Логотип
Блоги

Алмаз Мирзаянов өйләнә?

Татар эстрадасы артисты, елатырлык итеп шигырьләр сөйләүче Алмаз Мирзаянов уйга баткан бит әле. Утызның үр ягына чыккан егет инстаграм битенә «өйләнәмме мин быел, юкмы?» дигән риторик сорау белән мөрә...

Татар эстрадасы артисты, елатырлык итеп шигырьләр сөйләүче Алмаз Мирзаянов уйга баткан бит әле. Утызның үр ягына чыккан егет инстаграм битенә «өйләнәмме мин быел, юкмы?» дигән риторик сорау белән мөрәҗәгать иткән. Халыкка ярыймы инде шундый сорау ыргытырга, Алмаз? Бердән, безнең халык зерә йомшак күңелле ‒ шундук таптап салып, узып китә («шушы гомер өйләнмичә нишләп йөрдең соң син?»), икенче яртысы кызын, сеңлесен, үзен, киленен тәкъдим итәргә керешә («давай миңа, паспортың үзең беләнме?»). Ә нәстә булган ди? Әрсезлек ‒ ярты бәхет диләрме әле? Йончыган мәчеме, төлкеме рәсеме куйган Алмаз ай рәхәтләнгәндер киңәшләр һәм кандидатлар исемлеген укып. Ну борчыласы түгел, Мирзаянов ‒ үлем сәгатен кичектерсәм дә, никах сәгатен кичектермәм, дигән бит Аллаһы Тәгалә. Өлкәннәр шулай ди торганнарые...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021