Илназ ‒ бик батыр егет
Мин үлеп теш табибларыннан куркам. Теге вжжжж итә торган котсыз машиналары гына да иң коточкыч төшкә керерлек зәхмәт. Бернинди анестезиясез теш яматтым, дигән кешеләр дә миңа бөтенләй фантастика жанры...
Мин үлеп теш табибларыннан куркам. Теге вжжжж итә торган котсыз машиналары гына да иң коточкыч төшкә керерлек зәхмәт. Бернинди анестезиясез теш яматтым, дигән кешеләр дә миңа бөтенләй фантастика жанры геройлары. Ничек инде ул теш табибы креслосына барып утырасың да, теләсә нәрсә эшлә, миңа барыбер, дисеңме инде?..
Миңа барыбер дигәннән... Шулай дип җырлаучы Илназ Гарипов та әнә шундый теш табибыннан курыкмаучылар исемлегеннән икән! Ие! Үзе шулай дип инстабитенә язып элгән. Алай гына да түгел ‒ анестезияне дә үзе ясый икән җырчы егет. Фотода нәкъ әнә шул укол шприцы белән дә Илназ ‒ авызын ачкан, уколын тоткан... Хәер, соңыннан уколын ташлап чыгып та качкан булырга мөмкин инде, әйеме? Менә анысы бөтенләй икенче тарих та булырга бик мөмкин ләса...
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк