Логотип
Блоги

Булат Бәйрәмов: «Килермен дә, булдыра алганча, ярдәм итәрмен»

Җәй нәрсәләргә бай әле ул? Әйе инде, җиләге, печән өсләре, Сабан туйлары белән. Әмма иң төп пункт – нәкъ менә җәйләрен гөрли торган туйлардыр. Кыңгыраулы атлары булмаса да, бөтен шартын туры китереп,...

Җәй нәрсәләргә бай әле ул? Әйе инде, җиләге, печән өсләре, Сабан туйлары белән. Әмма иң төп пункт – нәкъ менә җәйләрен гөрли торган туйлардыр. Кыңгыраулы атлары булмаса да, бөтен шартын туры китереп, пар мендәрләр, бал-май белән килен төшерүләр, пар балдаклар алышып, өр-яңа тормышка аяк басу, чишмә юлы, вәгъдә алышулар... Әәәй, хәзер аңа беркемнең исе китми, иң мөһиме фырт иттереп туй табыны әзерләү, кәттә ресторан, текә алып баручы дисезме. Анысы да шулай инде – кызу айлар җитүгә ул текә алып баручыларның койрыкларын тотам димә. Аларга язылу өчен ярты ел алдан кайгыртып куюың мөһим – юкса, теләдем дә булды, дигәннән коры калырга мөмкинсең... Шуңадыр инде, алып баручы, ди-джей Булат Бәйрәмов, аңа мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр өчен үзе алдан мөрәҗәгать белән чыккан әнә: «Өйләнергә җыенган пацаннар өчен мөрәҗәгать: энекәш, син шалтырат! Килермен дә, булдыра алганча, ярдәм итәрмен». Шуңа мәйтәм, йоклап йөрмәгез тагын – җәе килә дә җитә, борын төбеннән генә теләгән алып баручы, җырчыгызны алып китмәсеннәр. Аларның да үзенә күрә кызу печән өсте ул җәй айлары...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк