Ну ШүВәле, ШүВәле
Шүрәле әкиятен ярата дип язган идем бит Әминәне, име? Вәәәт. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган «Буратино могҗизалары» тамашасына барып, чып-чын Шүрәле күреп кайтты бит ул! Сөбханал...
Шүрәле әкиятен ярата дип язган идем бит Әминәне, име? Вәәәт. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган «Буратино могҗизалары» тамашасына барып, чып-чын Шүрәле күреп кайтты бит ул! Сөбханалла гына грим сылаган, куе яшел төскә «манылган», озын кәкре бармаклы, килбәтсез мөгезле, Әминә теле белән әйткәндә‒ ШүВәле (Георгий Ибушев ‒ Г.Җ.) шыр урыс телендә барган музыкаль тамашада татарча җырламасынмы! Бөтен зал ишетерлек итеп «менә бит ул ШүВәлк» дип кычкырган бәләкәй кешенең куанычын күрсәгез. Безнең китап киштәсендә торган ШүВәле бит ул, үзебезнеке! Буратино маҗараларының үтергически шәп булуы гына җитмәгән, Тукай Шүрәлесенең татарча җырлавы йөрәккә сары май булды инде. Минем сүзләрне өч яшьлек Әминә дә раслады: «Ул бит ШүВәле, шуңа да татаВча җыВлый!..»
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк