Логотип
Блоги

Гөлназ Сәфәрова: «Чишенеп бәреп эшләве рәхәт»

Кичәге көннең эсселеге мәйтәм... Ник җылы иде ич инде! Чып-чын яз. Шигырьдәгечә: тамчы там, там, там... Ә чынлыкта шәһәр язы кызганычрак үзе: юлларда йөри торган түгел, дегет төсле кара пычрак сулы юл...

Кичәге көннең эсселеге мәйтәм... Ник җылы иде ич инде! Чып-чын яз. Шигырьдәгечә: тамчы там, там, там... Ә чынлыкта шәһәр язы кызганычрак үзе: юлларда йөри торган түгел, дегет төсле кара пычрак сулы юл янындагы тратуардан атлаучыларга Ходай үзе ярдәм бирсен, дигәндәй. Кояш үзенә күрә тиешлесен дә эшли инде ‒ әмма безгә ярап булмыыый. Түбәләрдән сөңгеләре белән шуып төшкән кардан да, эреп беткән кардан соң калган суга, асфальттагы тишек-тошыкка да адәм баласының үз бәясе.

Ә менә язның чып-чынлап җылы көненә Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың ‒ үз фикере. Һәрвакыт җиңелчә киенергә яраткан Гөлназ кичә бөтенләй футболкадан гына калган әле. «Чишенеп бәреп эшләве рәхәт», ‒ дип Гөлназ, ишегалдын җыештыру сурәтен инстабитенә элгән. Аякта ‒ кәлүш, өстә, әйткәнемчә ‒ футболка.

Өшеп чирләп кенә китә күрмә инде, Сәфәрова ‒ язгы бозга да таянып булмый, кем әйтмешли, язгы кояшның да җылысы да үз тирәсеннән китми ул...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк