Логотип
Блоги

Рәнис Габбазовны котлыйбыз!

Бүген яшь җырчы Ранис Габбазовның туган көне икән, беләсегез килсә. Ваһапов фестивале аша танылган егеткә бүген 26 яшь тулды. «Картаябыз инде димәгез», «Чия», «Язмышларны адаштырдык», «Гомер язы» һәм...

Бүген яшь җырчы Ранис Габбазовның туган көне икән, беләсегез килсә. Ваһапов фестивале аша танылган егеткә бүген 26 яшь тулды. «Картаябыз инде димәгез», «Чия», «Язмышларны адаштырдык», «Гомер язы» һәм башка җырлары белән халыкта танылу алган Ранис иҗатта һәрдаим эзләнүдә. Бүгенгесе көндә иҗатташ дуслары ‒ Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Айсылу Габдиновалар белән «Ваһаповфест йолдызлары» программасы белән гастрольләрдә йөри ул. Концертлары һәркайда диярлек аншлаг белән уза. Ранисның җырларын зал күтәреп ала.

Продюсеры ‒ Рифат Фәттахов та Ранис Габбазовның иҗатына югары бәя бирүчеләрдән. Бүген иртән үк ул үзенең инстаграм битенә: «Килешәсезме, юкмы, әмма килешергә туры килер: бүгенге яшь җырчылар арасында Ранис Габбазов ‒ иң моңлысы! Афәрин! Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, гаилә түгәрәклеге телим! Алда сине зур иҗади уңышлар көтә! Бу сүзләрем Ходайның «Амин!» ‒ дигән сәгатенә туры килсен иде. Бәйрәм белән!» ‒ дип язып элгән.

Без дә Рифат Фәттахов теләкләренә ихластан кушылып, «Сәхнә» журналы исеменнән Раниска иң изге теләкләребезне җиткерәбез - иҗатың гөрләп барсын, Ранис, халкыбыз җәүһәрләрен саклауда үзеңнең саллы өлешеңне кертерсең, дип ышанып калабыз!

Ә сез, мәйтәм, килешәсезме Ранисның иң моңлы җырчы-сандугач булуы турындагы фикер белән?..

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк