Логотип
Журналда укыгыз

Ничек барлыкка килгән яки татар эстрадасындагы шау-шулар

2020 елгы татар шоу-бизнесы нинди булып истә калыр икән? Бу ел бөтен дөньяга таралган коронавирус зәхмәте белән генә түгел, эстрададагы кызыклы хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар белән дә истә калыр. Аллаһка тапшырып, шуларны барлауга күчик.

2020 елгы татар шоу-бизнесы нинди булып истә калыр икән? Бу ел бөтен дөньяга таралган коронавирус зәхмәте белән генә түгел, эстрададагы кызыклы хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар белән дә истә калыр. Аллаһка тапшырып, шуларны барлауга күчик.

«Барс медиа» ни хәлләрдә?..

2020 елның гыйнвар аен искә төшерик. Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең «Инстаграм» челтәрендә серле һәм буталчык видео урнаштырган иде. Мин хәтта үзем дә эшнең нидә икәнен беренче караудан аңламадым. Әмма берничә тапкыр карагач, барысы да аңлашылды: Ландыш аны таныткан «Барс»тан киткән, ширкәтнең генераль директоры Динә Гәрәева белән җырчы Иркәне (Айгөл Миншакирова) гаепли. Ул үз сүзләрен ялган детектор ярдәмендә расларга әзер. Шуны өстәп үтик: моңа кадәр 21 ел дәвамында «Барс медиа»ны җитәкләгән Марат Гәрәев әлеге компаниядән киткән иде. Ул хәтта «Татар җыры-2019» фестиваленә килмәде…

Менә башланды шау-шу! Шунысы мөһим: җырчыларның күбесе Ландыш яклы булды. Гаепләүләр, «кычкырып торган» сүзләр… «Санта-Барбара»дан ким булмады ул. Әле аннан соң Иркәнең машинасына һөҗүм итәргә теләгәннәр дигән хәбәр дә ишетелде.

Шушы хәлләрдән соң «УНИКС» концертлар залында Иркә үзенең тамашасын тәкъдим итте. Мин дә булдым анда. Моңа кадәр берни дип тә җавап бирмәгән Иркә концертында: «Һәрбер коллегама, минем турында сөйләгән кешенең һәммәсенә бәхет, сәламәтлек телим», – диде. Аннан соң тамашачыларны холга чыгардылар. «Шикле әйбер бар» дигән хәбәр таралды. Нәкъ фильмдагы кебек эт җитәкләгән махсус хезмәт вәкилләре, полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Шулай да соңыннан: «Бернинди дә куркыныч әйбер юк», – диделәр дә концертны дәвам иттеләр.

Ландыш «Сәхнә» журналына биргән интервьюсында, ачыклык кертеп: «Соңгы елларда, Динә Гәрәева җитәкче булып сайлангач, гомумән, эшләргә ирек калмады: моннан кысалар, тегендә юлны ябалар», – диде.

Ширкәт «ТМТВ» каналы премиясен онлайн форматта үткәрде. Әмма «ел саен көтеп алынган вакыйга» – «Татар җыры» фестивале 2020 елда гомумән булмады. Бу хакта Динә Гәрәева «Инстаграм» челтәрендә хәбәр итте. Бу шулай ук истә калачак хәл-әхвәлләрнең берсе.

«Барс медиа»дагы бу хәлләрне онытып булмастыр ул. Бездә шулай бит инде: начарлыгы истә кала, игелеге онытыла… Шулай да әлеге ширкәт таныткан җырчылар арасында татар сәнгатенең йөзек кашы булырдайлары шактый.

Римма Никитинаны тагы да таныткан интервью

Җырчы Римма Никитина «Татар-информ» журналисты Алинә Айдаровага интервью бирде.

«Миңа 31 яшь. Татар кызлары кияүгә саф булып чыгарга тиеш, диләр. Бу яшемә кадәр «кем мине кияүгә алыр икән?» дип көтеп утырып булмый бит инде. Әлбәттә, барысы белән дә йокларга кирәкми. Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым. Әгәр син берәр егет белән йөрисең һәм йоклыйсың икән, моның нәрсәсе бар?» – диде ул.

Билгеле, татар журналистикасын «матур түгел», «болай язарга ярамый» дигән кагыйдәләр белән чикләүчеләргә бу интервью бер дә ошамады. Хәтта журналист Алсу Сәләхова «Миңа оят» дип язды. Гомумән, татар телле укучылар җенси мөнәсәбәт төшенчәсенә бик кырыс карый.

Килешик, әлеге интервью чыннан да татар халкының әхлакый кагыйдәләренә туры килмидер. Әмма татарлар түшәк уртаклашмаса, без гомумән дөньяга килмәгән булыр идек.

Челтәрле бизнес коткаручы

2020 ел, гомумән, халык өчен җиңелләрдән булмады. Коронавирус пандемиясе «чәчәк атты», барыбыз да карантинда утырдык. Җырчыларга килсәк, аларга гастрольләргә чыгу, концертлар кую рөхсәт ителмәде. Шулай итеп җырчылар эшсез калды. Ә эшсез калгач, билгеле – акчасыз.

Ярый әле шушы авыр вакытларда «челтәрле бизнес» ярдәм итте. Җырчыларның күбесе бүгенге көнгәчә әлеге бизнеста эшли. Мәсәлән, Сөмбел Билалова, Гөлназ Асаева, Җәвит-Зөлфия Шакировлар, Фирдүс Тямаев – Резидә Әхмәтвәлиева һәм башкалар.

Зәйнәб Фәрхетдинова Илсөягә: «Нинди «юмор» бу, сеңлем?»

Концертында Илсөя Бәдретдинова Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловлар белән бәйле тарих сөйли. Тарихның бер өлеше: «Зәйнәб апа болай итә, Зөфәр абый болай итә… Арттан килеп Зәйнәбне кочаклады, Зәйнәб апа эреп китте, башларын куйды. Шундый матур күренеш, «гримёрка»га охшамаган».

Шушы өзекне үз «Инстаграм» сәхифәсенә куеп, Зәйнәб ханым: «Качып карап торган булсаң гына инде, җаныкаем. Безнең грим бүлмәсендә нәрсә күргән идең шулкадәр? Парлыларга, Зөфәр абыең белән Зәйнәб Фәрхетдиновага күп очракта аерым бүлмә бирәләр иде! Минем сине үз янымда бик күргәнем булмады, хәтердә калмаган. Аңлат әле миңа, нинди «юмор» бу, сеңлем? Концертыңа барырга җай чыкмады», – дип язды.

«Хөрмәтле Зәйнәб апа, мин сезне бик зурлап сөйлим анда! «Бәләкәй чактан аларга охшарга тырышып үстем, чиксез хөрмәт аларга кызыгып җырлыйм». Ә сезгә бер өлешен генә җибәргәннәр, шуңа аңлашылмый. Һич кенә дә начарлап сөйләмәдем», – дип җавап бирде Илсөя Бәдретдинова.

Бу аралашу Интернет кысаларында гына калганмы? Әллә инде Илсөя, итәм, дуэтны Зәйнәб ханымга шалтыратып, ачыклык кертте микән?.. Анысы безнең өчен сер.

Салават һәм Элвин дуслашты?!

Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей арасындагы низаг турында ишетми калучы юктыр. Узган елның иң күңелле яңалыгы – алар дуслашты! Бәлки киләчәктә бергә дуэт та яздырырлар, кем белгән…

Менә шундый хәлләр татар шоубизнесында, алга таба нишләрләр?.. Иң мөһиме – бары тик татар халкына гына хас булган моңыбыз югалмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк