Машина күп, кар аннан да күбрәк
Соңгы өч көндә Казанда машина белән дә, җәяүләп тә (баласын арбасында тәгәрәткән әниләрне күреп бөтенләй елыйсы килә) хәрәкәтләнеп булмас дәрәҗәгә җиттек. Әйе, үзәк урамнарда карын да чистарталар (тег...
Соңгы өч көндә Казанда машина белән дә, җәяүләп тә (баласын арбасында тәгәрәткән әниләрне күреп бөтенләй елыйсы килә) хәрәкәтләнеп булмас дәрәҗәгә җиттек. Әйе, үзәк урамнарда карын да чистарталар (теге радиода хисап тотылган күләм шулдыр, дип чамалыйм), реагентын да сибәләр, ә өй аралары, ишегалларыыы... Әбиләр теле белән әйткәндә – гыйбрәт. Чистопольская урамына барырга туры килде бүген - яңа, әллә ни биек булмаган йортлар инде бу, халык телендәге – элиталы торак. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз – батып та калдым. Андыйлар бер мин генә булмадым үзе, машинадагы көрәгем белән машина яннарын чистартып чыгуга – тагын шундый чыгалмый яткан... 5 машинага тап булдым! Йортлар арасында йөри, атлый торган түгел. Бу әкәмәткә шаккатып уфылдап торганда әлеге күренешне аңлатып китүче җәяүле дә табылды: машина хуҗалары берсе-бер машинасын алып, идарәче компаниягә чистартырга мөмкинлек бирми икән. «Ә ничек үзләре машина куя? Монда бит трактор белән генә йөрмәле?» – дигән сорауга җавап пычаксыз суешлы яңгырады: «Алар эре бәрәңгеләр. Батып калып, пырылдап ятсалар яталар, әмма эштән кайткач, машина кучерүләрен сорап аларны беркем борчымаска тиеш».
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк