Максим Галкин эгоситлыктан котылу чарасын тапкан
Кемнәр анда эгоистлыктан интегә? Үз-үзен генә карап, кайгыртып, үз-үзендә генә казынып яши?.. Бик беләсегез килсә, хәзерге заманда, күпләрнең социаль челтәрләрдәге тормышын күзәткән статистика шуны ра...
Кемнәр анда эгоистлыктан интегә? Үз-үзен генә карап, кайгыртып, үз-үзендә генә казынып яши?.. Бик беләсегез килсә, хәзерге заманда, күпләрнең социаль челтәрләрдәге тормышын күзәткән статистика шуны раслый икән: күпләрнең үз-үзенә гашыйклыгы шаккатмалы дәрәҗәдә үсә. Гади тел белән әйткәндә: элек кеше башкаларга гашыйклык халәте кичерсә, ә хәзер үзен түргә куярга тырыша, үзенең чагылышына гашыйк... Матур тормыш, бәхетле булырга тырышу, үз-үзеңне ярату начар нәрсә түгел дә соң ‒ әмма һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш.
Мисалга, артист Максим Галкин, эгоистлыктан котылуның иң үтемле чарасы итеп балалары булуын атый. Хәтта ки иҗаттагы менү-төшүләр, уңышсызлыкларның да авырлыгын оныттыра торган дәваның чарасы ‒өйдә балаларың көтү, ди ул. «Әлбәттә, элек мине өйдә яраткан кешем көтә иде, ул мине канатландырды. Ә өйдә минем кечтекиләрем көтү ‒ ул инде аңлатып бетереп булмаслык бәхет, рәхәтлек», ‒ дип өсти Гарри белән Лизаның әтисе. Менә шул‒ балалы өйдә бәхет вә бәрәкәт, эгоистлыкка да урын юк, ди...
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк