Логотип
Блоги

Ришат Фазлыйәхмәтов күл буенда нишләгән?

Ир-атларны әйтүем - без алай-болай матурлык салонына китсәк, озак булдың, ничек шул гомер чәч матурлап утырмак кирәк, дип ушлары китә. Ә үзләре соң? Менә төнге балыкка киткән хатын-кызны күргәнегез ба...

Ир-атларны әйтүем - без алай-болай матурлык салонына китсәк, озак булдың, ничек шул гомер чәч матурлап утырмак кирәк, дип ушлары китә. Ә үзләре соң? Менә төнге балыкка киткән хатын-кызны күргәнегез бармы сезнең? Төнге йокыны калдырып, иртәнге өчтә, катып-калчаеп кармак тотып утырып кара әле! Менә ничек шулай эшләмәк кирәк?! Әнә, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тә - дуслары белән машинада төн кунып, ике көн элек балык тоткан. (Төнлә +4, +5 булган төн бу?) Туңдык туңуын, ну балык тотуның рәхәтлеген үзе шуның белән җенләнгән кеше генә аңлый аны, ди Ришат. Күпме балык тоту да мөһим түгел, дип тәгаенләп куя җырчы - анда тәнгә дә, җанга да сихәт алып кайтасың, ди. Ай белмим-белмим инде, Ришат. Ике-өч балык алып кайтыр өчен йокыны калдырып күл буенда утырыргааа... Мин, иң яхшысы, йокыны туйдырганнан соң, матурлык салонына китәм дә, шунда ярты көнемне бетереп кайтааам...

 


Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021