Логотип
Хәбәрләр

Такташ, Кутуй һәм башкалар. Камал театрында «Такташ. Югалган матурлык» спектакленнән соң туган уйлар

Спектакль “Такташ. Югалган матурлык” дип аталып, күренекле татар шагыйре, публицист, яшьли бакыйлыкка күчсә дә, татар әдәбиятында әйтеп бетергесез мирас калдырган Һади Такташка багышланган булып исәпләнә. Ләкин чынлыкта, монда фокус аның шәхесенә генә юнәлдерелмәгән. 20 нче йөзнең беренче яртысы, төгәлрәк, 20-30 нчы елларында илдәге вәзгыять тәэсир итү аркасында зур үзгәрешләр кичергән татар әдәбияты һәм шул чорда эзәрлекләү, җәзалауларга дучар булган язучылар турында бәян итүче сәхнә әсәре туган. Такташ тарафыннан язылган пьесаны яңарту түгел, ә өр-яңа әсәр язылганны белгәнгә күрә, спектакльнең исеменә карата шунда ук сорау туды. “Югалган матурлык”тан кечкенә генә өзек бу куелышта бар-барын, әмма спектакль тулаем Такташ пьесасына корылмаган бит. Монда илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә иҗат иткән әсәрләр, язучылар һәм шагыйрьләр, шул чор татар театры артистлары язмышын күрсәтү мисалында 20 нче гасырның беренче яртысында булган вакыйгалар тасвирлана. Әйтергә кирәк, физик һәм матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да сыналган сәнгатькярләрнең каршылыклы фикерләрен, үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтә алганга, билгеле бер мизгелләрдә шул шәхесләргә карата ихлас теләктәшлек хисен тудырган өчен генә дә, спектакльнең иҗат төркеменә, актерлар ансамбленә рәхмәт белдерергә була!

Спектакльнең иҗат төркеме: автор – Йолдыз Миңнуллина, режиссёр – Лилия Әхмәтҗанова-Нурель, рәссам – Екатерина Горшкова, костюмнар буенча рәссам – Марина Марьянич, яктылык буенча рәссам – Екатерина Гиждиян. Композитор – Ислам Вәлиев. Хореограф – Сәлимә Әминова. Рольләрдә: Һади Такташ – Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Нуриҗанов, Гадел Кутуй – Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин, калган рольләрдә – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина, Ләйсән Гатауллина, Рәйхан Габдуллина, Ирек Хафизов, Гадел Равилов.

Автор белән режиссёр “Такташ. Югалган матурлык”ны байопик буларак тәкъдим итә. Вакыйгалар хронологик тәртиптә бармый, шуңа күрә баштарак тамашачыга спектакльне аңлау кыенлык тудыра. 7 артистның Такташ турында мәгълүмат эзләүләре, табылган материаллар нигезендә фикер алышуларыннан башланып киткән спектакль акрынлап 20 нче гасырның 20-30 нчы елларына күчә. Нәкъ менә акрынлап күчүгә басым ясыйм, чөнки актерлар тарафыннан ниндидер гамәлләр булса да, баштагы 1 сәгатькә якын вакыт эчендә вакыйгалар салмаграк бара. Драматургия кануннарына нигезләнеп, билгеле бер конфликт, кискен вакыйганы көтәсең. Спектакльдә Һади Такташның татар театрында суфлер булып эшләве, каләмдәшләре белән аралашуы, Гөлчәһрә Хәмзинага өйләнүе һәм аларның уллары Рафаэль туу, соңрак Гөлчәһрәнең яшь ярымлык улын һәм ирен калдырып Мәскәүгә китүе, Такташның “Югалган матурлык” пьесасын язуы һәм киң җәмәгатьчелек, үзе эшләгән “Азат Хатын” журналы хезмәткәрләре тарафыннан “утка тотылуы”, ялгызлыгы, авыруы, 31 яшендә бакыйлыкка күчүен күрәбез. Такташның каләмдәше Гадел Кутуйдан “Җидегән” контрреволюцион оешмасы турында сорау алу, җәзалау мизгелләре, Кутуйның хатирәләре Такташ тормышын тасвирлаган мизгелләрне бер-берсенә бәйләп торучы тасма ролен үти. Минем фантазия генәме, әллә инде автор һәм режиссёр  тарафыннан шулай ук махсус уйланылган адыммы – актерлар да җидәү...

Бер мөһим факт күңелне тырный: архив документлары, тарихта язылып калган мәгълүматларга зур басым ясалып, Такташ иҗаты, шигърияте, эчке дөньясы икенче планга күчкән төсле. Татар әдәбияты галимнәре тарафыннан югары дәрәҗәдә бәяләнеп, иҗаты, шигьрияте ярдәмендә халыкта әдәбиятка карата үзгә мәхәббәт тудыра алган трибун-шагыйрь Такташ күренеп бетмәде. Актер, режиссёр, ТАССРның халык артисты Хәким Сәлимҗановның Такташ турында сөйләгән аудиоязмасы сакланган. Анда ул: “Үзе ничек укый иде соң ул? Минемчә, шагыйрьләр арасында иң яхшы укучылардан ул Һади Такташ... Такташ – лирик, әкрен, салмак, ифрат мөлаем кеше” ди. Режиссёр Такташ роленә моңа кадәр Театр на Булаке һәм “Созвездие-Йолдызлык”та уйнап, хәзер Камал театры труппасына алынган Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Нуриҗановны сайлаган. Бу – Искәндәр Нуриҗановның Камал театрында беренче зур роле. Такташны спектакльдә горур, затлы, сүзнең кыйммәтен белгән, интеллигент итеп сурәтлиләр. Шул ук вакытта, аның шаян, вакыт-вакыт шаркылдап көлүче, шул ук вакытта тиз үпкәләүчән һәм тиз кызып китүчән булуына да басым ясалса, бәлки, бу образ тагын да яхшырак ачылыр иде.

Театрда 17 ел эшләү дәверендә күп кенә рольләре аша танылып, тамашачы мәхәббәтен яуласа да, монда Гадел Кутуйны гәүдәләндереп Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин бөтенләй башка яктан, тирән, драматик актер буларак игьтибарны җәлеп итте. Спектакльнең кайбер мизгелләрендә төп игътибар Ришат уйнаган Кутуйда иде дию дә ялгыш булмас. Башта үзенә ышанган, фикере нык булган татар язучысының ахырда, бөтен авырлыклар, сынаулардан соң сынган-сыгылган, сорау алулардан акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән хәлдә итеп күрсәтә. Хәтта тышкы кыяфәте белән дә Ришат Әхмәдуллин Гадел Кутуйга охшап калган төсле иде. Кутуй-Ришат – бу спектакльнең табышы да, бизәге дә! 

Байопикта тарихи контекст яңартыла. Герой җәмгыять белән генә түгел, үз чордашлары, каләмдәшләре белән дә каршылыкка керә. Бер мизгелдә сәхнәнең эчке өлешендә актерларның мунчада чабынуларын да туры мәгънәдә чабыну итеп кенә түгел, ә шулай бер-берсен вакыт-вакыт “чабып-чагып” тору итеп кабул итәсең. Такташның Зариф Бәшири белән шигъри «алышын» да режиссёр реп уку формасында бирә.

Такташның Оренбургтагы чорын күрсәтү сәхнәсе аеруча истә калды. Артистлар янына килгәч, ул шикәр белән бүлешә. Ач артистларның вак кына шикәр кисәкләрен авыз итүен, аның тәмен булдыра алганча озаграк тоеп калырга теләп утырулары 2007 нче елда Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган “Гөлҗамал”га оммаж: анда ач артистларның бер телем ипине берничә вак кисәккә бүлеп ашавы күрсәтелгән иде. Спектакльнең шушы өлешендә фон буларак та татар халык җыры “Гөлҗамал” мотивлары яңгырады. Шуңа да бу сәхнә гап-гади очраклылык буларак кына кабул ителми.

***

Камал театрының Көнчыгыш залындагы сәхнә шартлы рәвештә өчкә бүленгән: төп вакыйгалар бара торган түгәрәк өлеш, аннан арттарак бер баскычка биегрәк тар өлеше һәм иң артта, тирәндә өченче, статик сәхнә өлеше. Кайбер мизгелләрдә актерлар залда тамашачылар янында да утырып диалог алып бара. Спектакльдә зал тулаем диярлек кулланылган. Төп вакыйгалар түгәрәк сәхнәдә бара. 

Бу спектакльнең зур уңышы – музыка. Вакыйгаларны тагын да яхшырак ачып, фаҗига һәм сөенеч, дуслык һәм яшьлек, ярату һәм хыянәт хисләре туган сәхнәләргә туры килердәй салмак көйләр, заманча музыка, урыны-урыны белән татар халык көйләрен мотивлары белән бизәүче – Ислам Вәлиев. 

Спектакльдән соң, ирексездән “Кутуй, Такташ үзләре бу спектакльгә нинди бәя бирер иде икән?” дигән сорау туа. Спектакльнең иҗат төркеме үз алдына башка максатлар куйган булса да, үзем өчен әлеге спектакль Такташ гомеренең соңгы 10 елы, Такташ белән Кутуй арасында булган конфликтны бәян итү дип кенә түгел, ә шул чор вәзгыятендә татар әдәбияты кичергән үзгәрешләр, шул үзгәрешләргә дучар шәхесләрне күрсәтү буларак кабул иттем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021