Логотип
Блоги

Алинә Сафиуллина: «Улымның үскәнен күрәсем килә»

         – Бу киләчәк турында уйларга сине әни булу, егет үстерүең дә этәргәндер дип чамалыйм. Шәхси тормышың турында сөйләргә яратмавыңны белсәм дә – без белми калган яңалыклар юктыр бит?          –...

         – Бу киләчәк турында уйларга сине әни булу, егет үстерүең дә этәргәндер дип чамалыйм. Шәхси тормышың турында сөйләргә яратмавыңны белсәм дә – без белми калган яңалыклар юктыр бит?

         – Сөйләргә яратмыйм, башка кешем барлыкка килмәде әлегә. Улым көннән-көн сөендерә, син әйтмешли – ул туу белән минем тормышымның бер компасы, юнәлеш бирүчегә әйләнде. Миңа охшаганрак егет – бик җитез, бер урында озак утыра белми, әле менә умрау сөяген сындырып бер ай өйдә яттык. Аның өчен әллә нинди аттракционнарга да барасы булмады үзе – өйдә диваннан уңайсыз егылып төшеп «хәл итте».

         – Ничек Нариман белән эшләү графигын көйлисең, соңгы араларда үз концертларың белән дә якын-тирә районнарга чыгып кердең дип беләм.

         – Әллә ни үземнең концертлар белән йөргән юк. Минем төп юнәлеш – шәхси чаралар, Казан, Казанга терәлеп торган районнар. Озакка чыгып китә алмыйм. Теләмим дә – иң беренче чиратта мин әни. Үземне акча шапылдатучы машина роленә дә куясым килми – булганы җитә. Аңа мин улым хәтерендә алып биргән уенчыклар саны буенча түгел, ә бергә үткәргән мизгелләр белән кереп калачакмын. Шуңа без һәрвакыт бергә. Улым туганнан соң дөньяга карашым, кыйммәтләрем бик нык үзгәрде. Минем аның үскәнен, беренче адымнарын, беренче хис-кичерешләрен күреп-тоеп каласым килде, бүгенге көнгәчә минем өчен әнә шул кыйммәтләр алдан йөри.

         – Тәмле-тәмле ризыклар пешереп, иркәләп кенә үстерәсең алайса матур җегетне?

         – Әллә нинди тәмле ризыклар пешерүчеләр рәтенә кермим мин үзе. (Рәхәтләнеп көлешәбез.) Аларны пешергәч, үземә дә ашыйсы була ич! Катгый диетада утырмасам да, сәхнә кешесе, хатын-кыз булгач, гәүдәне дә матур тотарга кирәк. Аннан, организмны да файдасы булмаган артык йөк белән тутырасым килми. Дөрес туклану, файдалы рацион яклы мин. Нариманны да шулай үстерәм. Артык иркәләп-назлап утырам дип тә әйтә алмыйм – чын ир-ат тәрбиялисем бар ич. Әмма кемнәрнеңдер сүзенә ияреп, баланы гастроль арбасында да үстерәсем килми. Салкын клубларда, кайдадыр бөгәрләнеп йоклап, нәрсә туры килә шуны ашап үсәргә тиеш түгел дип саныйм...

         – Нариманны мәңге җырчы итмәячәксең икән.

         – Юууук! Кирәкми. Чын ир-ат һөнәре сайласын, төпле эше булсын. Бездә, мисалга, табиблар юк...

«Сәхнә» журналы, 2019 ел, апрель

Комментарий юк