Логотип
Журналда укыгыз

Мине сәхнә дәвалый

Сиринә Зәйнетдинова – гасырга бер туа торган, энҗе бөртегенә тиң җырчыларыбызның берсе. Һәр күзәнәге моң белән сугарылган икәнлеген күз карашыннан ук тоемларга була. Бүген ул «Сәхнә» журналының мөхтәрәм кунагы.

Сиринә Зәйнетдинова – гасырга бер туа торган, энҗе бөртегенә тиң җырчыларыбызның берсе. Һәр күзәнәге моң белән сугарылган икәнлеген күз карашыннан ук тоемларга була. Бүген ул «Сәхнә» журналының мөхтәрәм кунагы.

– Сиринә, җырчы булу синең хыялың идеме?

– Әйе, җырчы булу – балачак хыялым. Бәхетле язмышыма, әти-әниләремә рәхмәтлемен, теләгемә аяк чалмадылар, чөнки үзләре дә җыр-моңга гашыйк кешеләр. Сәләтемне, җырлауга омтылышымны күреп, 2001 елда мәктәпне тәмамлагач, әнием мине җитәкләп Казанга Мәдәният һәм сәнгать институтына алып килде. Уку йорты бусагасын бик дулкынланып, ныклы ният белән атладык. Күренекле җырчыбыз Винера Ганеева каршында Зәйнәб Фәрхетдинова репертуарыннан «Туган йортым» дигән җырны бер сулыштан җырлап бирдем. Аннары «Яшьлегем хисләре»н җырлап күрсәттем. Винера ханым таң калып: «Тумыштан сәләтле икәнең күренеп тора, тавышың халыкчан. Без сине укырга алабыз, ләкин быел түләүле урыннар гына каралган. Әйдә, киләсе елга кил», – диде. Бер ел буена ничек түзеп яшәргә кирәк дип, әти-әни белән уйлаша башладык. Балачактан гел сәхнәдә булдым, күп чараларда чыгыш ясый идем. «Нурлатнефть» оешмасы мәктәбебезне үз канаты астына алган оешма иде, аларга мөрәҗәгать иттек. Нефть чыгару оешмасының уставы буенча шул өлкәдәге белгечләрне генә түләп укыта ала, ә мин ул категориягә кермим. Районыбыз башлыгы белән бергә «Татнефть» оешмасы генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновка хат яздык, аннан рөхсәт килгәч, и сөенештек!.. Искәрмә ясап, оешма мине 3 ел дәвамында түләп укытты. Тормыш юлымда яхшы кешеләр очрап тора, Аллага шөкер. Ышанычларын аклыйсым килде, бик тырышып белем алдым. Әкренләп репертуарымны тупладым, чыгарылыш имтиханында бик куанып махсус минем өчен иҗат ителгән «Кызыл миләш» исемле җырны башкардым. Аны кафедрабызның концертмейстеры Сәйдә Вәлиди танылган шагыйрәбез Эльмира Шәрифуллинаның сүзләренә иҗат иткән иде.

2003 елда тормышымда зур яңалык булды, кияүгә чыктым. Ирем Айрат үзебезнең яктан – Нурлаттан. Кызыбыз дөньяга килде, укуымда бер елга академик ял алдым, аны тагын бер елга озайтмакчы идем дә, әнием шулчак төпле фикерен әйтте: «Әйдә, баланы үзебез карыйбыз, вакыт бара, укуыңны дәвам итәргә кирәк». Милициядә эшләгән әтиемнең дә лаеклы ялга чыккан чагы иде, киңәшләштек тә шулай итәргә булдык. Яшь җырчыларга киңәшем шул – белем алып, сәнгать дөньясында ныклы адымнарыңны тойгач кына гаилә корырга кирәк икән. Мин менә кыенлыгын татыдым. Баламнан аерым яшәүдән йөрәк телгәләнде, аның да күңеленә нык бәрде, ул чакта мине ничек сагынуларын кызым хәзер дә елый-елый сөйли. Мин юлга чыкканда тәрәзәне ватардай булып ашкынулары хәтеренә уелып калган. Минем тәкъдирем шундый булгандыр инде. Әби-бабай кочагында назланып үскәнлектәндер, Эльвинабыз кечкенәдән бик чая булды. Ул бик аралашучан, сәләтле бала, Нурлаттагы балалар бакчасында аннан башка бер чара да узмый иде. Чыгарылыш кичәсендә дә тәрбиячеләре «эх, йолдызчыгыбыз китте» диешеп озаттылар. Тормышлар бераз җайлангач, икенче сыйныфка күчәр алдыннан Эльвинаны үз яныма Казанга алып килдем. Кызыбыз быел 9 сыйныфны тәмамлады. Чит телләр үзләштерүне үз итте, киләчәген шул өлкәдә күрә. Музыкаль кызыксынулары да күбрәк шул юнәлештә.

Иҗат тормышымның башында Нурлат авторлары бик нык ярдәм итте. Сабит Миңнеханов, Сәмигулла Рәхмәтуллин, Фәүзия Мөхәммәтова, аның кызы Роза үзләренең иҗат җимешләре белән репертуарымны баеттылар. Алар белән һәрчак элемтәдә яшим, мөмкинлегем булганда, оештырыла торган иҗат кичәләренә кайтырга тырышам. Уңышлы җыр уртак хезмәт нәтиҗәсендә туа. Башкаручы сәхнәгә чыгып, авторларның фикерен үзенең күңел җылысына төреп тәкъдим итә. Җырның язмышы исә тамашачының ничек кабул итүеннән тора. Минем өчен беренче чиратта җырның эчтәлеге мөһим, кеше язмышы, көчле кичерешләр, хыянәт, аерылышу, авырлыкларны җиңү... Интернет аша иҗади материал күпләп килеп тора, кайбер җыр авторлары мин кабул итмәгәнгә үпкәлиләрдер дә, ул яктан бик сайлаучан мин. Ринат Мөслимов, Гөлнур Айзатуллова, Сания Әхмәтҗанова, Роберт Әхмәтҗанов, Ринат Вәлиев, Марсель Иванов, Фәрит Хатыйпов, Айдар Фәйзрахмановлар белән актив иҗади хезмәттәшлектә. «Бишек җыры», «Җәяүле буран», «Иминлекме, әни», «Туган авылым» җырлары да халык тарафыннан бик җылы кабул ителде. Айдар Фәйзрахмановның һәрчак эзләнүдә булуы сокландыра, һәр елны үзенең концертына чакыра, рәхәтләнеп оркестрка кушылып җырлыйм.

Казаныбыз кайнап тора, җырчы кеше өчен мөмкинлекләр бик күп, тырышлык куйсаң, үзеңне күрсәтергә була. Башкаручыны төрле конкурслар үстерә, алар барысы да имтихан, катнашкан саен бер баскычка күтәреләсең. 2007 елда Рәшит Ваһапов исемендәге җыр бәйгесендә 2 дәрәҗә лауреат булу бәхете насыйп булды. Аның оештыручысы Рифат Фәттаховка бик рәхмәтлемен, ул сәләтемне күреп алып, төрле төбәкләрдә Филүс Каһировның концертларында каннаштырды.

Берара сабакташларым Рәфинә Ганиуллина, Рифат Хөснияров, Раяз һәм Рәсим Фасыйховлар белән «Туган авылым» ресторан-күңел ачу комплексында эшләдем. Башкалабызга килүче туристлар бирегә күпләп килә иде, мин алар хозурына милли моңнарыбызны чагылдырган җырларны тәкъдим иттем. Җырчы өчен ресторанда җырлауның бер ояты да юк, дип саныйм. Мин бер эштән дә курыкмый идем. Студент чакта диспетчер хезмәтен дә үтәдем, түләп укыганга күрә стипендия алмадым, тулай торак та бирелмәгәнгә, фатир арендалау өчен эшләргә туры килде.

2010 елда «Татар моңы» конкурсында катнашып, беренче премия лауреаты булдым. Беренче турда чыгышларыбызга жюри бәя бирде, мин «Таң атканда» җырын башкардым. Икенче турда «Сусау»ны җырладым, ул турда залдагы тамашачылар тавышын исәпкә алдылар. Андый бәйгеләрдә музыкаль коллектив җитәкчеләре, продюсерлар яңа башкаручыларны күзәтеп йөри, әлбәттә. Бер елдан «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы филармониягә җырчы эзләүләре билгеле булды, мине дә шунда кастингка чакырдылар. Бу очракта да миңа бәхет елмайды, сайлауны узып, 2011 елда Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаштым. Бүгенге көндә дә биредә эшлим. Әлеге оешмада эшләү минем өчен яңа мөмкинлекләр ачты, бердәм коллективта эшләве рәхәт. Хезмәттәшләреңә карата ихтирам һәм эшне оештыру, аның өчен җаваплылык югары дәрәҗәдә. Юлга чыгып киткәндә гомеребез, сәламәтлегебез өчен күңел тыныч. Пандемия вакытында бик күп видеопроектлар булдырдык. Шушы катлаулы чорда да филармониябез тырышып эшләде, күз уңында булды, әлеге авыр мизгелләр безне тагын да берләштерде. Коллективта бердәмлек булганда барысын да җиңәргә була.

«Визит карточкаң» дип кайсы җырларыңны саныйсың?

– Иң беренче популярлык казанган җырым – «Ак күл». Чыгышларымны ошатып, 2012 елда мине Казанда эшләп килүче «Яшьлек» ансамблендә җырларга чакырдылар, бик теләп ризалаштым. Репетиция вакытында бер ханымның бик матур җыр башкаруын ишеттем. Аны заманында Зөлфия Шакирова, Хәмдүнә Тимергалиевалар җырлаганын белми идем әле, бик яраттым, репертуарыма алырга булдым. Ул җырны баянга кушылып башкарып, «Кайнар хит» проектына тәкъдим иттек, ул беренчелеккә чыкты. Иҗатташ дусларым да сокланып: «Син бу җырга яңа сулыш өрдең, бик үзенчәлекле килеп чыккан», – диделәр, авторлары да рәхмәтләрен белдерде. Икенче җырым – «Яшәү яме», аны да халык бик яратты, мәҗлесләрдә иң еш җырлана торган хитка әверелде. Хәтердә тиз кала, якты, авырлыкларны җиңеп яшәргә өнди торган җырны Гөлнур Айзатуллова бик авыр вакытларында иҗат иткән, мин дә йөрәгем аша уздырып җырладым.

Әлеге җыр авыр вакытларда үзеңне дә рухландырадыр?

– Әлбәттә, көч бирә. Ләкин борчулы, кайгылы вакытта җырлый алмыйм, һәрвакытта тамагыма төер утыра. Бераз җайланып киткәч кенә моңланып йөри башлыйм. Мине сәхнә дәвалый. Эшебез булып торсын иде. Тамашачы алдына чыгасы килеп тора, бу авырлыклар вакытлыча булсын, тавышларыбыз яңгырап, залларыбыз тулы булып торсын, бер-беребездән илһам, яшәү көче алып яшәргә язсын. Гел моңлы җырлар башкарып елатасың, моңлатасың, дәртлерәкне дә җырла, диләр. Күңелле җырларым да бар минем. Кызу җыр дигәч тә ул мәгънәсе ягыннан сыек булырга тиеш дигән сүз түгел.

Холкың буенча син нинди кеше?

– Нәрсә генә булса да, күзләрем гел яшьтә инде, сөенечтән дә, көенечтән дә дигәндәй, нечкә күңелле кешемен. Шунлыктандыр, күңелемдә кайчак көйләр дә туа, иң беренчесен Гөлфия Шакированың «Җырларым сезнең хакта» шигыренә иҗат иттем. Гөлүсә Нугаеваның әни-әниемнең туган авылы Үрнәккә багышланган шигыре дә мине җыр иҗат итәргә илһамландырды. «Моңлану» җырының текстын елый-елый укыдым да үзеннән-үзе көй чыкты. Халык аны да яратты. Анда шундый юллар бар: «Чын мәхәббәт татымаган кеше бер ялгызы калып карасын. Бәхетләргә юллар урау». Андый язмыш миндә генә түгелдер, безнең очракта үкенечле булмады, ул вакытта нәкъ шулай эшләү кирәк иде. Тәкъдиремдә баламның әтисе белән яңадан кушылырга язган булган. Ул да, мин дә башка гаилә корып яшәдек. Шулай итеп ун елдан соң, яңадан юлларыбыз кисеште, болай булыр дип беркайчан да уйламаган идем, тормыш шаккаткыч борылышлар ясый. Һәрвакыт, әгәр тагын әни булырга насыйп булса, балаларым бер канлы, бер әтидән булырга тиеш дигән уйда булдым. Шундый уйлар кушылуыбызга этәргеч биргәндер дә. Хәзер тормышыбызга бөтенләй башкача, акыл күзлегеннән карыйбыз, максатыбыз – 16 яшьлек кызыбызны иңне иңгә куешып аякка бастыру. Үз әтисеннән «Кызым» дип эндәшкәнне ишетү бүтәнчә шул ул. Җырчының бәхете – аның иҗатын хуплаган, концертлары алдыннан борчылып уздырган төннәрендә юаткан, ерак сәфәрләргә чыгып киткәндә изге теләкләрен әйтеп юлга озаткан, исәнлеге, шатлыклары өчен җан аткан гаиләсе булуда. Кызым, кызымның яраткан әтисе янәшәсендә генә мин үземне тулы бәхетле хатын-кыз, җырчы итеп тоям. Бу тормышта күңелеңә якын кешене табу бик читен. Айрат белән соңгы кушылуыбыз булып, бүтән аерылышулар күрергә язмасын иде. Ялгышлар һәркемдә була, икебез дә сабак алдык. Ирекле булуымны яратам, ниндидер чикләргә кертү ошамый, иҗат кешесе сайрар кош кебек, иректә генә тавышы тиешенчә яңгырый. Айрат ул яктан мине аңлый, беркайчан да тәнкыйтьләгәне булмады. Мәхәббәтсез яши алмыйм, янәшәмдә аның барлыгын тою мөһим. Ике яклап та әти-әниләребез куана, кызыбыз да бәхетле.

Тагын нинди хыяллар белән яшисең?

– Янәдән әни буласым килә. Эльвинага иптәш кирәк. Кызганыч, әти-әниләр һәм өлкән буын мәңгелек түгел. Ниләр генә булса да, киләчәктә кызымның сыеныр, киңәшләшер туганы булырга тиеш дип саныйм. Без менә өч бертуган кыз, тыныч, назлы гаиләдә тәрбияләндек, бер-беребезне гел сагынып торабыз. Әтиебез дә, әниебез дә бик нечкә күңелле кешеләр, без дә шундый булып үстек. Үземнең дә гаиләм ишлерәк булсын иде. Иң зур теләгем – якыннарымның исән-сау булуы. Һәр кеше бәхетле булырга хаклы, беркемнең дә күңеле китек булмасын иде, иртә-кич Ходайдан шуны сорыйм. Күңел тынычлыгыннан да зуррак байлык юк. Үз көчең белән тапкан малыңның бәрәкәтен күрү дә кирәк. Өйдә тынычлык, сәламәтлек булса, үз-үзең белән гармониядә яшәсәң, барлык хыялларны да тормышка ашырып була дип уйлыйм.

Узган елны Казанда, Нурлатта, Кукмарада, Самара өлкәсенең Камышлы авылында хезмәттәшем, якташым Рөстәм Насыйбуллин белән бергәләп «Тормыш юлын җырлап үтсәң иде, дусларыңа моңнар өләшеп» дип аталган концерт программасын тәкъдим иттек. Безнең иҗатыбызны зурлап, безгә ышанып, әлеге проектны оештыруы өчен филармониябезнең режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Исмәгыйлева Халисә Хәлим кызына рәхмәт әйтәбез. Аерым концертлар белән иҗади сәфәрләргә йөрисем килә, әмма бераз курку хисе бар, концертларны оештыру җиңел түгел, җырчылар бик күп бит хәзер.

Кызың белән бергәләп җырлавыгыз да тамашачы күңеленә хуш килде.

– Әйе, әлеге дуэтның барлыкка килүенә «Балалы солянка» проекты этәргеч булды. Гөлназ Сәфәрованың шундый тәкъдим белән шалтыратуына бер көн алдан миңа җырчы, композитор һәм продюсер Гүзәлия «Балам» дигән матур җыр җибәргән иде. Карале, бу җыр безгә туры килә бит дидем дә авторы Рауза Хафизовадан дуэт өчен яраклаштырып язуын сорадым. Эльвина һәр эшенә җитди карый, күп тапкырлар репетиция ясадык. Аллага шөкер, чыгышыбыз бик уңышлы булды. Мондый матур җырга клип та төшерәсе килде, сценариен дустым Раил Рамазанов язды. «Балам – бал, әнием – гөл» – өченче клибым, моңарчы «Җәяүле буран» һәм «Иминлекме, әни» җырларыма төшергән идем. Әлеге кыйсса көчле рухлы хатын-кызлар турында, ни генә булса да, ана баласы өчен җанын-тәнен биреп яши дигән фикер салынган. Март аенда дуэт җырыбыз белән «Лаеклы хит» проектында иң күп тавыш җыеп, беренчелекне яуладык. Тышкы кыяфәтегез дә, тавышларыгыз да охшаган икән, дип язучылар булды. Эльвинаның үзе генә башкарган җырлары бармы, дип кызыксынучылар бар. Туры эфирдагы әңгәмәләрем вакытында кызымны да яныма чакыруны сорыйлар. Мондый игътибарны күреп, ул бик канатланып китте.

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2020 елның июнь санында бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк