37 еллык мәхәббәт
Язучы Ләбиб Лероннарның гаиләсендә түгәрәк юбилей булмаса да, бик ямьле, мәгънәле дата икән. Аларның Фидания апа белән тормыш корып яшәүләренә күп тә түгел, аз да түгел ‒ 37 ел тулган. Моның турында ү...
Язучы Ләбиб Лероннарның гаиләсендә түгәрәк юбилей булмаса да, бик ямьле, мәгънәле дата икән. Аларның Фидания апа белән тормыш корып яшәүләренә күп тә түгел, аз да түгел ‒ 37 ел тулган. Моның турында үзенең инстабитенә Фидания апа язып элгән. Ире Ләбиб абый бу көнне чәчкә бәйләме алып кайтса, кызы Ләйлә үзенең «Идел» журналында басылган мәкаләсен алып кайткан, Айсылулары ‒ күчтәнәчләр. Ә оныклары Фәридә дәрестә бабасы Ләбиб Лерон шигырен укыганнан соң, «ә Фәридә Ләбиб Леронның оныгы ул!» ‒ дигән сүзләргә куанып кайткан. Ә Фидания апа үзенең хатирәләрен кузгатып: «37 ел элек тә шушындый салкын көн иде. Йорт-җирсез, акчасыз-нисез ике студент гаилә тормышы белән яши башлаган идек. Элек бөтенесе 20-22 өйләнешә иде, хәзер генә 30 иртә гаилә корырга ашыкмыйлар», ‒ дип куйган. Шулай инде, Фидания апа, хәзер лимузинсыз туй үткәрүләре дә кемнәрдер өчен гупчим оят исемлегендә...
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк