Ләйсән Таишева җылы якларга киткән
Бездә кыш бигрәк озын-озак инде. Язның яртысы да кыш икәнен исәпкә алсаң... Кояш витамины җитми, йокы туймый, дип зарланучылар өчен бер генә чара бар: ул да булса кояшлы илгә качу. Татар радиосы ди-д...
Бездә кыш бигрәк озын-озак инде. Язның яртысы да кыш икәнен исәпкә алсаң... Кояш витамины җитми, йокы туймый, дип зарланучылар өчен бер генә чара бар: ул да булса кояшлы илгә качу.
Татар радиосы ди-джее Ләйсән Таишева шулай иткән дә: ул хәзер гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп ята. Ә юлламаны аңа ире 8 март бәйрәменә бүләк иткән икән. Кечкенә уллары Ролан белән кызынып, су коенып ятышлары хәзер.
Ләйсән үзе бала белән ялга очуның бер кыенлыгын күрми, үзең белән бала өчен пюреларын кыстыра барсаң, җирле специфик кухняга да яраклашып була, дип исәпли. Ә болай тозлы-борычлырак, тәмләткечләргә бай ризыкны, әлбәттә, кечкенә балага биреп булмый.
Диңгез дә, һава торышы да шәп, дип өстәгән Ләйсән ‒ көндезләрен 10 минутта кызынып була, әмма диңгездән чыгуга җиле салкын, дигән. Ә кичләрен Әмирлекләрдә әлегә салкынча ‒ җылы кофтасыз йөреп булмый, дип киңәш иткән Ләйсән. кечкенә Ролан әти-әнисен кызык итүен дә язган әни кеше ‒ тегеләре шартын китереп фотога төшәргә җыена башлау белән, чаба да китә икән егет. Ялтыраган табаны гына күренә икән... Шул сәбәплерәк, маңгайга ике шишка да ясаган егет.
Ләйсән элгән фотолардан миңа иң ошаганы ‒ шул шаян-шук егет белән төшкәне булды да. Ул фотода әле Римма Ибраһимованың яшь чагы карап торган кебек булды миңа...
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк