Күпкырлы Алмаз инде...
Эстрада артисты Алмаз Мирзаяновның тәүге концертында кемнәр булды? Сез дә елап кайттыгызмы ул? Үзең көләсең, үзең елыйсың ‒ бер сүз белән... Алмазның гадилеге-самимилеге, шигырьләрне бәгырь түренә чәч...
Эстрада артисты Алмаз Мирзаяновның тәүге концертында кемнәр булды? Сез дә елап кайттыгызмы ул? Үзең көләсең, үзең елыйсың ‒ бер сүз белән... Алмазның гадилеге-самимилеге, шигырьләрне бәгырь түренә чәчәк итеп тезә-тезә сөйли белүе, очкын янып торган күзләре, салам салынган ат арбасы өстенә утыртып, балачакка алып кайтулары... Алты почмаклы өйләрдә узган вай-файсыз балачак, ватсапларсыз гына мәхәббәт хатлары алышкан яшьлек, авыз пешә-пешә күзләрне ачтырган бүгенге көн ‒ сискәндердең, дертләттең, Алмаз. Афәрин!
Нибарасы 9 җыры гына була торып аягүрә филармония залын тотып тора алуың синең өметле киләчәгең турында сөйли. Алга! Ихласлыгыңны гына җуйма, яме?..
Автор: Гөлнара Җәлилова
Комментарий юк