Логотип
Журналда укыгыз

Тәки булдырды

Айдар белән ничәмә-ничә еллар аралашсам да, аны инде белеп бетердем дип әйтә алмыйм. Ул һаман да яңа яклары белән ачыла барды. Әле танышуыбызның баштарак чорларында, мин бөтенләй көтмәгән бер мәлдә, баянын алып, шундый моңлы итеп уйнап җибәрде, хәтта күземнән яшьләр чыкты. Менә миннән булмый бит бу.

Айдар белән ничәмә-ничә еллар аралашсам да, аны инде белеп бетердем дип әйтә алмыйм. Ул һаман да яңа яклары белән ачыла барды. Әле танышуыбызның баштарак чорларында, мин бөтенләй көтмәгән бер мәлдә, баянын алып, шундый моңлы итеп уйнап җибәрде, хәтта күземнән яшьләр чыкты. Менә миннән булмый бит бу. Шундук күңелдә кызыксыну уянган иде. Әле менә берничә ел элек кенә тагын шундый көтелмәгән ягы белән ачылды. Аккош күлендәге дачама каен суы эчәргә килгән иде. Шунда минем мунча мичемне ошатмады. Янәсе, шулчаклы утынны ашый, фәлән-фәсмәтән... Һәм мунча мичемне өр-яңадан чыгарып бирде. Монысы да минем кулдан килә торган эш түгел бит, ә менә Айдар, җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, тәки булдырды. Аның дин юлына ихлас кереп китүе һәм хаҗ кылып кайтулары да күңелемдә берникадәр көнләшү тудырды. Монда да булдырды бит, ә мин киммени, дип куям үземә. Бервакыт Бишбалта якларында йөрибез, икебез дә су кошлары кебек, су яратабыз бит инде. Шулчак Айдар Бишбалта тарихын сөйли башламасынмы! Йотылып тыңладым. Тик күпме вакыт шул тирәләрдә йөрсәк тә, ул сөйли башлаган, ул белгән тарихның ахырына барып җитеп булмады...
 

Бу хатирә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында кабатланмас образлар иҗат иткән талантлы артист Айдар Хафизовның тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаучы истәлекләр китабыннан алынды. Автор-төзүчесе – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк