Логотип
Блоги

Кар, яума, бәгырь

Тәнкыйть ‒ түгел кәнфит, диләр бит әле. Әмма шулай да ‒ нинди мәшхәр бу шәһәрдә?! Берничә көн яуган кармы, яңа ел якынлашуы сәбәпме (әмма иртәнге җидедә, кеше эшкә, мәктәпкә барганда яңа елның ни каты...

Тәнкыйть ‒ түгел кәнфит, диләр бит әле. Әмма шулай да ‒ нинди мәшхәр бу шәһәрдә?! Берничә көн яуган кармы, яңа ел якынлашуы сәбәпме (әмма иртәнге җидедә, кеше эшкә, мәктәпкә барганда яңа елның ни катышы бар) ‒ юлда гомумән хәрәкәтләнеп булмый ласа. Тоташ берәр атна яуса кар ни булыр иде ‒ уйларга да куркыныч. Батып яткан машиналар, юллардагы кар боткасы, аварияләр... Җәяү йөрергә кирәк, дип кенә дә котылып булмый ‒ мәктәп өйгә терәлеп тормый, җәмәгать транспортының да канатлары юк, ул да шул ук бөкедә кар көртләрен ярып... Бөтен өмет карда инде хәзер ‒ тора салып бер көн тоташ яума инде, бәгырь ‒ күрәсең бит, хәлләр хөрти, дияргә генә кала. Болай булса, Кыш бабаең да берәр кайда батып ятар, тәүбә!..

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021