Логотип
Блоги

Айсылу Лерон ни өчен балаларына татар исемнәре кушкан?

Мин татар, татарлыгым белән горурланам, дип йөрүчеләр күп инде ул. Кем әйтмешли, тормышта кулланучылар гына аз, никтер... Татар радиосы ди-джее, концерт-тамашалар алып баручы Айсылу Лерон өчен, мисалг...

Мин татар, татарлыгым белән горурланам, дип йөрүчеләр күп инде ул. Кем әйтмешли, тормышта кулланучылар гына аз, никтер... Татар радиосы ди-джее, концерт-тамашалар алып баручы Айсылу Лерон өчен, мисалга, бу буш сүзләр генә түгел. Шагыйрь, әдип Ләбиб Леронның зур кызы үзе дә татар телен су урынына эчә, өч баласы ‒ Фәридә, Нурихан, Сайдә өчен дә ул көндәлек аралашу теле. Айсылу татарлыкны да әнә шул милли татар исемнәре кушудан башлауда күрә: «...Милли тәрбия сабыйга татар исеме кушудан башлана дип уйлыйм. Бездә ‒ татарларда начар бер гадәт бар: балага әллә нинди исемнәр кушабыз. Мәгънәле, татар исеме балага милли юнәлеш бирсә, чит ил исеме кушып, үзебез дә сизмәстән, аны милләттән аерабыз», ‒ ди ул.

Шулай бит ә ‒ бар да үзебездән тора. Баланы татар итү дә, татар телендә сөйләшү-аралашу да, киләчәккә матур әдәби телне биреп калдыру да. Сез дә Айсылуча уйлыйсыздыр бит?..

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк