Килмә, зинһар, чир
Бөтен җирдә грипп котыра ди бит. Мәктәпләрне дә шыпан-шыпан гына ябалар. Грипп ук димиләр үзе, ОРЗ дигән зерә шәп диагноз бар ич бездә. Вәт менә шул ОРЗ ‒ борын актыргыч, турыдан кырып бара. Әнә җырчы...
Бөтен җирдә грипп котыра ди бит. Мәктәпләрне дә шыпан-шыпан гына ябалар. Грипп ук димиләр үзе, ОРЗ дигән зерә шәп диагноз бар ич бездә. Вәт менә шул ОРЗ ‒ борын актыргыч, турыдан кырып бара. Әнә җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сафинә дә мәктәбен калдырып, өйдә утыра. Әпчи-төпчи килә башлаган, борын ага, күз ‒ яшьле. Ярый әнисенең әлегә өйдә көннәре ‒ аны кочаклап, тәмле мәмиләр генә ашап, җимеш сулары гына эчеп ята Сафинә. Болай булса, тиз арада үтеп тә китер әле ул салкын тиюләре.
Ә табиблар исә үз чиратында әлеге чорда сәламәтлеккә аеруча зур игътибарлы булуны сорый ‒ бүлмәләрне җилләтү, күбрәк саф һавада йөрү, күп кешеле җирләрне урап узарга. Һәм, әлбәттә, рационны витаминнарга бай продуктлар белән төзергә, цитрус, яшел салатлар ашарга куша.
Чирләмәгез, яме!
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк