Логотип
Блоги

Хуш, ил углы

Иртәгә ‒ җомга иртәсендә бөек җырчыбыз Илһам ага Шакировны озату матәме узачак. Рәсми чара көндезге 11дә булса, халык легендар җырчысы белән иртәнге 9да ук опера һәм балет театры бинасында башланачак...

Иртәгә ‒ җомга иртәсендә бөек җырчыбыз Илһам ага Шакировны озату матәме узачак. Рәсми чара көндезге 11дә булса, халык легендар җырчысы белән иртәнге 9да ук опера һәм балет театры бинасында башланачак хушлашуга килә ала дип белдерелә. Ә инстаграм исә Илһам абыйны искә алу, «Хуш, бөегебез!» дигән мәйданга әверелде. Данир Сабировның әнә барысын да уздырып:

«Балыкны ‒ йөзәргә,

Үгезне ‒ сөзәргә,

Илһамны җырларга өйрәтмиләр!

Хуш, бөек җырчыбыз», ‒ диюе генә булдыыы...

«Исән чакта кем хәлен белде? Хәзер язу... Ник?» ‒ дип, үгезне мөгезеннән алучысы табылды да. Данирның җавабы да бераз уйландырырлык-сискәндерерлек килеп чыкты: «Беренче җөмләгез белән килешәм. Икенче җөмләгезгә җавап: димәк, шулай кирәк. Кеше белмәс иде бөек икәнлеген, әгәр үлмәсә. Әнгам Атнабаев». Килешеп бетеп булмый анысы ‒ Илһам Шакиров үзенең бөек икәнен, кирәк булуын, легендар шәхеслеген тоеп яшәде.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021