Логотип
Журналда укыгыз

Яшисе килеп яшим

Татар халкының җыр-музыка сәнгатендә онытылмас шәхесләр күп булып, аларның берсе – «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре», «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», танылган җырчы, композитор Мәсгут Габдрахман улы Имашев. Ул 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе...

Татар халкының җыр-музыка сәнгатендә онытылмас шәхесләр күп булып, аларның берсе – «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре», «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», танылган җырчы, композитор Мәсгут Габдрахман улы Имашев. Ул 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе, Барда районы Каенавыл дигән авылда туып үсә. Үз төбәгендәге заводларның берсендә хезмәт юлын башлый. Казанда консерватория тәмамлаганнан соң, Әлмәт музыка училищесында, Казан П.И. Чайковский ис. музыка мәктәбендә, М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Казан театр училищесында директор вазифасын башкара. Композитор буларак «Туган ягым каеннары», «Кыр казлары артыннан», «Гашыйклар тавы», «Яралы кош» (И.Юзеев), «Саубуллашу вальсы» (С.Сөләймәнова), «Кукмара» (Г.Зәйнәшева), «Туй күлмәге» (М.Шиһапов), «Тәрәзәләр язга елмая» (Ә.Рәшитов) һ.б. җырлары белән киң танылу ала. Түбәндә редакция кунагы Мәсгут Имашев белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

– Сез – артист, җырчы, композитор, оештыручы, җитәкче буларак киң танылу алган талантлы шәхес. Моның җирлек-чыганагы нәрсәдә?

– Кеше тормышының нигезендә «җаваплылык» дигән төшенчә ята. Нинди эш тапшырсалар да шул эшне җаваплылык тоеп башкардым. Кем булып эшләсәм дә әлеге принципка хыянәт итмәдем. Миңа ышанып тапшырылган эш үтәлергә тиеш дип яшәдем. Бу хис миндә кечкенәдән барлыкка килгәндер дип уйлыйм. Авыл үзенең табигате, кешеләренең ихлас мөнәсәбәте белән җанга уела бит. Ул мине дә гомерем буе озата бара. Әби-бабай нәсихәте эзсез калмый. Мин әниемнән бик күп әйбер үзләштердем, аның якты образы һәрдаим күз алдында булды. Әни вафатыннан соң, әнинең энесе Тәүфыйкъ абый мине тәрбиягә алды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган абыем турында якты истәлек саклыйм. Мәктәбемне хөрмәт хисе белән сагынып искә алам. Әдәп-әхлакка өйрәнүдә мәктәпнең, укытучыларның роле зур булды дип саныйм. Үскәндә йомшак күңелле һәм тыңлаучан бала идем. Тиеш белән тиеш түгеллекне яхшы аңлап, язылмаган кануннарга тугры булып яшәдем.

– Сез театр артисты да булып эшләгәнсез. Шул чорның кайбер хатирәләрен яңартыйк әле...

– Каенавылда тусам да, әнием белән шәһәргә күчеп, шунда 1 нче сыйныфны укыдым. Әнием вафат булгач, Чирез дигән авылга бабайларга кайттым. Алардан ике чакрымдагы Иске Чат авылы мәктәбендә башлангычта укыдым. Туган авылым Каенавылда 7 нчене тәмамлаганнан соң, Иске Чат авыл советы сәркатибе булып эшли башладым. Бераздан туган авылыма сәркатип булып кайттым, аннары клуб мөдире булып та эшләп алдым. Пермь шәһәрендәге тулай торагы булган ФЗӨ мәктәбенә укырга кердем. Аннары завод каршындагы техникумны тәмамлап, мастер-технолог булып эшли башладым. Кичләрен Мәдәният сараенда драмтүгәрәкне җитәкләдем, ансамбль оештырдык. Завод цехлары үзешчәннәре арасындагы конкурстан соң, цех начальнигы болай ди:

«Мин синең җырлавыңны тыңладым, халыкның ничек кабул иткәнен күрдем. Сиңа зур сәхнәгә чыгарга кирәк. Мастерларны мин табармын, ә сиңа укырга кирәк. Син бит татар егете, үзеңнең Казаныңа барып укы, осталыкка өйрән». Аның сүзләре мине кузгатып җибәрде, күңелемә дәрт керде. Август ае иде, җыендым да Казанга киттем. Бу вакытта үзем язган берничә көем бар, музыка язучы – композитор буласым килә. Казанга килеп, консерваториянең ике еллык әзерлек курсларына укырга кердем. Ректор Нәҗип абый Җиһанов һәрберебезне аерым чакырып сөйләште. Каршындагы 28 яшьлек ике бала атасына карап торды да: «Ник картайгач килдең син безгә», – ди. Мин әйтәм: «Киңәш бирүче, этәрүче булмады бит». «Ярар, килгәнсең икән, димәк, сиңа чыннан да музыка җене кагылган инде. Әйдә, тырышып укы. Гаиләң дә булгач, яшәү урыны һәм берәр эш табарга тырышырбыз», – ди Нәҗип абый. Зур сәнгатькә беренче адым әнә шулай ясалды. Укырга кергәч, Камал театрына еш йөрдем, бәхеткә безне студент билеты белән бушлай кертәләр. Үземне зур сәхнәдә сынап карыйсы килә. Камал театры директоры Нәҗип абый Гайнуллин иде. Үземнең кем булуым, кайда укуым, һөнәрләрем белән таныштырдым. Мәскәүдә бер төркем артистлар әзерләнүен беләм, алар кайткач та китәрмен, дим. Әнә шулай бераз әрсезләнеп, Камал театрына килеп кердем. Баштарак күмәк күренешләрдә, икенче-өченче пландагы рольләрдә уйнадым, әкренләп җитди рольләргә дә билгели башладылар. 1961 елны Мәскәүдә укыган артистлар кайтты, әмма алар арасында җырчылар юк иде. «Зәңгәр шәл»дәге Булат роленә опера һәм балет театрыннан Азат Аббасовны чакыралар. Бервакыт мине театрның яңа директоры Рәшидә апа Җиһаншина чакырып, Булат ролен тапшыруларын әйтте. Спектакльне куючы режиссёр Ширияздан абый Сарымсаков, берничә репетиция ясады да, мине сәхнәгә чыгарды. Алга таба байтак җырлы рольләрдә уйнарга туры килде. Әнә шул рәвешле биш ел Камал театрында эшләп алдым. Консерваторияне тәмамлагач, мине Әлмәткә яңа ачылган музыка училищесына директор итеп җибәрделәр. Әлмәттә яшәгәндә дә «Зәңгәр шәл» куелган көннәрдә самолёт белән Казанга кайтып, уенда катнаша идем, ә икенче көнне яңадан Әлмәткә кайтып китәм.

– Сез иллеләп спектакльгә музыка язгансыз, шулай да ничек театр композиторы булып киттегез?

– Камал театрында эшләгәндә Х.Вахитнең «Рәхим итегез!» спектаклен куярга әзерләнәбез. Режиссёр Рәфкать Бикчәнтәев иде, мин дә икенче пландагы рольгә билгеләндем. Пьеса җырга бик бай, ә композитор юк. Кемдер минем консерваториядә укуымны, көйләр язуымны искә төшерде. Рәфкать абый язган көйләремне алып килергә кушты. Аннары артистлар каршында үземнең җырларымны җырлауны сорадылар. Берсен, икенчесен... бишенчесен җырлыйм. Бер җырымны өч тапкыр кабатлап җырладым. Рәфкать абый артистларга карады да: «Менә шушы җыр безнең спектакльдә кызыл җеп булып барачак, бүгеннән өйрәнә башлагыз», — диде. Бу «Әйдә, утыр көймәгә» дигән җиңел лирик җыр иде. Әлеге спектакль 500 дән артык уйналды, халык бик яратып кабул итте. Икенче вакыт Х.Вахит яңа пьеса китергән. Рәфкать абый труппага болай ди: «Яңа спектакль әзерли башлыйбыз, аңа музыка язуны М.Имашевтан сорыйм». Алдагы спектакльгә бит әзер җырны сайлап кына алдылар, ә монда пьеса өчен махсус язарга кирәк. Бераз куркып, шикләнеп калдым. Рәфкать абый, репетициядә утырма, бар кайт, тынычлап музыка яз дип, куып кайтарып дигәндәй, көй яздырды. «Кайда соң син» спектакленә көй-музыка әнә шулай дөньяга килде. Мин шулай спектакльләр өчен җырлар язучы композитор булып киттем. Алдагы елларда Казандагы Күчмә театрның, шулай ук Әлмәт, Минзәлә һ.б. театрларның режиссёрлары соравы буенча спектакльләргә байтак музыка язылды.

– Сез үзегез язган җырларны бик уңышлы башкаручы да бит әле. Гастрольләргә дә еш йөргәнсез...

– Җыр – гомерлек юлдашым. Үземнең җырларымны да, башка композиторларның күңелемә якын җырларын да сәхнәдән күп тапкырлар башкарырга туры килде. Гастрольләргә мин хатыным, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева һәм биюче кызыбыз Әминә белән йөрдем. Аллага шөкер, татар җырын Татарстаннан тыш, Башкортстан, Урал, Себер, Урта Азия авыл-шәһәрләрендә яңгыратырга насыйп булды. Ә инде Казандагы концертларда оныгым

– Җырларыгыз халык күңелендә яши, сәхнәләрдә яңгырый, мәҗлесләрдә башкарыла. Ә бүген композиторлар язган әсәрләрнең күбесе «бер көнлек». Сер түгел, икенче тапкыр эзләп табып тыңлыйсы килми. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Көч, энергия түгеп язылмаган әсәрләр шундый була. Аларның формасы бар, ә эчтәлеге тыңлаучының күңелен кузгата алмый. Көйне язучы боларны үзе кичермәгән. Кичерешләр сай булдымы, җырның тәэсир итү көче шулкадәр йомшак була.

– Җырның озын гомерле булуын нәрсә билгели?

– Халыкчан җыр гына озын гомерле була. Әгәр җыр кешенең күңеленә үтеп кереп, шунда саклана икән, күңеле тулган мизгелдә, ул аны җырлый башлый. Җырның сүзләре дә, көе дә күңел халәтенә туры килергә тиеш. «Саубуллашу вальсы» җыры да тикмәгә генә балаларныңда, өлкәннәрнең дә яраткан җыры булып китмәде бит. Әлеге җыр туган мәктәбе белән саубуллашучыларның күңел халәтенә туры килә.Айрат җырчы буларак катнаша иде.

– Сезнең спектакльләрдәге җырларыгыз популяр җыр булып таралды. Ә соңгы елларда мөстәкыйль җыр булып киткән спектакль җырлары бик аз. Моны ничек  аңлатырга була?

– Спектакль өчен язылган җырның сыйфаты композиторның ни дәрәҗәдә эчтәлекне аңлап кабул итүенә, шуңа бәрабәр көй язуына  бәйле. Җыр пьесадагы образның күңел халәтен, хис-кичерешләрен чагылдырырга тиеш. Образның кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычын үз җаны аша үткәргәндә генә яхшы көй языла. Андый җырны халык та яратып кабул итә һәм үзе дә җырлый башлый. Бүгенге спектакльләрдәге музыкага әнә шул җитми дип уйлыйм.

– Татар җыр-музыка сәнгатендә үз эзен калдырган, тарихында урын алган кеше буларак әйтегез әле, татар җыр сәнгатенең торышы белән Сез канәгатьме? Аның үсеш юлын нәрсәдә күрәсез?

– Композитор булган кеше халыкның шатлык-борчуын тирәнтен аңлап, шуны музыкада чагылдыра. Шул вакытта гына халык арасында тарала торган җыр туа. Әлеге хәл-халәтне тирәнтен аңламаганда уңышлы җыр язылмый. Соңгы вакытта җыр-көй кәсепкә әйләнде, акча эшләү теләге алгы планга чыкты. Бу исә чын сәнгать әсәре язылуга комачаулый, чөнки авторлар эчтәлектән бигрәк, аның яңгырашына төп игътибарны юнәлтә. Монда икенче әйбер дә бар: бүгенге яшьләр тормыш авырлыкларын, каршылыкларын белмичә үсә һәм ул язылган җыр-көйнең дә шактый җиңел рухлы булуына китерә. Әйткәнемчә, андый җыр күңел түренә барып җитми.

– Бу уңайдан «Үзгәреш җиле» проекты турындагы фикерләрегез белән дә уртаклашып китсәгез иде?

– Әлеге проектта татар җырын үзгәртүне максат итеп куйганнар һәм ул яңалык җырның я гармониясенә, я темпларына, я характерына карый. Миңа ике концертны карарга туры килде, шуннан чыгып бәяләгәндә, әлеге проектка халыкчанлык җитеп бетми кебек.

– «Үзгәреш җиле» проектының максаты – татар җырын яңача аранжировкалау аша башка халыкларга да таныту. Безгә, татарның халыкчан җырына гадәтләнгән кешеләргә, әлеге яңа җырлар аңлашылып бетмәскә дә мөмкин, ә чит милләт кешесе аларны кабул итәр дип өметләник. Башка милләт кешеләренә үзебезнең җыр-музыканы ничек ишеттерергә соң?

– Минемчә, татар җыры үзгәртүне сорамый. Бары тик татарча җыр-музыканы күбрәк яңгыратырга, сәхнәләргә чыгарырга кирәк. Сүзләрен тәрҗемә итеп тә җырларга кирәк. Безнең җыр-музыка бик матур, татар халкының тел-моңы, яшәү рухы белән бәйле рәвештә, билгеле инде, башкаларныкыннан шактый үзгә. Яшьләр туганнан алып радио-телевидениедән яңгыраган җырны тыңлап үсә, шуңа гадәтләнә, нәтиҗәдә татар җырын, музыкасын чит күрә. Әгәр республика радиоларында татар җыры еш яңгыраса, башка милләтләр дә аны киңрәк аңлар иде. Җырның популярлыгын телнең кулланылышы белән чагыштырырга була. Чын музыканы аңлаучылар татар җырын да яратып тыңлый. Әйткәнемчә, күнектерергә, күбрәк тыңлатырга гына кирәк.

– Консерватория әзерләгән композиторларның күбесе халыкчан түгел, шуңа эстрадада һәвәскәрләр язган җырлар өстенлек итә, дигән фикер яши. Аңлатма бирсәгез иде?

– Профессиональ композитор укуга, белемен күтәрүгә зур игътибар бирә, дөньякүләм танылган музыка белән күбрәк мавыга. Шуңа күрәсең, халыкчанлык төшенчәсеннән читләшү күзәтелә. Һәвәскәр композитор исә гел халык арасында, аңа ни-нәрсә кирәген тиз тотып ала һәм шуны нотага сала. Әмма бу вакытлы популярлык булырга да мөмкин. Бүгенг тыңлаучыга ошаган җырны алдагы буынның кабул итмәү ихтималы бар.

– Татарны милләт итеп тел, җыр-моң, театр саклый. Без мәктәптәге җыр дәресендә дистәләрчә җыр тексты ятлап, җырларга өйрәнеп чыктык. Ә бүген мәктәпләрдәге, музыка мәктәпләре, училищелары программаларында татарча җырлар юк диярлек, шуңа балаларыбыз мәктәпне тәмамлаганда татарча җырлый белми...

– Сезнең сорауда җавап та бар инде. Программалар үзәктә эшләнә, алар киң танылу алган музыкаль әсәрләргә йөз тота һәм алгы планда музыкаль грамотага өйрәтү тора. Шуңа да балалар дөньяда билгеле композитор әсәрен белә, ә үз халкының җыр-музыкасына зур өлеш керткән шәхесләрне, аларның иҗатын белми диярлек. Бу – бөтен нәрсәне үзәкләштерүнең бер чагылышы. Мин моны гел әйтеп килдем, әмма бюрократлар корган стенага төртелдем. Без мәктәпләрдә музыка укытабыз, теория өйрәтәбез, ә асылда гап-гади җыр дәресе кирәк.

– Мәсгут абый, Сез зур дәрәҗәләргә ирешсәгез дә гади-гадәти кеше булып калгансыз, башкаларны тиң күреп сөйләшәсез, аралашасыз. Бу яктан күпләргә үрнәк булып торасыз. Бу характер үзенчәлеге белән бәйлеме?

– Яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт! Мин кайда һәм кем булып эшләсәм дә, үзем булып калырга тырыштым. Кеше үзен узып беркая бара алмый. Әллә кем булып күренергә теләүчеләр, гадәттә, көлкегә кала. Әлеге сыйфатларымның җирлегеәнидән, әби-бабайдан, туган җирдән килә, күрәсең. Характер үзгәрми ул. Мин яшь чакта да шундый идем, хәзер дә үзгәрмәгәнемдер дип уйлыйм.

– Сез бүген нинди уй-фикер белән яшисез? Яшьләргә әйтер сүзегез дә бардыр...

– Мин яшьләрнең халык рухына, аның яшәү рәвешенә тугры булып калуларын телим. Халкыбыз әдәпле, тәрбияле, ярдәмчел, тырыш бит. Шул сыйфатларны үзләштереп, гомер юлында үзләре булып, татар булып калсыннар, яшәсеннәр иде. Мин тормышта яшисе килеп яшәдем! Яшьләр дә зур, матур максатлар куеп, яшисе килеп яшәсеннәр дип телим. Күрәсе килгән кешегә тормыш матур бит ул, бар нәрсәне яратып яшәгез. Минемчә, яшәүнең мәгънәсе дә шунда.

– Мәсгут абый, кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезне гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк