Логотип
Блоги

Мин! Мин түгел!

Безнең Әминәне әрләп булмый. Берәр кыек эш эшләве була ‒ шундук гаепле кешене дә табып куябыз. Һәм ул һичшиксез Әминә булмаячак инде. Дәүәнисе кырын эшен күрүгә, гадәттә, сорау бирә аңа: «Кем эшләде м...

Безнең Әминәне әрләп булмый. Берәр кыек эш эшләве була ‒ шундук гаепле кешене дә табып куябыз. Һәм ул һичшиксез Әминә булмаячак инде. Дәүәнисе кырын эшен күрүгә, гадәттә, сорау бирә аңа: «Кем эшләде моны?» Җаваптан соң мактау-мазар ишетелер дигән өмет белән Әминәнең шатланып-горурланып: «Мин!» ‒ дигән җавабы яңгырый. «Ә шулай эшләргә ярыймы инде, кызым, җә?» ‒ дигән дәүәнигә шундук һава торышларының үзгәргән варианты килеп ирешә: «Ә юк ‒ мин түгел, ул апам/әти/дәүәти/песи...» Шундук дәү әнине куәтләп апаны/әтине/дәүәтине/песине сүгәргә дә керешәбез: «Җүнсеееез, әстәгфиВулла!» Менә бүген дә ‒ әтисе ерак шәһәрдән бүләккә алып кайткан үзе буе курчакның бер кулын шарт итеп сындырып алуы булды... Мин газ плитәсе янында, печенье пешереп йөрим... Өйдә апам да, әти дә юк, песи дә яшәми... «Кызыыым, нишләдең?» ‒ дим борылмыйча гына, тавышка кырыслык чыгарып. «Менә, дувацкий куВчакның кулы сынган» ‒ ди кыюбану. «Сынганмы, сындырдыңмы?» ‒ дим сорау алуны дәвам итеп. «Сынган инде! Икәү булган ‒ беВсе сынган. Син не пеВеживай, әнием, син миңа тагын беВне алыВсың, ыхы? Или апам. Или әтием. Или дәүәти ДамиВ ала. Ыхы? БоВчылма, все хоВошо!»

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021