Логотип
Журналда укыгыз

Яраткан эшең булсын!

Таныш бул, укучым, «Сәхнә»без түрендә «Керәшен чибәре – 2016», «Зәкәрия» фольклор ансамбле солисткасы Татьяна Ефремова. Иҗат каләмен әле яңа гына чарлап килүче яшь җырчының үзе белән якынрак танышыйк.

Көләч йөзе, матурлыгы һәм буй-сыны белән бер күрешүдә үк үзенә гашыйк итә. Беренче карашка бик нечкә күңелле, йомшак табигатьле булып күренсә дә, аның ныклы холкы, үз сүзе һәм үз йөзе бар. Ә җырлап та җибәрсә... Аллаһы Тәгалә аңа сәләтне дә, матурлыкны да кызганмаган! Таныш бул, укучым, «Сәхнә»без түрендә «Керәшен чибәре – 2016», «Зәкәрия» фольклор ансамбле солисткасы Татьяна Ефремова. Иҗат каләмен әле яңа гына чарлап килүче яшь җырчының үзе белән якынрак танышыйк.

– Мин Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә гап-гади лицейда белем алдым. Беренче сыфныфтан ук мәктәп чараларында, район бәйгеләрендә катнашып, җырлап йөрдем. Үсә төшкәч инде республика һәм россиякүләм чараларда чыгыш ясый башладым. Мәктәп елларында җыр юнәлешен булачак һөнәрем белән бәйләрмен дип уйламаган идем. Ни өчен дигәндә, музыкаль белемем дә юк иде, ә тормышны иҗат белән бәйләр өчен махсус укырга кирәк, никтер ул эш миннән булмас кебек тоелды.

Бу вакыйгадан соң шактый вакыт узгач, үземчә уйланып утырам, хәзер юристлыкка укып чыгып, шул юнәлештә эшкә урнашсам, гомеремнең 25-30 елын кеше проблемаларын чишүгә багышлыйммы?.. Сүз дә юк, ул бик күркәм эш, кешеләргә ярдәм итүгә багышланган һөнәрләрне бик хөрмәт итәм. Әмма зур сәхнәгә чыгып, тамашачыларга үз иҗатың аша матур хисләр, бәхет бүләк итү күпкә рәхәтрәк бит! Бигрәк тә хатын-кыз өчен. Шуңа күрә сәхнәгә булган мәхәббәтем бу мәсьәләдә җиңеп чыкты. Тәвәккәлләп, консерваториягә керергә әзерләнә башладым. Ярты ел вакыт узгач, «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесендә катнашуым тормышыма тагын берникадәр үзгәреш кертте. Биредә жюри әгъзалары миңа ГИТИСка укырга керергә тәкъдим иттеләр. Һәм мин кабат сайлау алдында калдым. Җитмәсә, консерваториягә керү имтиханнары исемлеге ГИТИСныкыннан шактый аерыла иде. «Мәскәүдә кем көтә инде мине?» – дип консерваториягә баруны кулай күрдем. Махсус музыкаль җирлегем булмаганлыктан, бер ел эчендә училище программасын өйрәнеп, училище тәмамлаган абитуриентлар белән бер дәрәҗәдә имтихан тапшырдым. Менә быел консерваториядә укуымны тәмамладым.

– Татьяна, син кечкенәдән җырлап үскәнсең. Әти-әниең сәнгатькә бәйле кешеләрме?

– Мәктәптә укыганда төрле җыр бәйгеләрендә катнашканда, син матур җырлыйсың дип әйтүчеләргә артык игътибар да бирми идем. Әнием  элек авыл клубында эшләгән, бик матур җырлый, җыр текстлары яза, әтием үзе җырламаса да сәнгатькә гашыйк кеше. Авылга кайтсаң бабай гел гармун тартып җырлый, әби дә читтә калмый. Шунлыктан, мин балачакта бөтен кеше дә җырлый белә дип уйлый идем (Көлә). Үземнең дә җырлау сәләтемне әллә ни зур дәрәҗәгә санамадым.

– Һәркемгә матур тавыш бирелсә, кеше үзенең башка сәләтләрен ача алмас иде, минемчә... Нинди гаиләдә тәрбияләндең?

– Әнием белеме буенча математика укытучысы, хәзерге көндә балалар бакчасында татар теле укыта. Әтием сату өлкәсендә эшли. Гаиләдә без ике бала, 20 яшьлек энем бар. Әти-әниемнең туган ягы – Балык Бистәсе районы. Гаиләбезгә хас бик кызыклы үзенчәлек бар – әти-әнием 3 нче буын туганнар. Бу хакта аларга өйләнешкәч кенә әбиемнең апасы хәбәр иткән. Авыл җирендә кемнең кемгә туган икәнен белеп тә бетермәгәннәр, күрәсең. (Көлешәбез.) Шуңа күрә әнием йөкле вакытында минем сәламәтлек өчен бик борчылган. Аллага шөкер, барысы да яхшы булды.

– Син керәшен милли сәнгатен өйрәнәсең һәм аны халыкка җиткерәсең. Бу синең үзеңнең керәшен булуың белән бәйлеме?

– Кечкенә чакта мин бу мәсьәләгә аерым игътибар бирми идем. Авылга кайтасың, анда җырлар, гореф-гадәтләр, сөйләм – барысы да икенче төрле. Мин шуны күреп үскәч, бөтен кеше дә моны белергә тиеш, дип уйлый идем. Үземне бүгенге көндә керәшен мәдәниятен үстерүгә күп көч куям, дип әйтмәс идем. Мин бары тик үземә ошаган эш белән шөгыльләнәм. Күп тапкыр керәшеннәрнең яшәеше, көнкүреше белән кызыксынучы кешеләр белән очрашырга туры килде. Моңарчы мин үзебезне, гомумән, башкалардан аерылып торабыз, дип уйламый да яшәдем. Беренче тапкыр бу аерманы мәктәптә татар теле дәресендә сиздем. 7 нче сыйныфта диктант яздык, алдагы елларда гел бишлегә укыган кызга 3ле куймасыннармы?! «Ничек инде 3ле?! Мин белмәсәм, кем миннән дә яхшы белә татар телен?» – дип гаҗәпләндем. Карасам, «й» урынына бөтен сүзне «җ» хәрефе белән язганмын икән! Йөрәк – җөрәк, йөри – җөри, юк – җук... Кем уйлаган инде аны шулай дөрес түгел дип! (Көлешәбез.) Бу хәл минем өчен бик зур ачыш булды. Өйгә кайту белән әни янына чаптым, шунда ул миңа әдәби телдә бу сүзләрнең дөрес язылышын аңлатты. Аннары интернеттан татарларның һәм керәшеннәрнең милли киемнәрен табып, чагыштыра башладым. Ни өчен аерыла соң? Шушы вакыйгадан соң керәшеннәрнең килеп чыгышына, тарихына карата кызыксынуым артты. Бигрәк тә «Айбагыр» этнолагеренә баргач, керәшеннәрнең никадәр күп булуына шаккаттым. Бирегә Башкортстанда, Татарстанның шәһәр һәм районнарында таралышып яшәүче керәшеннәр бик күп килгәннәр иде.

– Консерваториядә этномузыка юнәлешен сайлавың да юкка түгелдер.

– Әйе, үз халкыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү теләгем башка районнарда яшәүче керәшен балалары белән танышкач тагын да көчәйде. Консерваториядә дә вокал бүлеген сайламавымның сәбәбе — уку программасында халык җырлары булмау иде. Ә минем, киресенчә, керәшен җырларын дөрес итеп җырларга өйрәнәсем килде. Шуңа күрә мин бүгенге көндә «Кем ул керәшен?» дигән сорауга төгәл җавап бирә алам. Минемчә, һәркем үз халкының тарихын һәм килеп чыгышын белергә тиеш.

«Зәкәрия» төркеме белән эшчәнлегең кайчан башланды?

– Консерваториядә ул вакытта инде аспирантурада укучы студент Лилия Җиһаншина теләге белән төрле милләтле яшь коллектив тупладылар. Төркемгә мине дә чакырдылар, югары курс укучылары арасында мин берүзем беренче курс студенты идем. Әле яшь, тәҗрибәсез булганыма күрә, бу коллективта мине озак тотмаслар дип уйлый идем (Көлә.) Төрле милләт вәкилләре җыелмасы булганга күрә бераз курку хисе дә бар иде, билгеле. Бирегә татар, удмурт, мордва, чуаш, башкорт кызлары, һәм керәшен вәкиле буларак мин дә чакырылдым. Без «Зәкәрия» төркеме белән төрле халык җырларын башкарып, Татарстан республикасын төрле милләтле төбәк буларак тәкъдим иттек. Иҗади эшчәнлек дәвамында ансамбльдәге кызлар белән бер-беребезгә карата хөрмәтле, җылы мөнәсәбәтләр урнашты.

Төркем белән республиканың  төрле авылларында концертлар куябыз, елга берничә тапкыр балалар йортлары, картлар йортларына барып хәйрия концертлары оештырабыз. Шулай ук төрле республикакүләм бәйрәм чараларында башкалабыз кунаклары алдында җырлыйбыз, Татарстан республикасы яшьләр эшләре министрлыгы оештырган концерт-чараларда чыгыш ясыйбыз.

Аңлавымча, сез мөстәкыйль коллектив. Ансамбльнең матди чыгымнарын үзегез күтәрәсезме?

– Әйе, без беркемгә дә бәйле түгел. Барысын да үз көчебез белән табабыз. Барлык костюмнарыбыз үзебезнеке. Мәсәлән, мин сәхнәдә үз әбиемнең милли костюмында җчыгыш ясыйм. Аның сандыгында 4 керәшен милли костюмы сакланган иде. Шулай ук башка кызлар да үз халыкларының милли киемнәрен киеп җырлыйлар. Ә бүгенге көндә һәрбер халыкның милли костюм элементларын кертеп барыбызга да бер стильдәге костюмнар тектерү белән шөгыльләнәбез.

– Халык җырларын заманча стильдә тәкъдим итү бер яктан яшь буынны үз тамырларына якынайта, ә олырак буын вәкилләре исә бу жанрны халык көйләрен бозуга тиңли...

– Әйе, без дә беренче тапкыр «Кәрия-Зәкәрия» җырын яңача стильдә эшкәртеп сәхнәгә  чыкканда бик күп тәнкыйть сүзе ишетергә туры килер дип курыккан идек. Шунлыктан төрле фикерләр ишетергә әзер булдык. Әмма, нәтиҗәдә, киресенчә, өлкән тамашачылар безгә халык җырларын яшь буынга танытуыбыз өчен рәхмәт әйтте.

Бу мәсьәләдә бер мисал китерәсем килә. Бервакыт социаль челтәрдәге шәхси битемә чип-чиста фольклор яңгырашлы болгария җырын урнаштырдым. Бу җырга шундый күп уңай фикерләр яңгырады, концертларда шундый җырларны күбрәк кулланырга киңәш итүчеләр дә булды. Шундагы бер ир-атның әйткән сүзе аеруча исемдә калган. «Менә шушындыйҗырларны күбрәк башкарырга кирәк, эстрада белән мавыкмагыз», – ди. Мин аңа каршы сорау бирдем: «2 сәгать буе гел этник җырлар гына башкарсам минем концертыма киләсезме соң?» – дидем. Күп дигәндә, мине белә торган бер 10 кеше җыелыр инде андый концертка. Ни өчен шулай дисезме? Гади тамашачыга андый җырларны кабул итү авыр. Хәтта Сабантуйларда, төрле бәйрәмнәрдә оештырылган концерт вакытында игътибар итсәгез, күңелле җырларны гына тыңларга яраталар. Ә менә чыксын әле сәхнә бер ансамбль, салмак итеп берничә тавышка җыр сузып җибәрсен: берәүләр ашый, икенчеләре сөйләшә башлый, кыскасы, андый чыгышларны бик сирәк кеше тыңлый. Шуңа күрә, бу җырларны тыңлар өчен әзерлекле тыңлаучы кирәк. Икенче төрле әйтсәк, фаст-фудны теләсә кем ашый ала, ә дөрес туклану рәвеше һәркемгә дә җиңел бирелми шул.

Татьяна, синең шәхси тормышың хакында да беләсе килә. Син кияүдәме? Бу тормышта синең өчен нәрсә мөһимрәк: гаилә корумы әллә карьера төзүме?

– Минем бер дә тик утырганым юк. Шуңа күрә кияүдә дә түгелмендер инде (Көлә.) Өйдә утырырга вакытым булмаса да гаилә минем өчен һәрвакыт беренче урында. Атна буе иртәдән кичкә кадәр төрле  мәшәкатьләр белән мәшгуль булам, ә якшәмбене мин тулысынча гаиләмә багышлыйм. Ял көнендә без авылга кайтабыз, туганнар белән күрешәбез. Үзем корачак гаиләдә дә шул ук тәртипләр сакланачак.

– Бу тормышта үз билгеләнешеңне ничек күрәсең?

– Кайвакыт җырлый белмәсәм нишләр идем икән, дип уйлап куям. Җыр һәм сәнгатьтән башка минем тормышым шундый күңелсез булган булыр иде бит! Шуңа күрә үземә җырлау сәләте бүләк иткәне өчен Ходайга, әти-әниемә рәхмәт укыйм. Мин үземнең җырларым белән кешеләрне бәхетле итә алуыма чиксез шатмын, һәм шушы сәләтемне язмышымның зур бүләге буларак кабул итәм.

– Ир-егетләрдә нинди сыйфатларга өстенлек бирәсең? Тормыш иптәшең нинди сыйфатларга ия

булырга тиеш?

– Дөресен генә әйткәндә, күп егетләр миннән курка (Көлә). Талашып сугышып йөрмим, югыйсә! Минем энергетиканы бик көчле диләр, бәлки шуңа да кайбер авырлыклар барлыкка киләдер... Ә үз тиңемә килгәндә, янымда кыю, тырыш, көчле, миңа таяныч һәм терәк булырдай ир-егет күрәсем килә. Ялкауларны яратмыйм, үзем һәр тотынган эшемне җиренә җиткереп эшләргә күнеккән, шуңа күрә миңа салынып утыручы кешене якын да җибәрмим. Ир-кешегә җаваплылык хисе хас булырга тиеш. Ул үзе өчен генә түгел, гаиләсе өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаска тиеш. Шулай ук һәрвакыт уртак тел табарлык, төрле темаларга сөйләшеп булырдай, минем иҗатымны хөрмәт итүче акыллы ир-егет булуын телим. Холкым буенча мин ирек яратам. Мөнәсәбәтләрдә ниндидер катгый тыюлар һәм чикләүләргә түзә алмыйм. Минем ирегемне чикләмәсәләр, мин беркайчан да кешенең шәхси тормышына кысылмыйм.

– 5 елдан тормышыңны ничек күзаллыйсың?

– Ул вакытта миңа әле 27 яшь кенә була. Шулай ук бүгенгечә чәчрәп торырмын дип өметләнәм. Гомумән, картайганчы шундый булырга язсын! Мин әле 100гә кадәр яшәргә ниятлим, Аллаһы боерса. Шулай дип әйткәч, танышларым бик гаҗәпләнә. «100гә кадәр күп инде ул...» – дип аптырашалар. Безнең нәселдә озак яшиләр. Мәсәлән, минем әбиемә быел 89 яшь тула, аның апасына 95 яшь. Аларның олы апалары 98 яшенә кадәр яшәде. Шуңа күрә, безгә әле яшисе дә яшисе!

5 елдан үземне бу җәмгыяттә үз урынын тапкан, уңышка ирешкән хөрмәтле шәхес итеп күз алдыма китерәм. Гаиләле һәм ким дигәндә 3 бала әнисе буласым килә! 27 яшемдә үк булмаса да, зур тату гаилә корасым килә. Якыннарым һәм туганнарым исән-сау булсыннар иде.

Тамашачыларга әйтер сүзең.

– Бу дөньяда һәр кешенең үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүен телим. Иң мөһиме үз эшеңнән канәгать булу. Урамда, яисә метрода «Иртәгә тагын эшкә барасы...» дип уфтанып торучыларны еш очратырга туры килә. «Эшеңне яратмыйсың мени?» – дип сорагач: «Эшне кем яратсын инде?!» – дигән җавап яңгырый. Нәкъ менә шуңа күрә һәркемгә яраткан, күңелгә канәгатьлек хисе бирә торган эш кирәк. Мәсәлән, минем бер дә буш вакытым юк дип әйтергә була. Көн дәвамында студиядә җыр яздырам, клип төшерәм, кайдадыр чыгыш ясыйм яисә спортзалда шөгыльләнәм – мин боларның берсен дә эш буларак кабул итмим, киресенчә, алардан ләззәт алам.

Шуңа күрә бу дөньяда һәркемнең үз тормышыннан тәм табып яшәвен телим. Репертуарыма җырларны да якты, өметле киләчәк турында күбрәк сайларга тырышам. Кеше гомере болай да кыска. Кешеләрнең шатланырга, тормыштан ямь табарга вакыты күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк