Бүреләр һәм сарыклар
Аллага шөкер, иске яңа елларны да уздырып җибәрдек, име? Чып-чынлап бер еллык итеп ашап куярга да өлгердек ‒ тын алуларына кадәр ешлады хәзер. Берочтан киемнәр тегелгән җөйләреннән шыгырдый башлады, к...
Аллага шөкер, иске яңа елларны да уздырып җибәрдек, име? Чып-чынлап бер еллык итеп ашап куярга да өлгердек ‒ тын алуларына кадәр ешлады хәзер. Берочтан киемнәр тегелгән җөйләреннән шыгырдый башлады, күзләр кысыла төште... Шаяртам, әлбәттә. Әмма бәйрәм чоры, чыннан да, туклануны тулаем астын-өскә бутап аткан чор инде ул. Шуңа да бүгеннән, ел символына әверелүдән туктап, ашауны көйләп, күбрәк су эчеп, җәяү йөрүне арттырырга кирәк. Иң үтемле ысул ‒ чаңгыда йөрергә чыгарга кирәк, кар көрәү дә шәп иптәш булачак. Кая көрим мин аны, мин бит фатирда яшим диючеләргә ‒ ишегалдына чыгып, машинагыз торган дүрткә-дүрт квадрат метрны көрәгез! Бердән, фитнес, икенчедән ‒ көчкә өчкә эшләүче идарәче компанияләргә ярдәм итәрсез. Бүреләр дә тук, сарыклар да исән булачак.
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк