Логотип
Блоги

Мич башында күргән төш

Гыйлаҗи карт юрган астыннан башын чыгарды да, өйдә кеше-кара юклыгын белергә теләгәндәй, әүвәл беркавым тынын кысып, кымшанмыйча гына ятты. Аннары стенага ук елышкан карчыгының аркасына сак кына терсә...

Гыйлаҗи карт юрган астыннан башын чыгарды да, өйдә кеше-кара юклыгын белергә теләгәндәй, әүвәл беркавым тынын кысып, кымшанмыйча гына ятты. Аннары стенага ук елышкан карчыгының аркасына сак кына терсәге белән төртте. Карчык йоклый иде, ахрысы, тавыш бирмәде.

– Син дим, әй!

Карчыгы ризасызлык белдергәндәй кыймылдап куйды. – Юл төше күрмәдеңме бүген?

Йокысыннан айнып җитә алмаган карчык төшенеп җит­мәде.

– Әү?

– Юл төше күрмәдеңме, дим?

– Нәрсә дидең?

Картның кәефе кырылды, бүтән бер сүз дә әйтмичә, карчыгына аркасы белән борылды да мич янәшәсендәге яшел сандыкка карап ята башлады.

– Нәрсә дидең, Гыйлаҗи?

– Тозлаган кәбестә, дидем.

Карчык монысын да ишетмәде. Әмма башка кайтарып сорамады.

Картның күңеле тыныч түгел иде. Таң алдыннан күргән шомлы төштән соң күңеленә шик-курку кереп кунаклады. Кичтән каладагы оныкларының берәрсе кайтмасмы дип, юл төше күрү өмете белән белгәннәрен дә укып ятканнар иде. Тик таң алдыннан хәерсез төш күрде Гыйлаҗи карт.

Имеш, карчыгы белән икәүләшеп, ямь-яшел урман аланында йөриләр икән. Аландагы җиләкнең күплеге! Учлап сипкән диярсең. Кып-кызыл булып утыралар. Икесенең дә кулында бик зур кәрзиннәр, имеш. Кәрзиннәре тулган икән инде. Җыйган җиләкләрен ашап баралар, имеш. Менә берзаманны алан читендәге корыган усак башына козгын килеп утырды да адәм теле белән сөйләшергә кереште.

– Кәрзиннәрегез тулган бит инде, җитәр сезгә, китегез моннан, – ди козгын.

Козгынның кисәтүе күңелләренә курку салса да, җиләкле аланны калдырып китәселәре килми, имеш.

– Юк, – ди алар икесе беравыздан козгынга. – Без ашап туймадык әле. Ник куасың безне?!

Козгын:

– Китегез, кит моннан, – дип, канатларын салмак кына җилпи-җилпи, күздән югала.

Әнә шундый шомлы төш керде Гыйлаҗи картка.

Туксан өч яшьләрен тутырып килә торган карт белән карчыкның төп урыннары түр яктагы мич артында. Үзләре алар аны «мич арты» дип тормыйча, «мич башы» дип кенә атыйлар. Мич арты хәйран гына иркен булып, анда йомшак матраслы агач карават кереп кунаклаган. Шуның янына ук Гыйлаҗи карт белән карчыкның яшел сандыгы да сыйган. Мич башында җиз комган кукраеп утыра.

Картларны мич артына малайлары да, киленнәре дә куып кертмәде. Элегрәк алар ишле иде. Кызлары Зөләйха да калага китеп урнашмаган, оныклары Ринат белән Тәслимә дә бәләкәй иде әле. Шулчакта ук картлар үз караватларын мич артына кертеп куйдылар.

Беркавымнан соң Нәфисә карчык та торып утырды.

– Бая нәрсә дидең әле? – дип сорады ул картыннан. Кырын ятканлыктан Гыйлаҗи картның әйбәт ишетә торган уң колагы мендәр белән томаланган иде. Ул, миңа әйтүеңме дигәндәй, башын чак кына күтәрә төшеп, карчыгына карады.

– Бая нидер әйттең, ахры, ишетмәдем.

– Юл төше күрмәдеңме дигән идем.

– Ә-ә. Җук шул. Төш кермәде бүген.

– Алай икән.

– Син күрмәгәнсеңдер бит?

Таң атканда күргән төшен сөйләп бирергә теле бик кычытса да, карт:

– Җук, – дип кенә җавап бирде. Карчыгының күңеленә дә шик-шөбһә саласы килмәде.

Икесе дә менә-менә туксан өчне тутырабыз дип торсалар да, әлегә алар, киленнәре әйтмешли, җен кебек таза-саулар иде. Тамакларына әйбәт ашыйлар, аякларында әйбәт йөриләр, авыру-сыктауның ни икәнен дә белмиләр. Тик хәзер карчыкның күзләре начаррак күрә башлады, аның каравы колаклары бик яхшы ишетә. Ә картның, киресенчә, күзләре әйбәт күрә, колаклары гына катырак. Күзлек тә кимичә энәгә җеп саплый, көн саен стенадагы календарь битен ертып укып бара. Ә оныгы газетаны да күзлексез укый алмый.

Өй ишеге ачылып ябылды. Кухня якта нәрсәдер дөбердәп идәнгә төште. Картларның аяк очында бөгәрләнеп яткан йонлач мәче, ялт кына башын күтәреп карады да, караваттан сикереп төшеп, кухня якка чыгып китте.

Киленнәре Галимә фермадан кайтты. Кем беләндер сөй­лә­шәләр, аңа ияреп өйгә тагын бер хатын-кыз керде, ахрысы.

Карт, синең колакларың үткенрәк, кем ул анда дигәндәй, карчыгына карады. Карчык беркавым тыңлап торды да:

– Күрше Нәсимә шикелле, – диде. Үзе кухня яктан килгән тавышларга колак салды.

– Сезнең картлар тормаган, ахры? – дип сорый күрше хатыны.

– Иртә бит әле, эшкә барасылары юк, – ди аңа каршы киленнәре.

– Карале, Галимә, аларның кайсысы олырак соң? Гыйлаҗи бабаймы?

– Икесе дә бер елгылар.

– Туксанны узгандыр инде, име?

– Акрын, үзләре ишетмәсеннәр. Безнең әбинең колагы бик сизгер. Быел язда икесенә дә туксан өч тула инде.

– Вәт син, ә! Ходай кайбер кешегә гомерне бирә шул, жәлләми. Мич башында ятсалар яталар, яши бирәләр. Без менә пенсия яшенә дә җитә алмабыз әле, хәзер дә ыңгыр-шыңгыр гына йөрибез.

– И-и, алдагысын кем белгән инде аның. Әлегесен сау бул­­саң, шунысына канәгать.

– Әйтмә инде, әйтмә, – дип, киленнең сүзләрен җөпли күрше хатыны.

Инде торып киенергә ниятләгән карчык, бу сөйләшүне ишет­кәч, башын янә ястыкка төртте. Әмма нәрсә ишеткәнен картына сөйләмәде.

Карчыгы кире ятса да, Гыйлаҗи карт кузгалырга булды. Таң алдыннан күргән төш сөреме әле һаман да зиһенен томалап тора. «Озакламый Газраил дигәннәре дә килеп җитәр ми­кәнни инде?! – дип пышылдады карт үзалдына. Аны шулчак күптәнге хәерсез уйлары бимазалый башлады. «Әүвәл кемне алып китәрсең икән син, ә? Кайсыбызның чираты икән? Минекеме, Нәфисәнекеме? Икебезгә берьюлы килмәссең бит инде?! Җук. Алай булмый. Башта беребезне. Минеме, Нәфисәнеме?..» Оекбашларын киеп утырган карт, карчыгын мәңгегә күзләре йомылган сурәттә күз алдына китереп, әллә нишләп китте. «Җук. Башта мине алып китәрсең...» – дип авыр сулады. Икенче оекбашын кигәндә, аягында бүртеп торган зәңгәр кан тамырларын күреп, бу юлы үз-үзен кызганып куйды. «Мин белмим. Башта кемне икәнен үзең карарсың шунда...»

Карт, бу күңелсез уйлардан тизрәк котылырга теләпме, җәһәт кенә аягына торып басты. Аннары карчыгына таба борылды.

– Өйлә җитә инде, ятма!

Картлар торуга, киленнәре табын әзерләп куйган иде. Нәфисә карчык мич башыннан һинд чәе дә ала чыкты. Аларның икесенә генә аерым чәйнекләре бар, киленнәре әзерләгән грузин чәен өнәмичә, үз чәйнекләренә һинднекен салып пешерәләр. Ә һинд чәен каладан кызлары ташый һәм әрәм-шәрәм итмичә үзләре өчен генә тотарга куша.

Карт беравык карчыгының чәй әзерләгәнен күзәтеп утырды да боерулы тавыш белән:

– Бу чәйнектән киленгә дә яса! – диде.

Карчык килен ягына күз төшереп алды да:

– Ясыйм, ник ясамыйм ди, әйдә, килен, утыр, – диде.

– Юк, мин әле эштән кайткач кына эчтем, – дип, чакыруны кире какты килен.

Картлар тирләп-пешеп бик озак чәй эчтеләр. Гыйлаҗи карт, чәй янында төшен сөйләргә дип, тагы бер мәртәбә талпынган иде, тик бу юлы да тыелып калды.

Гадәттә, иртәнге чәйне эчкәндә, карт үзе башкарырга тиешле көндәлек эшләрен уеннан барлап куйган була иде. Хәзер, менә туксан ягына чыкканнан бирле, бу гадәте бетте. Нинди генә эшкә килеп тотынмасын, килене яки улы Гомәр шундук каршы төшәләр: «Әти, кирәкми, азапланма, ял ит, без үзебез», – диләр. Элек ул кыш көне булса, иртә-кич мал-туар астын җыештырып чыгара, мичкә яга иде. Җәй икән, көтү куа, ишегалдын себерә, ян бакчадагы яшелчәләргә су сибә иде. Көндезләрен лапастагы остаханәсендә маташа. Өстәвенә фермага килененә бозаулар карашырга йөрде. Хәзер аны эш эшләүдән тыялар. Каладагы кызы кайтып күрсә, буранның тагын да көчлерәге чыга. Карт чарасыз, аларга каршы бер сүз дә әйтә алмый. «Әти, ял ит! Үз вакытында эшләмәгән түгел, эшләгәнсең. Хәзер ял ит. Авыр эш эшләп өзлегеп китә күрмә!..» Һәрвакыт менә шундый сүзләр. Әйттеләрме – бетте. Авызыңны да ача алмыйсың.

Эшсезлектән тинтерәп аптырагач, мәктәп чакыруы буенча укучылар белән очрашуга да йөреп карады ул. Революция еллары турында, Гражданнар сугышы хакында сөйләттеләр. Өченче баруында колхозлашу чоры турында сөйләвен үтенгәннәр иде. Ләкин ул өстәл артына килеп утыруга, четеркән кебек бик тере кыз сикереп торды да:

– Бабай, озак итеп яшәү өчен нишләргә кирәк? – дип сорау бирде.

Гыйлаҗи карт аптырап калды. Укытучы кыз, аңа ярдәм итәргә теләп:

– Озак яшәүнең сере нәрсәдә дип сорыйлар, Гыйлаҗи бабай. Мәсәлән, озак яшәү өчен нәрсә эшләргә, нәрсәдән башларга кирәк, – дип төшендереп бирергә тырышты.

Карт бер кулы белән өстәл өстен сыпырып куйды, аннары теләмичә генә:

– Белмим инде, нишләргә кирәк икән соң? – диде.

Укучылар, дәррәү кубып, кыен хәлдә калган картка ярдәм кулы суздылар.

– Чаңгыда йөрергә кирәктер име, бабай?

– Җәй көне күп итеп су коенырга, футбол уйнарга, йөгерергә кирәктер?!

Карт тамагын кырды:

– Мич башында ятарга кирәк!

Бу сәер сүзләрдән соң барысы да шып туктады. Күрделәр: картның кәефе кырылган иде. 

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

Комментарий юк