Раяз Фасыйхов хатыныннан ник киткән
– Җырчылар турында халыкның иң белергә теләгән темасы гаилә инде аның. Раязны да беренче хатыныннан ник китте икән, диләр дә, Люциясен акыл белән сайлаган, дип тә җибәрәләр... – Беренче хатын белән и...
– Җырчылар турында халыкның иң белергә теләгән темасы гаилә инде аның. Раязны да беренче хатыныннан ник китте икән, диләр дә, Люциясен акыл белән сайлаган, дип тә җибәрәләр...
– Беренче хатын белән икебез дә бер үк төрле кызу, юл бирмәс булганга аерылыштык. Ә Люцияне нинди акыл белән сайлыйм ди мин? Мин аны күрүгә үлә-бетеп гашыйк булдым. Әйе, акыллы, җитди иде ул, затлы нәселдән икәне дә тәрбиясеннән күренеп тора иде. Шактый вакыт үземә каратырга тырышып йөрдем әле – эш буенча «Туган авылым»да еш күрешә идек. Аннан, өйләнешкәч – без пазллар төсле бер-беребезгә туры килгәнне аңладык. Ул миңа караганда зирәгрәк, акыллырак, төплерәк. Мин – балта, уңга-сулга шах-шох, ордым-бәрдемрәк кеше. Көнчеллегем дә юк түгел – хатыннан аз булса да битарафлык сизсәм, азрак шалтырата төсле тоелса – эчтән корт кимерә башлый. Люция минем кирәкле кнопкаларны белеп, кайвакыт җайлап, кайвакыт кемнәргәдер күзләрне ачарга мәҗбүр итеп, матур итеп тормыш алып бара. Ул гаиләдә шундый шартлар тудыра белә – минем һәрвакыт өйгә кайтасым килә.
Автор: Гөлнара Җәлилова
«Сәхнә», 2019 (№3)
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк