Логотип
Журналда укыгыз

Тормышта да Хуҗа Насретдин

Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның тууына 80 ел тулган көннәрдә артистның чордашлары һәм сөекле кызы белән матур хатирәләр дөньясына чумдык.

Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның тууына 80 ел тулган көннәрдә артистның чордашлары һәм сөекле кызы белән матур хатирәләр дөньясына чумдык.

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты:

– Әти һәрвакыт мине үз үрнәгендә тәрбияләргә тырышты. «Болай ярамый, тегеләй ярамый» дип түгел, үзенең тормышы-яшәеше белән мисал күрсәтеп үстерде. Ул миңа китаплар ала иде, аларның эченә кайсы  шәһәрдә һәм ничәнче елда алынганын язып бара иде. Әтием белән киноларга, музейларга йөри идек. Ул вакытта күчмә театр Кирмән янында урнашкан иде, аның янәшәсендә генә музейлар эшләп килә. Мин әтинең репетицияләре вакытында бөтен музейларны карап чыга идем.

Мин күчмә театр спектакльләре белән авылдан-авылга йөреп, әти белән әнине ничек хөрмәт иткәннәрен
күреп, сәхнә артында ничек сөйләшергә ярамаганны аңлап, аларның никадәр җитди эш белән шөгыльләнгәнен 2 яшемнән үк сизеп, аңлап үстем. Мине театр тәрбияләде дип әйтсәм дә ялгыш булмас.

Түземле булырга кирәк дия иде әти. Хафаланып, бәргәләнеп чыгып китәргә түгел, авырлыклар алдында сабыр булырга өйрәтте. Аннан соң ул һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләде, мине дә шулай тәрбияләде. Һәрбер нәрсәне тирән мәгънә салып, эчтәлекле итеп эшләргә кирәклекне дә мин әтидән күрдем, үзем дә шулай эшләргә тырышам.

Нинди генә авырлык булса да, төшенкелеккә бирелмичә, һәрбер мизгелнең матурлыгына төшендерә белде.

Шәһәргә чыгып йөрергә яратты. Яңа метро странциясе ачылса да, ул аны тизрәк барып карарга ашыга иде. Шәһәр бәйрәмнәрен дә калдырмады, һәрбер салютны бергә чыгып карый идек. Ул мизгелләр бит башка кабатланмый. Һәр мизгелне күреп калырга, шуңа сөенеп яшәргә өйрәтә иде.

Спорт белән кызыксынуым да әтидән күчкәндер, мөгаен. Чөнки әни өй эшләре белән шөгыльләнгәндә, мине әтигә ияртеп җибәрә торган булган. Әти олыгайган көннәрендә дә җәяү йөрергә ярата иде. Мин кечкенәдән хәтерлим, без «Дом обуви» тукталышында тора идек, шуннан әти Кремль дамбасы буенча эшкә җәяү барып йөри иде. Иртән торгач, әлбәттә, физик күнегүләр ясый иде. Һәрвакыт хәрәкәттә булды.

Әти белән сөйләшеп утырырга бик рәхәт иде. Озак вакыт бер-беребезне күрмичә торгач, гастрольләрдән соң күргән вакыйгаларны сөйли идек. Күңелле хатирәләр белән бүлешергә ярата идек. Ул әти генә түгел, минем фикердәшем булды. Укыган китапларыбыз турында, ниндидер вакыйгалар турында, хоккей белән футбол караган вакытта нәрсә күргәннәребезне,хәтта бергә карасак та, өйгә кайткач яңадан искә төшереп сөйләшә идек. Менә шул мизгелләр минем өчен аеруча кадерле. Әти белән булган һәрбер мизгел якты хатирә булып күңелдә саклана.

Зөфәр Харисов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:

– Наил абый тормышымда бик әһәмиятле урын алып торган, зур эз калдырган һәм тормышымны 180 градуска үзгәрткән шәхес.

Театрга килгәч, Наил абый белән бер бригадада йөрмәсәк тә, гомер буена аралашып яшәдек. Мин аңа һәрвакыт тартылдым. Ул бик уникаль кеше. Ул сәхнәдә Хуҗа Насретдинне уйнады, үзе дә тормышта шуның сыман зирәк акыллы кеше булды. Туган авылында ишетеп калган үзенең әйтә торган аерым мәкальләре, әйтемнәре бар иде, шуларны туры китереп юмор белән кыстырып куя иде. Беркайчан да сүгенмәде, ачуланган чагын да күргәнем булмады, беркемгә тавыш күтәрмәде. Наил абый гастрольләрдә шулкадәр тәмле итеп аш пешерә иде. «Нишләп синең ашың шундый тәмле була соң?» – дип сорагач, салмак кына көлеп: «Күбрәк итеп ит салсаң, тәмле була ул», – дип әйтә торган иде.

Аның белән сөйләшер өчен сүз, тема эзләргә кирәкми иде. Әңгәмә үзеннән-үзе үрелеп бара.

Грим бүлмәсендә дә урыннарыбыз янәшә туры килде. Мәчеткә йөри башлавым, дингә килүем, иман юлына басуым да остазым Наил абыйның йогынтысы. Наил абый  башлангычы белән театрыбыз бинасында намаз бүлмәсе дә булдырылды.

Рольләрне эшләүдә дә Наил абый зур киңәшчем булды. Киңәшләрне дә «син дөрес эшләмисең» дип түгел, «менә болайрак түгел микән ул?» – дип җиңел, кабул итә алырлык итеп бирә белде. Аннан тәнкыйть сүзләре дә җиңел кабул ителә.

Без театрга килгәндә алар Марсель Җаббаров белән бик дуслар иде. Мине беренче көннәремнән үк үз итеп, бер дәрәҗәдә күреп кабул иткән кешеләр. Шулай итеп, әкрен генә мин алар арасына кердем, аралаштым һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен.

Мин театрга 1980 елда килеп урнаштым, яңа елның 14 гыйнварында Опера театры сәхнәсендә «Хуҗа Насретдин» спектакле куелды. Көндез генә билгеле булды, мине спектакльгә чәчтараш итеп билгеләделәр. Шулай без Наил абый белән беренче эш көнемдә үк сәхнәдә очраштык, ул Хуҗа Насретдин, мин — чәчтараш. Бераз каушаганмындыр да инде, беренче сәхнәгә йөгереп чыгуымда пәрдәләргә абынып егылдым! Халык шаркылдап көлде! Шунда да Наил абый мине «бу инде синең зур уңышың, халыкны көлдерә алдың» дип үсендерде.

Артист халкына хөрмәтем зур. Алар искиткеч хезмәт башкаралар. Читтән карап торырга гына җиңел, чөнки тамашачы аның матур ягын гына күрә. Ә сәхнә арты тормышы, бигрәк тә күчмә театры артистларының тормышында кеше ышанмаслык хәлләр була. Наил абыйны туганымдай якын күрдем, арабыздан китүен дә бик авыр кичердем. Рухы шат булсын! Наил абый һәрвакыт безнең күңелләребездә.

Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе:

– Наил Шәйхетдиновның иҗаты турында сөйләшкәндә, аны тормышыннан аерып алып булмый. Мин театрга эшкә 2002 елда килдем, 2003 елда Наил абый уйнаган кинофильм чыкты. Анда ул Чучка ролен уйный иде. Наил Шәйхетдинов сәхнәдә дә, кинода да яшәде. Нинди рольгә керсә, шунда яши. Бөтен тамашачының күз карашы аңа төбәлә. Баш рольдә түгел, кечкенә генә роль булса да, ул халыкны үзенә карата белә. Ниндидер тормышчанлыгы беләнме, үзенә күрә бер сихри көчләре булганмы, аның ихласлыгы йөзеннән бөркелеп тора иде. Гастрольләргә йөргәндә аның белән бик кызык иде. Нинди шартларда булсак та, өлкән артистларыбыз Наил абый,

Исламия апа һәм Роза апа беркайчан да зарланмадылар, барысына да түзделәр. Күчмә театрда ничә еллар спектакльләр куеп йөргән артистларыбыз хәзерге уңайлы автобусларда барып, кунакханәләрдә кунып йөргән вакытта чыккан кайбер җитешсезлекләргә беркайчан да сүз әйтмәделәр. Андый гына хәлләрне күргән инде алар: салам җәелгән трактор арбалары, ат чаналары  дисеңме, эссегә дә салкынга да карамаган, йөрелгән... Алар чыныккан, икмәкнең тәмен һәм ничек итеп
эшләп алынганын беләләр.

Наил абыйның шундый ягы бар иде, ул иптәшләрен, үзеннән кечерәкләрне дә тиешле сүзләрен табып, салмак кына киңәшләрен әйтеп тынычландыра иде. Кайда гына барсак та аны башкалардан шушы тыйнаклыгы, кеше сөйләшкәндә сүз арасына кермәве, тыныч кына тыңлап бетереп, соңыннан үз фикерен әйтеп, киңәшләр бирүе аерып тора иде.

Наил абыйның сәхнәдә уйнаган рольләрен бик сагынабыз хәзер. Халык шундый артистларга йөри бит. Ул – чын артист иде.

Наил абый театрга бик җитми. Бер генә кешене дә алыштырып булмый, ул бары тик охшатып уйнау гына булачак. Һәрбер артист бер генә экземпляр.

Ләлә Миңнуллина, Татарстанның халык артисты:

– Наил абый белән иң беренче тапкыр 1974 елда Т. Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклендә очраштым. Мин театр училищесын тәмамлап килеп кердем. Бу пьеса инде уңыш белән бара иде. Динәне уйнаучы Венера апа Хөснетдинова авырып китте дә, аның урынына мине чыгардылар. Наил абый минем әтине уйнады. Үзен җдә әтиемә охшата идем. Һәрвакыт ягымлы, кайгыртучан, чиста күңелле кеше булды. Гастрольләргә чыгып киткәч, әти-әнине сагынганда Наил абыйга карап юана идем.

Наил абый белән партнёр булып уйнау үзе бер бәхет. Ул шулкадәр сәхнә партнёрларына ярдәм итә  торган артист. Аның һәрбер ролен җаны-тәне белән бирелеп башкаруын күреп, синең Наил абый янында аннан-моннан гына уйнарга хакың юк. Ул биргәнне син дә бирергә тырышасың.

Театрда Наил абыйдан да әйбәт киңәшче юк иде. Ул шулхәтле җайлы, рәхәт кеше иде. Менә бу дөньяда нинди әйбәт сыйфатлар бар, Наил абый шуларның барысын да үзенә җыйган. Үрнәк алырдай кеше. Ул уйнаган спектакльләрнең уңышка ирешәчәгенә инде алдан ук ышаныч бар иде. Наил абый гастрольләрдә йөргәндә дә намазын калдырмады. Һәрвакыт намаз алдыннан матур итеп азан әйтеп, күңелне ниндидер бер илаһилыкка, рәхәтлеккә алып кереп китә иде.

Бергә эшләгән кеше ул шулкадәр якын була икән. Туганнарым шикелле якын иттем. Бер-бер артлы китеп бардылар: Наил абый, Исламия апа, Хәлил абый, Хаҗәр апа... Алар бит театрның алтын баганалары булдылар, бөтен репертуарны тоткан кешеләр. Затлы мәрҗән сибелгәндәй, бер-бер артлы юк булдылар. Алар ышанычлы, алар белән куркыныч түгел иде. Без аларның җылы канатлары астында ышыкланып яшәдек, хәзер бөтенләй җилле ялан кырда япа-ялгыз калган кебек.

Хәтерлим, Празат Исәнбәт куйганС. Шәкүровның «Саф күңелгә тап төшми» спектаклендә Наил абый тискәре роль башкарды. Ул аны шулкадәр оста итеп уйнады, гәрчә үзендә ул сыйфатлар гомумән булмаса да. Әле хатыны үлмәгән, шуның өстеннән инде башка хатынга өйләнергә йөрүче Афзалны уйнады Наил абый. Шушы образына бик шаккаткан идем.

Ул Наил абыйның Гайфие генә ни тора! 20 ел барды бит сәхнәдә. Пәрдә ачылып китү белән сәхнәдә утырган Наил абыйга кул чабырга тотыналар, Наил абый сәхнәдән чыгып киткән саен кул чабып озаталар, килеп керә – тагын кул чабып каршы алалар... Бигрәк яратты халык шушы образын. Соңгы вакытларда Наил абыйның үзен дә «Гайфи» дип кенә йөртә башладылар.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк