Логотип
Блоги

Индирага ‒ бриллиантлар

Ял көннәрендә узган «Адәм белән Һава» концертын кемнәр карады? Өлгермәүчеләр дә бармыни? Ләйләне бергәләшеп мактап алыйк дигәнием... Күпме сокланырлык, мактарлык шәхесләрне ‒ мөмкинлекләре чикле булып...

Ял көннәрендә узган «Адәм белән Һава» концертын кемнәр карады? Өлгермәүчеләр дә бармыни? Ләйләне бергәләшеп мактап алыйк дигәнием... Күпме сокланырлык, мактарлык шәхесләрне ‒ мөмкинлекләре чикле булып та, рухлары белән көчле булганнарны сәхнәгә чыгарды бит ул! Уфадан килгән Индира һәм Рөстәм Нәбиевлар гына ни тора. Фаҗигада аякларын югалткан егетне күпләребез карап-күзәтеп бара бит, Рөстәмнең сәхнәдә әйткән: «Мин югалып кала торган егет түгел!» диюе генә дә аркадан мең кырмыска йөгертерлек иде шул. Афәрин, Рөстәм! Ә Ләйлә, залдагы тамашачы белән Нәбиевлар гаиләсен аралаштырып алганнан соң, Индираның бармагына иганәче биргән бриллиант кашлы йөзекне дә кидерткәч... ‒Булдырдың, Ләйлә!» генә диясе калды ‒ сиңа ул мизгелдә залдагы тамашачы мең рәхмәт догасы укыды. Ә бер рәхмәт...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Үзебезнең Казанда ,колхоз базары каршындагы АЛМАЗ ювелир заводында җитештерелгән 27 бриллиантлы алтын йөзекне @rustam_nabiev92 һәм @indira.ildarovna гаиләсенә бүләк иттек. Чын бриллиантлар хуҗасына байлык, дәрәҗә, тынычлык китерә диләр. Ә Алмаз заводында бөтен нәрсә дә чын! Алтын икән -чын алтын! Бриллиант икән -чын бриллиант! Алмаз һәм @almaz_holding ювелир кибетләреннән тыныч күңел белән алырга була! Эксклюзивлар яратсагыз яки Кадерлегезне шаккатырырга теләсәгез, Үзегез теләгән дизайнда , җаныгыз теләгән ювелир эшләнмәгә заказ бирә аласыз! Әлеге гаилә мондый бүләккә лаек иде шулай бит?

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021