Логотип
Блоги

Көнне башла шулай

Безнең көн гадәттә тәрәздән-тәрәзгә йөреп, өй яныбызга килеп, ризык өмет итүче песине эзләүдән башлана. Әминә аңа күптән исем дә бирде ‒ Мурзик. Мурзик зерә хәйләкәр үзе ‒ ишегалдына ишек ачып чыгуга...

Безнең көн гадәттә тәрәздән-тәрәзгә йөреп, өй яныбызга килеп, ризык өмет итүче песине эзләүдән башлана. Әминә аңа күптән исем дә бирде ‒ Мурзик. Мурзик зерә хәйләкәр үзе ‒ ишегалдына ишек ачып чыгуга шундук аякларга сырпаланып килеп тә баса. Әминәнең талканы коры ‒ никадәр генә ашыксак та, әгәр әни Мурзикка ризык чыгарып бирмәсә, аны машинага утыртам, дип өметләнмә дә. Киресенә катып, юк соңыннан түгел, башта песигә мәми бир! Бүген дә, кәтлитне юк итүче Мурзик янына чүгәләгән Әминә туганый белән әңгәмәне дәвам итеп, үзенең хакимлеген ассызыклый: «Аша, аша! Мин әниемә сиңа мәми бирергә онытырга ирек бирмәм!..»

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021