Логотип
Блоги

Бүген бәхетле булу кирәк

Бүгенге көннең актуаль җырчылары дигәндә, топ унлыкка, һичшиксез ул керәчәк. Узган ел яздыртылган «Ярат кына» җыры белән ул матур кызлар йөрәген генә яндырып калмады, бөтен хит-парад баскычларының бие...

Бүгенге көннең актуаль җырчылары дигәндә, топ унлыкка, һичшиксез ул керәчәк. Узган ел яздыртылган «Ярат кына» җыры белән ул матур кызлар йөрәген генә яндырып калмады, бөтен хит-парад баскычларының биек үрләренә дә үрмәләде. Азат Фазлыев – моңлы тавышлы, гади, ут яндырып торган җырчы ул. Әтнә районы Күшәр авылы егете чыннан да, татар эстрадасына үз көче-тырышлыгы белән күтәрелгән, акрынлап тамып боз тишкән тамчы сыман, бөртекләп иҗат бакчасын булдырган, танылуга ирешсә дә, гадилеген югалтмаган тырыш юлтабар дисәң дә була...

– Яши-яши бөтен нәрсәнең тәме, мәгънәсе үзгәрә, име, Азат? Элек күз дә ташламаган таңнар җетерәк тоела, каймак ягылган ипи тәмлерәк кебек... Синдәге үзгәрешләр нинди? Тормыш сине үзгәртте-катылаттымы? Әллә күңел туган авыл урамында утырып калганмы?

– Яши-яши тормышның бөтен ягын да күрәсең инде ул. Катыланып та китәсең, кайбер күренеш-кешеләрдән гайрәт тә чигеп куя, күңел төшкән мизгелләр дә юк түгел. Өстәвенә язмыш тез астына китереп суга... Әмма мин шуны аңладым – теләсә нинди очракта та кеше булыр калырга, тәкәбберләнмәскә, кеше рәнҗетмәскә кирәк. Бар да әйләнеп кайта. Картлар әйтмешли, ни чәчсәң, шуны урырсың. Шуңа да мин күңел кушканча яшәргә, төшеп тә калмаска, әллә ни өскә дә ыргылмаска тырышам. Бөтен нәрсәм бар, мохтаҗлык юк. Гаиләмдә тәртип, иҗатым гөрләп бара, омтыласы үрләрем дәшә – нәрсәдән зарлана алыйм ди. Бар да Аллаһыга шөкер! Аннан, мин бер нәрсәгә төшендем – кеше бүгенге көнендә бәхетле була алырга тиеш, шуңа өйрәнергә кирәк. Бүгенге уңыш-уңышсызлыклар аша үзеңне бәхетле тоя алу лязем. Шуңа да таңнар һаман җете матур миңа, каймак ягылган ипи тәме – иң тәмлесе...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: гаилә архивыннан

Тулы әңгәмәне «Сәхнә» журналының август санында укый аласыз.

Комментарий юк