Туган җир кадере

Соңгы вакытта К.Тинчурин исемендәге театр тирәсендә барган ыгы-зыгы, шул исәптән баш режиссёрның китүе, киң җәмәгатьчелектә борчу уятып, театрның киләчәгенә шикләнеп караучылар да пәйда булган иде. Бәхеткә, зур тарихы булган театрыбызның көчле коллективы үз миссиясен тирәнтен аңлап яши һәм иҗат итә икән. Моны А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы тулысынча раслады. Театр коллективының әлеге гаять катлаулы әсәргә алынуы да үз көчләренә ышану билгесе булып тора. Спектакльне сәхнәгә режиссёр Илгиз Зәйниев куйган, рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Элмир Низамов, ут куючы – Илшат Сәяхов, сугыш сәхнәләрен куючы – Рөстәм Фәтхуллин.

Теләсә кайсы спектакльнең нигезен драматик текст тәшкил итә. Бу яктан караганда «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев иҗатында гына түгел, бәлки бу дәвер татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләреннән санала. Шул исемдәге повесть 1962 елда языла, рус телендә «Дружба народов«» журналында басылып чыга һәм, аның премиясенә лаек булып, ил күләмендә танылу ала. Ул чорда партия өлкә комитетының идеология бүлеген узып берни әйтә алмаган татар әдәби җәмәгатьчелеге әсәрне яклый алмый, ул татар телендә 10 елдан соң гына дөнья күрә. Режиссёр М.Сәлимҗанов соравы буенча эшләнгән пьеса варианты да обком киртәсен тиз генә уза алмыйча, бары 1987 елда гына театр сәхнәсенә менә. Автор үзе трагедия дип күрсәткән пьесаны И.Зәйниев туган җиренә хыянәт итүе аркасында бәхетен таба алмаган кеше драмасы итеп сәхнәләштерә.

Спектакль сюжетына авылдашларын, туган җирен каргап читкә киткән кеше фаҗигасе салынган. Сәхнә бизәлеше үзенең салкынлыгы, металл чыңы белән җәлеп итә. Алгы планда тимердән эшләнгән икмәк иләү һәм киптерү җайланмалары тора. Алар өстендә арткы планда вокзал күпере сыман тимердән эшләнгән юл-бачкыч калыккан. Ул спектакль дәвамында геройларның киң дөнья белән аралашу яисә очрашу урыны, ә Шәмсегаян белән Мирвәли өчен мәңгелеккә бару юлы да булып тора. Адәм заты һәрвакыт юлда, без бит бу фани дөньяда вакытлы гына. Рәссам әнә шуны да тамашачыга җиткерергә тели. Ә инде сәхнәдән бәреп торган тимер салкынлыгы тормыш авырлыгына, фаҗигале язмышларга, ахыр чиктә кешене санга сукмаган системага ишарә итә. Шуны да билгеләп үтик, Э.Низамов музыкасы спектакльне төрләндерә, геройларның күңел кичерешләре, шулай ук күренешләрнең кырыслыгы музыкаль фон белән баетылып, тамашачыга тәэсир итүне арттыра.

Спектакльдә вакыйга поездда туган ягына кайтучы Шәмсегаянның үлем хәлендә булуын, ә Мирвәлинең исә битарафлыгын күрсәтү белән башлана. Әлеге күренеш гомумиләштерелгән Хорны аңлаткан кара киемдәге кешеләрнең хәл-вакыйгага биргән өзек-өзек репликалары белән үрелеп бара. Әйтергә кирәк, бу өлеш авыррак кабул ителә, сүзләр ачык ишетелми, бу исә сүзнең ни-нәрсә турында баруын аңлауны, гомумән, уен-тамашага кереп китүне кыенлаштыра.

Больница палатасында үләргә яткан Шәмсегаянның (Зөлфия Вәлиева) якты дөнья белән бәхилләшүе, иренә соңгы васыяте һәм Мирвәлинең (Ренат Шәмсетдинов) боларны тыңларга теләмәве, үлем хәлендәге хатыныннан да качарга омтылуы һәркемне тетрәндереп, үзгә халәт тудыра. Ир-хатын арасындагы сәер мөнәсәбәт, аларның эчке драмасын, фаҗигасен тоемлау тамашачыны уенга «алып керә» һәм ахырга кадәр «җибәрми». З.Вәлиева бу мизгелдә гомеренең ахырына якынлашуын ачык белгән хәлдә дә ирен кайгыртучы хатын кичерешләрен төгәл, уңышлы ача. Аның сөйләмендә туган як һавасын сулавына сөенү чагылса, шул ук вакытта гомеренең заяга узуы, туган җиреннән, якыннарыннан читтә гомер итүе өчен үкенү дә яңгырап китә – «яшәмәгән дә кебек!»

Хатынның үле гәүдәсе салынган арбага җигелгән атка утырып туган авылы Карачурага юл тоткан Мирвәли үзенең гомер йомгагын сүтә башлый. Карурман уртасында учак ягып, үз уйларына баткач кына, аның каткан күңеле йомшара, аң төпкеленнән хатирәләр ташып чыга.

Спектакльдәге вакыйгалар безне инкыйлабтан соңгы елларга алып китә. Тамашачы каршында эшкә булган, тырыш, Сабантуй батыры Мирвәли калка. Артем Пискунов герое тапкыр һәм үзсүзле, анда горурлык та хәттин ашкан. Ул тирә-якның иң чибәр кызын ярата. Шәмсегаянны әтисенең күрше авыл егетенә кияүгә бирү теләген ишеткәч, егетнең ярминкәдән качып кайтуын тамашачы борчылу катыш кызыксыну белән каршы ала. А.Пискунов уены төгәл, ачык-аңлаешлы, ул үзенең егетләр арасындагы дәрәҗәсен белеп эш итә. Егет кызны көче, кыюлыгы белән яулап ала. Вакыйгаларда Резеда Сәлахова уйнаган Шәмсегаян кыю, тәвәккәл, кискен адымнарга әзер булып ачыла. Ул ярата һәм яраттыра белә. Кызның хезмәт яратуы, уңганлыгы да тирә-якка билгеле. Шәмсегаянның икеләнүсез ябышып чыгуын да Р.Сәлахова характер үзенчәлеге буларак бирә. Яшьләрнең бер-берсен яратуына тамашачы бер тамчы да шикләнми. И.Зәйниев, мәхәббәт сызыгын үстерә барып, яратышу-кавышу символы буларак, мамык туе аша спектакльне романтик-лирик төсмерләр белән баета. Шул рәвешле ярату һәм яратылу бәхете каршылыклы, сызланулы вакыйгалар өермәсендә якты бер нур булып балкый.

Яшьләрнең ата-ана фатихасыннан башка өйләнешүе каршылыкны көчәйтеп, Мирвәлинең атасы Шәйхеразыйның аларны өйдән куып чыгаруы белән үстерелә. Әмма зур мәхәббәткә бу да киртә була алмый. Таифә карчыкның кечкенә генә өендә бергә үткәргән вакыт аларның гомер юлында иң бәхетле мизгел булып кала. Шәйхеразый ролендәге Сәлим Мифтахов героен җир кешесе булудан бигрәк, сүзен сүз итүче, усал һәм бик саран бай итеп ача. Ул гаиләдә чын мәгънәсендә деспот булып, гомер иткән хатынына “кибәк баш” дип кычкырудан, хәтта камчы күтәрүдән дә тайчынмый. Улы белән киленен дә иң түбән сүзләр белән сүгә: «Мордар кияү белән кәнтәй кәләш кайда?» Матбугатта күренгән кайбер язмаларда Шәйхеразыйны җир кешесе, тырыш хезмәте белән көн күрүче итеп күрергә теләү фикере урын алды. Әмма юкка. А.Гыйләҗев пьесада әлеге героен «карун» буларак тасвирлый һәм С.Мифтахов аны нәкъ менә шул сыйфатын алга куеп иҗат итә. Изге күңеле белән җәлеп иткән Таифә карчык (Зөләйха Хәкимҗанова) мондый бәя бирә: «... ашамады, эчмәде, мәгәр авылны кан костырды». Ә инде бу бәндәнең кем булуына бәйле ноктаны Мирвәли куя: «Үзең казыган чокырга үзең төшмә, Шәйхеразый карун! Җиргә син хуҗа түгел, җиркәйгә анда эшләгән кеше хуҗа. Без хуҗа булырбыз аңа!»

Мирвәли күңелендәге үзгәрешләр, әти-әнисе вафатыннан соң, туган нигезгә кайткач башлана. Әтисеннән калган байлыкка ия булу белән аның «эченнән мәңге туймас аҗдаһа килеп тә чыга». «Шушы мал-мөлкәт бүгеннән башлап минеке! Мин хуҗа!» – әлеге сүзләре белән тамашачы каршында икенче төрле Мирвәли пәйда була. Сандыкларга янә йозак салына, капкага эчтән терәү куела һәм ... ир үз эченә бикләнә. Дөрес, яшь ир акылындагы әлеге үзгәрешләр тулысынча дәлилләнми, психологик анализ җитми һәм бу әсәрнең йомшак урыны. Моны атаклы психолог З.Фрейд ачкан “аңсызлык”ның аерым шартлардагы чагылышы дип билгеләргә кала. Үч иткәндәй, колхозлар төзү, кулакларны читкә сөрү башлана. Моңа кадәр үз хезмәте белән көн күрүен яхшы белгәнгә, кулаклар исемлегенә кермәс өчен, Мирвәлидән өендәге мал-мөлкәтен хөкүмәткә тапшыруын сорыйлар. Моны яшь ир үзен кимсетү дип кабул итә һәм, бар байлыгын балта белән тураклап, өенә ут төртеп, кара төндә хатыны белән авылдан чыгып кача. А.Пискунов Мирвәлидәге әлеге дуамаллыкны, үз-үзен белештермәс хәлдә тузынуын, ачу-үпкәнең вулкан булып бәреп чыгуын уңышлы ача. Аның яралы йөрәге гаделсезлеккә әрни, акылына җен-шайтан кереп ояли. Ул ярсып авылын каргый: «Күрдегезме Мирвәлинең кем икәнен? Гайрәтен таныдыгызмы? Яныгыз! Мең ел икмәк уңмасын монда. Корышып катыгыз. Карачура халкы ачка кәкрәйсен. Каһәрле җир!»

Читтә яшәүче Мирвәли тамашачы каршында өченче төрле булып ачыла. Р.Шәмсетдинов үз эченә бикләнгән, башын күтәреп кеше күзенә карамый торган кеше образын иҗат итә. Аның әрнүдән каткан күңеле хатынына да ачылмый. Урлашмавы, сүгенмәве, карта уйнамавы белән «сәер» Мирвәли, бераз аракы эчкәч кенә, тегермәндә бергә эшләүче иптәшләренә сыкранулы җанының бер читен ача. Ашык иләү корылмаларыннан аккан икмәккә батып, күмелеп яту күренеше Р.Шәмсетдинов героеның бөтен әрнүен ачып сала. Аның сүз-репликаларында туган авылын сагынуы, таңнарда сикереп торуы, яланаяк урамнарга йөгереп чыгуы, ялгыз айга карап моңлануы – барысы да сагыш булып чыга. Әнә шундый халәт кичереп тә, моны иң якын кешесеннән – хатыныннан яшерүен, каткан җанының эремәвен аңлавы бик кыен. Ачу-үч хисе каплаган күңелендә яраткан хатынына җылы, ягымлы бер сүз калмавын, аны онытып яшәвен дә акыл кабул итә алмый.

Шәмсегаян исә татар хатыннарына хас сыйфатлары белән ачыла. З.Вәлиева герое гаять сабыр, тыйнак, кешелекле булып, ирне ир итеп яши. Аның һәрбер эш-гамәлендә, мимика һәм хәрәкәтләрендә иренә булган хөрмәт, аны бөтен барлыгы белән ярату чагыла. Артистка ире өчен үз бәхетен корбан иткән хатын образы иҗат итә. Шәмсегаянның 40 ел буе туган авылын, басу-кырларын, якыннарын сагынып, шул сагыштан авыру хәлгә килеп тә, бернинди гамәл кылмавын бары шуның белән генә аңлатып була. Аның сагышлары чагылыш тапкан ак сөлге – З.Вәлиева героеның күңел дөньясын, сафлык-чисталыгын, матур уйларын чагылдырып, кешенең туган җире белән аерылгысыз бәйлелегенә ишарә итә. Шул ук вакытта сөлгенең озын, ак юл символы булып килүе, алар хыялланган бәхетле, матур тормыш юлын белдерә. Ул исә чор-заманга бәйле Мирвәли белән Шәмсегаянга язмыш китергән фаҗигале тормыш юлы белән чагыштырыла.

Гомеренең ахырына якынлашуын сизгән Шәмсегаян ирен туган авылына кайтырга күндерә: «Син акылыңа килерсең дә Карачурага кайтып баш орырсың дип көттем мин. Озак көттем, бик озак. Кырык ел! Инде көтәр чамам юк!» Иң мөһиме, шул вакытта Шәмсегаян Мирвәли күңелендә үзгәрешләр башлануга нигез булырлык сүзләр әйтә: «Сине хөкем итәрлек кеше (...) – син үзең».

Станциядән туган авылына кадәрге араны үткәндә Мирвәли, үткән гомеренә бәя биреп, үзе кылган эшләрдән беркая кача алмавын аңлауга килә. Аның «Мине, безне җир хуҗалары дип игълан иттеләр дә, кимсеттеләр. Кимсеттеләр! Аягымны шул чакта каймыктырдым ич мин! Аннан инде аупән-таупән атлап киттем. (...) Нигә шулай сукбай булып җиде ят җирләрдә гомеремне зыяга үткәрдем?!» дигән сүзләре артында хатасын аңлавы, үкенүе чагыла. Әнә шундый хис-кичерешләре белән Р.Шәмсетдинов герое авылдашлары каршына килеп тезләнә. Бу – спектакльнең кульминациясе. Туган җирен каргап киткән кешенең тәүбәгә килүе билгесе. Бу күренеш бүгенге яшьләргә дә аталган кебек. Яшь кеше тормыш лабиринтларында буталып, абынып «егылган» икән, туган җире, авылдашлары каршында тез чүгеп, гафу үтенергә тиеш, шуннан соң гына ул яңадан аякка басып, төз адымнар белән атлап китә алачак. Авылдашлары, билгеле инде, Мирвәлине җиңел генә үз араларына кабул итмиләр. Аларның уй-фикерләрен Адаш (Салават Хәбибуллин) җиткерә: «Үз җирен, ата-бабасы кабере өстендәге зәңгәр күкне, каймактай иген кырларын каһәрләгән кешене, күз карасыдай игенгә ут салган кешене ... гафу итәргә?» Өч аршын җир җитә диюче Мирвәлинең җанын телгәләп, ачы сүзләр яңгырый: «авылда 40 ел инде беркем баласына Мирвәли дигән исем кушмый!»

Шәмсегаянга авыл зыяратында урын бирелгән кебек, Мирвәлине дә авылдашлары кабул итә. Татар халкының матур сыйфаты бар: үз ялгышын аңлап тәүбә иткәннәрне ул кичерә дә белә. Әмма Мирвәлинең таушалган йөрәге моны күтәрә алмый... Әнә Мирвәли белән Шәмсегаянның җаннары мәңгелектә бер-берсенә тартыла, әйләнә-тирәгә тынычлык, рәхәтлек биреп мамык бураны оча...

Әнә шул рәвешле, И.Зәйниев алгы планга үзара яратышып та тулы бәхеткә ирешә алмаган фаҗигале язмышларны чыгара. Ул исә, туган җиргә, туган авылга тугрылык төшенчәсе белән кушылып китә. Туган җиреңдәге өч аршын җиргә лаек булу өчен, адәм баласыннан мәгънәле гомер кичерү, хыянәт итмәү, халык язмышын үз язмышың итеп яшәү, кешелекле эш-гамәлләр кылу таләп ителә. Спектакльне сәхнәгә чыгаручыларның тамашачыга әйтергә теләгән төп фикере әнә шул.

Әлфәт Закирҗанов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
759
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Халык борчыла: Илсөя Бәдретдинова ике операция кичергән!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • ГЖФ
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы