-ана тәрбиясенең ни икәнен белеп үстек.

Ата-ананың үзара мөнәсәбәте баланы тәрбияли. Бала гаиләдәге даирәне күреп, тоеп үсә. Көмәндә вакытта ук баланы тәрбияли башларга кирәк, диләр. Килешәм. Хатын-кыз эченнән генә татарыбызның матур көйләрен көйләргә, бары тик матур музыка гына тыңларга тиеш. Аның рухи халәте балага күчә. Баланың холкы нәкъ менә шушы вакытта формалаша да.

Сез гаиләдә ничә бала идегез? Идегез дип сорыйммы, әллә һаман барыгыз да исәнме?

Без биш бала идек. 29 яшендә энем һәлак булды. Искә дә аласым килми... Аның Мәскәүдә кызы бар, аралашып торабыз.

Әниебез исән, шөкер. Әткәй 83 яшендә инсульттан китеп барды. Ул җан биргәндә, барыбыз да аның янында идек, үкенечле булмады. Танышларым бар – кайсы хастаханәгә генә: «Әтиемне терелтегез», – дип бармадым. «Хур кызлары» романын тәмамладым әле. Ул китап итеп әлегә басылмады, бары тик «Сәхнә» журналында гына аудио форматта чыгып бара. Әти турында да яздым бу әсәрдә. «Бирсен Ходай әтиле тәхет һәр гаиләгә. Дөнья әти тәхете тирәсендә әйләнә. Гаилә – ул ил, әти – ханы, без – гади халкы», – дип яздым.

Үскәндә хулиган идегезме?

– Авыл егетләре белән бер дуслашып, бер сугышып үстек. Мәктәптә укыйсы килмәүдән дәресләрдән кача идек. Ике олы апам булуы белән мин бәхетле булдым. Алар китап укый иде. Шулардан күреп, миндә дә китапка, әдәбиятка карата кызыксыну хисе уянды. Татар теле һәм әдәбияты дәреләреннән инша язганда, укытучы грамматикага – дәү икеле, ә эчтәлеккә бишле куяр иде.

– Авылларда күрше-күләм сүзе дә ишетелә әле ул.

– Безне авыл тәрбияләде. Кайчак усал әтәчкә яискә ата казга тондырасың килеп китә...Ә күрше апа тәрәзәсеннән карап тора. Менә шушы тәрәзәләр тәрбияләде безне. Урам тәрбияләде. Хәзер бу күренеш юк, кызганыч.

Сез үзегезнең балаларыгызны ничек тәрбияләдегез?

– Зилә үзеннән-үзе китаплар укыды. 6-7 сыйныфларда ук философия белән кызыксына иде. Кызыксыну гына түгел, ул аны аңлый иде. Улым ялкау булды, ул укымады. Аның өчен иң кызыгы компьютер иде. Аны мәҗбүр итеп китап укыттым. Бары тик китап укыса гына, уйнарга рөхсәт иде! Китапны кулына бирү генә түгел, әсәрнең эчтәлеген дә сөйләтә идем. Баланы тикшерергә кирәк. Эчтәлеген сөйләми алган чаклар да була иде, әлбәттә... Әмма үзе: «Укыдым», – ди. Шулай итеп берничә тапкыр тикшергәч, эчтәлеген сөйләтми башладым, аңа карата ышанычым туды. Бер заман аны эзләп йөрим, ә ул кроват артында китап укып утыра. Менә! Хәзер: «Тыңламыйлар, балаларны Интернеттан аерып булмый», – диләр. Ничек булмасын инде?! Эшкә киткәндә, мин Интернетка пароль куеп китә идем. Улым, үсә төшкәч, ул парольне белде, үзенчә «чиште». Иренмичә, Интернетның кабельләрен тартып алып, үзем белән эшкә алып китә башладым. Бетте. Бала аңлый һәм синең шартың белән килешә. Башта өй эшләре, аннан соң 1-2 сәгать уйнап алу.

«Батырлык эшлисем килә иде...»

Быел сезгә 60 тула. Әз түгел...

– Беләсеңме, менә 60 яшемне тутырам һәм аңлыйм: мин бу дөньяда батырлык һәм матурлык эзләгәнмен икән. Шушыларны гына. Батырлык – мәсәлән, лапас түбәсеннән сикерү һәм башкалар. Шушы батырлыкны эзләп, армия сафларына киттем. Махсус гариза яздым.

Армиягә бармый кала ала идегезме?

Качарга тырышучылар булды һәм булачак. Бәлки, мин дә, качасым килсә, төшеп калыр идем. Армиягә 18 яшьтә алалар, гадәттә, ә мин Педагогия институтында биш ел укыдым. Әгәр мәктәпкә эшләргә барып, 27 яшемә кадәр укытсам, бармый кала ала идем. Ә минем армияне күрәсем килде... 18 яшьлекләр белән бер рәттән киттем. «Ялкын» журналында эшли идем бу елларда. Акчасы да бар иде, киенүем дә яхшы гына иде. Ә бу 18 яшьлекләр такыр башлы. 19 яшьтәгеләр «дед» булып йөри, ә мин әле «салага»...

Әфганстан сугышының бик кызган вакыты иде бу. 1984 еллар. Шунда барырга дип гариза яздым.

Утның үзенә сикердегезме?

Батырлык эзләдем бит. Берәү: «Син сугышка барырга тиеш түгел, син укыган», – дип, мине кире Казанга алып кайтты. Украинаның Остер шәһәренә эләктем. Бу шәһәрне армиядә хезмәт иткән һәркем белә. Анда иң кырыс таләпләр иде. Шушы вакытларда Әфганстанга барам дип тагын бер гариза яздым.

Ник ашкындыгыз?

Күреп кайтасым килде. Аннан соң Әфгәнстанда хезмәт иткәннәргә фатир бирәләр иде. Мин кечкенә чактан ук десантник булырга хыялландым. Батырлык эшлисем килә иде...

 – Батырлык эзләү башкалардан аерылып тору өчен түгелме?

– Юк, килешмим. Язучы кеше тормышны күрергә тиеш дип уйлыйм мин. Авыл белән Казан арасын гына күрү җитми. Чит илләрдә булырга, армиянең ни икәнен үз җилкәләреңдә татырга кирәк. Армия күпкә өйрәтте. Йокы һәм ашау эләкми иде диярлек. Якшәмбе көнне чәйханага барып, коржик белән бер стакан лимонад эчсәк тә, үзебезне бик затлы ресторанда утырган кебек хис итә идек.

 – Курку хисе булгандыр?

Үлем бар инде ул. Аллаһ үзе саклап калды. Мин Әфгәнстанга бармадым. Әмма баручылар арасында кире әйләнеп кайтмаучылар булды. Мин дә алар белән барырга тиеш идем... Белүемчә, кайберләре беренче атышта ук һаләк булган. Алты-җиде бер гаепсез егет...

Сезнең ротагызда, якындагы роталарда татарлар бар идеме?

– Юк, мин татарлардан бердән-бер идем. «Татар-моңгол» дигән төшенчә бар иде ул вакытта. Аларның миңа шикләнеп карауларын сизә һәм белә идем. Мин моңгол бит, шуңа курыктылар. Конфликтлар чыкса: «Кирәк булса, сез татарны мәңге онытмаслык итә алам», – дия идем. Котлары оча иде тегеләрнең. Безне, татарларны, нәкъ менә «моңгол» дип белүләре миңа ул вакытта бик ярдәм итте дип шаяртырга яратам мин.

Улыгыз хезмәт иттеме?

– Юк. «Атаң синең өчен дә хезмәт итте инде...» – дип шаярткалыйм. Ул армия дигәнен кайчак төштә күрәм. Әле хезмәт итү вакытым бетмәгән икән, һаман мине чакыралар икән...

Ник бармады? Ул батыр түгелме?

Укырга керде дә бармый калды. Әмма бу армиядән качу түгел.

Акча түләп, армиядән качучылар турында ни әйтә алырсыз?

– Берни әйтә алмыйм, чөнки армиядәге бүгенге хәлләрне белмим. 1986 елда армиядән кайттым, 90 нчы еллар башланмаган иде дә. Хәзер анда нәрсә икәнен белмим... «Дедовщина»сы да бардыр.

«Тәре тәнемә тиде – мин югалып калдым»

Батырлыгын тапкансыз, ә матурлыгы?..

Беләсеңме, яшь вакытта ук матурлык эзлисе калган икән. Матурлыгы булса, батырлыгы да була икән аның. Матурлык булмаса, батырлык була алмый.

Армия дигәннән, Украина, Белоруссия кызлары матурмы соң? Татар кызлары чибәррәктер, ә?..

Кызлар белән аралаштык. Качып та чыга идек инде... Европага якынрак булганга микән, анда мәхәббәт иреклерәк. Әмма дөньяда татар кызларыннан да матуррак кызлар юк. Башка милләт егетләре дә нәкъ менә безнекеләргә кызыга. Матурлык – ул татар кызы. Халкыбызның милли стратегиясе нигезендә дә әхлаклы татар кызларын тәрбияләү ятарга тиеш. Менә, Алинә, син дә матур чиста татар кызын тәрбиялә. Ул татар милләтенең дәвамчысы булсын.

– Армиягә киткәндә, хатыныгыз Нурия апа белән сез танышмы? Ул сезне озатып калдымы?

Без таныш идек. Армиягә китүемне мин аңа хатта хәбәр иттем. «Әйләнеп кайткач, өйләнешербез...» – дип яздым. Хат барып җитүгә, ул яныма килеп җитте. Елады... Әфгәнстан, армия турында төрле сүзләр йөри иде бит. Тегенең туганы үлгән, монысы кайтмаган һәм башка хәбәрләр. Аның сүзенә, үтенеченә колак салу да Әфгәнстанга бармавыма бер сәбәп булды.

Катнаш никахларга ничек карыйсыз?

– Рус кызлары кайнар була, диләр иде. Яшермим, рус кызы белән йөрдем. Чибәр, матур иде... Кочаклашу, бер гаепсез мөнәсәбәтләр булды. Әмма берсендә тәресеннән ток суккан кебек булды. Чит һәм ят! Тәре тәнемә тиде – мин югалып калдым. Гафу үтендем, һәм без башка күрешмәдек.

Катнаш никахка мин объектив фикердә. Татар кызы башка милләт егетенә кияүгә чыкса да, татарлыгын югалтмаса, бик яхшы. Әмма, руска чыкса, тиз вакыт арасында руска әйләнә бит хәзергеләр. Татар халкын саклап каласы иде. Әле татарларны мишәрләргә бүлеп маташтылар. Нинди мишәр булсын ул?! Татар бит ул! Дөбьязның да сөйләме башка төрле. Әйдәгез дөбьяз халкын оештырыйк.

Диалект.

«Диалектология» фәне – бер тиенгә дә кирәкмәгән фән ул. Бүлделәр инде... Татар бит алар!

Бу рус кызын яратмагансыздыр сез...

– Тәре барысын да хәл итте. Ярату – бит ул химик процесс.

Беренче тапкыр студент чакта гашыйк булдым. Укудан кайтып барам, бер кыз күрдем... Яндым, беттем! Өстәвенә татар кызы иде әле.

Таныштыгызмы?

Юк, яна-яна, тулай торагыма кайтып киттем. Кабат күрдем соңыннан. Әмма йөргән егете булган икән. «Егетем бар шул...» – дип үкенгән формада әйтте ул миңа. Шуннан соң бер атна авырдым – дөнья бетте.

 – Нүрия апа бу хатын-кызга охшаганмы соң?

 – Бу кызның тормышын фаҗигалырак булган дип ишетелде соңыннан. Аңа охшаган кызны мин берничә елдан соң Бауман урамында күрдем. Кыяфәтләре – копия. Ул минем бүгенге хатыным!..

Сезгә кызыгучы кызлар булгандыр? Нүрия апа көнләшми иде микән?

Булды инде, күп булды хәтта... Көнләште микән, белмим. Кайткач, сорыйм әле. Мин үзем көнче түгел. Мәхәббәт мәсьәләсендә генә түгел. Хөсетлек һәм көнләшүне мин кабул итмим. Тарихка карасак, татар үзен хөсетле булу сәбәпле югалтты да инде. Ханнарның һәрберсе беренче булырга тырышкан, алар үзара көндәшлек иткән, бер-берсеннән көнләшкән. Бүгенге заманда кеше бигрәк тә көнче.

Кызларны рәнҗеткәнегез бар идеме?

Хатлар яисә дусты аша мәхәббәтен белдерүчеләр булды. Җавап алмаганнары бар иде инде. Һәммәсе дә бераз рәнҗегәндер. Алар миннән игътибар көткәннәрдер, әмма мин берәү генә бит.

Иҗатчылар да бер-берсеннән көнләшәме?

Журналистлар, язучылар, артистлар арасында хөсетлек бик көчле. Әмма минем табигатемә бу сыйфат салынмаган. Менә син уңышка иреш, кем генә сөенер икән?.. Мин үзем берәүнең әсәрен укысам, сөенәм. Үзенә барып әйтәм, кешеләр арасында шушы әсәр турында сөйлим. Алтынчы дистәне түгәрәкләр алдыннан уйланам: хөсетлек кешене эченнән кимерә, үтерә икән.

Көнчелекнең төсе булмаса да, «ак көнчелек» дип сөйлүчеләр бар.

Ярыш булырга тиеш. Әмма башкаларны батыру максаты булырга тиеш түгел. Кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк, дибез. Бер яктан карасаң, бу – изге эш, әмма нның игезендә эгоизм ята. Мисал өчен, берәрсенә яхшылык эшлим икән, җаныма рәхәт була. Андый кешедә депрессия булмый. Хәзер абруйлы бизнесменнар бауга менә, авылларда үзләренә кул салучылар да бар... Элек ул депрессиянең ни икәнен дә белмәгәннәр. Башканың уңышына түзә алмыйча, кеше үзен-үзен бетерә.

Башкаларга кирәк булу – бәхет?

– Әлбәттә, бәхет. Гаилә, балалар – бәхет! Дустыңа син бүген кирәк, ә иртәгә – юк. Ә балаңа син гомер буе кирәк. Яшең барган саен, балалар сиңа кирәк була. Ярдәм генә түгел, ә, әйтик: «Әти», – дип матур итеп эндәшүләре кирәк.

«Иҗат кешесенең хатынына Аллаһ сабырлык бирсен»

Проституциягә мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?

Булды, «Хур кызлары»н язганда. Әгәр син теманы белмисең икән, бу хакта бармактан суырып кына язып булмый. Кызыксындым, эзләндем. Хәтта очрашкан вакытлар да булды. Бер танышым «мамочка», хезмәте бардель белән бәйле. Кызларның моңа кадәр кайсы өлкәдә эшләүләрен, Татарстанның кайсы районыннан икәнен белештем. Шуларны өйрәнмәсәм, бу романны язарга алынмаган булыр идем.

Язучы үз героена гашыйк буламы?

Мин менә хәзер «Хур кызлары» романындагы Зөбәйдәгә гашыйк. Ул тормышның төрле борылышларына, упкыннарга очрый, ләкин бирешми. Зөбәйдә татар булуы белән горурлана. Менә шундый Зөбәйдәгә гашыйк мин.

Проституция якларында йөргәч, хыянәт итәсе килгән чаклар булгалагандыр? Нүрия апа моңа ничек карый?

Ул минем ни белән шөгыльләнгәнемне белмәде, язам, иҗат итәм бит. Әмма мин якынлыкка кермәдем. Минем профессиям – күпне белергә тырышу. «Таһир-Зөһрә» газетасын чыгарганда, Вакыйф Нуриев белән төнге клубка барып, бер материал тупламакчы идек. Әмма төнге клубка барып җитмәдек. Хәзер икебез дә алтмышта, барып булмастыр, күрәсең.

Баштарак сез «Таһир-Зөһрә», «Салават күпере», «Сәхнә» һәм башка матбугатны үз акчагызга чыгардыгыз дип беләм. Нүрия апа акчаны нәкъ менә иҗатка сарыф итүегезгә каршы түгел идеме?

Дөнья, әлбәттә, акчага корылган, акчасыз яшәп булмый. Әмма, минемчә, беренчедән, йөрәк кирәк! Акча үзеннән-үзе килә ул. Аккош күлендә йорт салдык. Шуны сала башлагач, балалар: «Әти, ташла, фатир да җитә», – диде. Юк, миндә үҗәтлек бар. Аны ничек салганымны үзем генә беләм. Акча ташып тормый иде.

Минтимер Шәймиев президент иде әле ул чакта. Ул «Салават күпере» турында: «Бу журналны хөкүмәт чыгарырга тиеш– диде.

Нүрия апаң математика укытучысы. Ул иҗаттан ераграк, профессиональ эшемә бик тыкшынганы юк. Иҗат эше белән шөгыльләнүемә каршы булуын хәтерләмим. Миңа кияүгә чыкканда татарчасын белми иде әле ул. Хәзер генә синнән дә, миннән дә яхшырак белә. Иҗат кешесенең хатынына Аллаһ сабырлык бирсен.

«Таһир-Зөһрә»не яптыгыз.

Үкенәм. Аның урынына үз теләгем белән театр турында «Сәхнә» журналын ачтым. Максатым – «кызган» фактлар, үтерү, көчләү турында язмау. Бу да матурлык эзләү булгандыр, күрәсең. Аяк чалучылар да булмады түгел... «Сәхнә»не дә Минтимер ага дәүләтнеке итте. Бүгенгәчә чыгып бара, Аллаһка шөкер.

Нигә Аллаһ иҗат кешесенең хатынына сабырлык бирсен, дисез?

– Кайвакыт Нүрия апаң сөйли, ә мин үземнекен уйлыйм һәм аны ишетмим. Ул: «Мине ишетмисең», – дип үпкәли дә кайчак. Әле өстәвенә авариядән соң колак та ишетми бераз. Хатыным холкы буенча ябалак, ә мин – тургай. Нүрия төшке аштан соң «яши генә башлый», ә мин иртән үк очынам. Иртән тып-тын бит... Рәхәтләнеп уйланырга, иҗат итәргә була, беркем сиңа комаучаламый. Кичен, гаиләбездә савыт-саба шалтырап китсә, хатынның минем белән бәхәсләшергә көче булса да, минеке булмый, һәм, әлбәттә, бәхәс башланмый. Менә әйбәт! Ә иртән мин кызып китсәм, ул ишетми, я җавап бирми.

Эшне башлап җибәрү – бер хәл, әмма кертелгән акча үзен акламаса?..

– «Салават күпере» журналын мин үз балаларым өчен чыгарган кебек бастырдым. Аларга ошамаса, номерны эшкәртеп бетерә идем. Ошый икән, димәк, укучыга тәкъдим итәргә ярый. Йөрәк кирәк! Нәкъ менә ихластан ышанып, үземә дип эшләсәң, барысы да килеп чыга.

Кызып киткәндә, сез ай-һайдыр...

– Мин кызу кеше, әйе. Улым миңа охшаган. Әмма мин кабынам да сүнәм, чөнки адым саен гашыйк булам. Йөрәк 18 дә!.. Кайбер иҗатчылар яшь вакытында бер дөрләп яна да, вакыт үткәч, сүнә. Миндә алай булмады, шөкер. Хәзер дә иҗади планнарым бик зур. Миңа түрәлек тә, исемнәр дә кирәкми. Элек тә кирәк түгел иде, вакытында җылы урыннар тәкъдим итүчеләр булмады түгел.

«Үзем дә Иблис киңәше белән күп йөрдем»

Зилә апа «Салават күпере» журналының баш мөхәррире. Аның эшегезне дәвам итүе бик яхшы.

         – Зилә чын татар кызы булып үсте. Әмма аның турында журналистиканы түгел, психологияне сайлар дип уйлый идем. Ул балалар бакчасына барганда бер рус сүзен белмәде. Аңа: «Русча өйрәнмә, татарча бел», – дип тукыган кеше булмады. Өйдә атмосфера үзе шундый булгандыр. Зилә берсендә балалар бакчасыннан елап кайтты. «Анда әллә нинди телдә сөйләшәләр, бүтән бармыйм», – ди. Мин аңа бу телнең рус теле булуын әйттем. Бер атна эчендә өйрәнде, чөнки ул, гадәт кебек, башкалардан күчә. Тигәнәк кебек ябыша... Илдә шул тел кулланышта булгач, башка чара юк.

Зиләдә миндә булмаган сәләтләр бар. Ул бик яхшы рәссам. Ә әшемне дәвам итә алуы – әлбәттә, бәхет.

Зилә ханым бердән-бер кызыгыз. Сез «Хур кызлары»нда: «Бирсен Ходай әтиле тәхет һәр гаиләгә. Дөнья әти тәхете тирәсендә әйләнә. Гаилә - ул ил, әти - ханы, без - гади халкы», – дип яздым», - дисез. Зилә апа аерылып кайткач, әти йөрәге нишләде?.. Рәнҗедегезме?

– Кияүне белә идем... Әйе, мин таләпчән, усал, әмма демократ. Үз кызымның иреген ничек чиклим, ди. Борчылмадым, шушы нәтиҗәгә әзер идек. Үзе әйбәт малай инде ул... Кызым минем кебек гашыйк булучандыр, аңа да ут капкандыр. Ә ул яндыра... Уйландырдың. Һәр ата-ана үз баласына бәхет тели – монысын төгәл беләм.

«Сәхнә»не кем дәвам итәр икән?

Зилә балалар дөньясы белән яши, «Сәхнә» аныкы түгел. Изге урын буш тормас. Әле үзем дә пенсиягә җитмәдем. Быел июльдә пенсиягә чыгарга тиеш идем, югыйсә.

Син бик дөрес сорау бирдең. Кем дәвам итәр?.. Бездә матурлыкка, яхшы мөнәсәбәтләргә дефицит була башлады. Журналистлар да азая. Юбилей уңаеннан интервью бирергә киңәш иттеләр. Кемгә бирергә икән дип уйладым. Менә син исемә төштең дә синең белән аралашырга булдым.

– Әхлак, дисез. Әмма пычраклыгы булган һәм булачак инде.

Аллаһ үзе шулай яраткан. Ул очраклы рәвештә Иблисне яратмагандыр дип уйлыйм. Иблис һәрберебез дә бар. Котырта, әйди... Кайвакыт Иблис яхшы киңәшләр дә биргәли әле ул. Берәр чибәр туташны күрсәң, барып танышырга чакыра. Мәхәббәт башлана... Үзем дә Иблис киңәше белән күп йөрдем. Авылга җәй айларында Казан кызлары кайта иде. Аларның мамыкларын туздыра идек, ә...

Сез намазда түгелдер?

Юк, әни гел әйтеп тора, ул абыстай. Теләгем юк, ләкин мин дин турында күп яздым. Коръәннең аңлатмаларын укыдым – аңламадым. Библиясен дә укыдым, шулай ук авыр. Тәүрәтне кулыма алдым – аңлый алмадым. Аннан соң Коръәнне сүккән һәм мактаган мәкаләләрне күп укыдым. Аннан соң Тәфсирне кулыма алдым һәм күпмедер аңладым. Шактый өйрәндем... Коръәнне аңлау һәм белү өчен бер кешенең генә гомере җитми. Әлегә намаз кылу күңелемдә юк.

Күңелгә килер микән ул бер?

Белмим, әлегә мәртәбә итеп күрмим. Мин аунап яткан алкашларны беләм, әмма хәзер алар мулла булган... Ни бу?! Балаларым догаларны яттан белә, әмма менә мин догаларны истә калдыра алмыйм.

– Ир-ат гаиләне акча ягыннан тәэмин итәргә тиеш, килешерсез. Журналист булып ир бу максатына ирешә аламы?

Килешәм, бу – ир-атның төп бурычы. Катлаулы мәсьәлә. Без инде журналистларның гонорарларын күтәрү турында күптәннән сөйләшәбез. Ачыктан-ачык әйтсәк, бу юлга кереп киткәнемә кайвакыт үзем дә үкенеп куям. Эшмәкәр юлын сайласам, бәлки, бүтәнчә яшәгән булыр идем. Ни кызганыч, бүген журналистикада эшләүче ир-атлар гаиләләрен акча ягыннан карый алмый. Сузып, тартып кына...

Әле элегрәк сезгә фатир биргәннәр. Хәзер яшьләр ипотекага «баткан».

Мөгаен, хәзер яшьләргә безгә караганда авыррактыр. Әйе, без фатир алдык. Ә яшьләр, дөрес әйтәсең, ипотека түли. Акчасы да табылыр аның, әмма 25 ел кредит түләү турындагы фикер, таракан кебек каезлый-каезлый, кешене аңгырайтырга мөмкин. Нишләп Советлар союзында ил, дәүләт халыкка бушлай фатир бирә алган, ә хәзер юк?.. Тормыш матураер әле, ихластан ышанасым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк