Логотип
Блоги

Әкияттә кунакта

Сез «Әкият» курчак театрында узган чыршы бәйрәмендә булдыгызмы ул? Шәп, әйеме? Ни генә әйтсәләр дә иң кәттә, атмосферасы, могҗизаи рух балалар өчен нәкъ менә шушы әкияти «Әкият»тә шул безнең. Өч яшьле...

Сез «Әкият» курчак театрында узган чыршы бәйрәмендә булдыгызмы ул? Шәп, әйеме? Ни генә әйтсәләр дә иң кәттә, атмосферасы, могҗизаи рух балалар өчен нәкъ менә шушы әкияти «Әкият»тә шул безнең. Өч яшьлек Әминәнең дә әнә, чыршы бәйрәменә беренче тапкыр баруы (аңлап каравы дип әйтүем инде), ә күпме тәэссорат алып кайтты җимеш. Тукай әкияте буенча таныш Шүрәле дә башка күзлектән ачылды аңа, наф-наф, нуф-нуфлар да, Мальвина, Буратинолар да кызыксыну уятты. Кыш бабайның гына капчыгыннан бүләк бирмәве кәефне кырып алган иде... «Щелкунчик» спектакле бөтен юшкыннарны юып алды да, май кояшы чыктымыни!.. Рәхмәт, «Әкият»! Сез балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә могҗиза бүләк итәргә сәләтле.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021