Булганнан бар да...
Бүгенге заманның иң танылган яшьләренең берсе, «Кара пулат» операсы, «Алтын казан» мюзиклы көй авторы, танылган композитор Эльмир Низамовның яраткан шөгылен беркем дә белмидер әле. Һәрбер ял көнендә б...
Бүгенге заманның иң танылган яшьләренең берсе, «Кара пулат» операсы, «Алтын казан» мюзиклы көй авторы, танылган композитор Эльмир Низамовның яраткан шөгылен беркем дә белмидер әле. Һәрбер ял көнендә булмаса да, Эльмир пешеренергә ярата. Карабодай боткасы белән суга пешкән бәрәңге түгел, әлбәттә. Ә катлаулы, укып өйрәнеп, плитә янында ярты көн диярлек торгызырлык ризыклар икән ул. Бәлеш дисеңме, хашламамы, өчпомакмы, балыкның төрле маринадларда торганымы... Кыскасы, Эльмирның теше үтмәгән ризыгы юк икән. Бер кагыйдәсе дә бар үзе ‒ ризык гадәти булмаска тиеш. Дуслары мактап-мактап ашырлык та булсын ул. Менә бит! Көй язуы бер талант булса, ашарга пешерүе үзе бер сәләт. Әмма ул талантка тагын берсе ябешкәнен дә әйтеп китә Эльмир үзе: «Әмма дә ләкин табак-савыт кына юарга яратмыйм мин»
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк